Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лалә чәчәге

Балачакның якты хатирәсе

   Безнең әти сугыштан контузия алып, колагы ишетмәс булып кайтты. Шулай да кычкырып эндәшкәч,  аңлый иде. Әтинең Казанда апасы яшәде, ул аның янына еш бара иде. Олы бала булгач, кайвакыт мине  дә  үзе белән ияртә. Шулай бервакыт (8 март тирәләре булгандыр) әти белән Казанга җыендык. Әни сандыктан зур шәлъяулык алып яптырды, ул шундый зур, аны алга бәйләп куйгач, очлары минем теземә кадәр төшеп тора иде, аның  каравы яңа. Чәчәкле ситса күлмәгемне кидем, юка пәлтәмне элдем. Барып кунак булдык. Кайтканда Казан-Теләче автобусына кереп утырдык. Шунда бер кызга күзем төште, ул кулына лалә чәчәкләре тоткан иде. Бәлки үзе сатып алгандыр яки бүләк иткәннәрдер. Мин бу яшемә кадәр ( 6-7 яшь) мондый матур чәчәкләр күргәнмени? Авыл баласының бар белгәне  гади ромашка да, кыңгырау  чәчкәсе бит инде. Шаккатып карап тордым да, әтигә лаләләргә төртеп күрсәтеп , “Карале, нинди матур чәчәкләр” дим. Ә әти ишетми. Ул минем ишарәне бу чәчәкне сорый дип аңлап, күрәсең, теге кызга русчалатап  нидер әйтте. Һәм теге кыз бер лаләсен алып миңа сузды. Сөенечемне яшерә алмыйча, Лаләне сак кына кулыма алдым. Чәчәк хуҗасы миңа карап елмайды да, карашын тәрәзәгә төбәде. Әти ул кызга рәхмәт әйтте микән, хәтерләмим, автобустан төшкәч, тәмәкесен кабызды... Чәчәгемне  авылга дус кызларыма алып кайтып күрсәттем. Хәзер  бакчаларыбызда   нинди генә аллы-гөлле чәчәкләр үсми. Әмма минем балачактагы  теге лалә чәчәге хаман да күз алдымда, бигрәк тә Яз бәйрәмендә искә төшеп  күңелемне җылыта.

Фирая апагыз.

Иләбәр авылы.

фото https://yandex.ru/images/search?text=%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D1%87%D0%BA%D0%B0%20%20%D1%81%20%D0%BE%D0%B4%D0%BD%D0%B8%D0%BC%20%D1%82%D1%8E%D0%BB%D1%8C%D0%BF%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%BC%20%20%D0%B1%D0%B5%D0%B7%20%D0%BB%D0%B8%D1%86%D0%B0%20%D1%81%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B5%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&lr=101359&pos=4&img_url=https%3A%2F%2Fcdn.photosight.ru%2Fimg%2F6%2Fb56%2F6454073_large.jpg&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X