Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үлем көтеп ятканда

Узган елның 4 сентябрендә бик каты эчем авыртудан уянып киттем. Әйтерсең эчемне берничә җирдән пычак белән кисәләр кебек иде. Температурам нык күтәрелү сәбәпле, баш шаулый, маңгайга салкын тир бәреп чыкты, укшыта, колак чыңлый.

Хатыныма: “Үләм, ахры, больницага алып барыгыз”,– дип кенә әйтә алдым. Аңымны җуйганмын. Мине район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә китергәннәр, аннары реанимация кабинетына керткәннәр. Мин боларның берсен дә хәтерләмим. Миңа нинди генә система, уколлар биреп карамаганнар, температурам төшмәгән, гел 39-41 градус тирәсендә торган. 

Шуннан соң хирурглар киңәшеп, миңа операция ясарга булганнар. Шулай да башта Казан табиблары белән киңәшкәннәр. “Ясамый торыгыз, барыбер үлә, бик сирәк очракта гына кеше исән кала”,– дигәннәр. Чыннан да, ашказаны асты бизенең үлекле ялкынсынуы булганда, авыруларның 5 проценты гына терелә икән. Минем диагноз шул иде. Авылда хәбәр тиз атала. “Операция ясарлык түгел, Данил үләчәк икән”,– дигәннәр. “Әзер булып торсыннар”,– дигән хәбәр хатыныма, балаларыма да барып ирешкән. “Яшисе дә, яшисе бит әле. Данил дә китеп барыр микәнни?”– дип уфтаналар мине белүчеләр. Ә мин һаман исән... Алты көннән соң “Ашыгыч ярдәм” ми­не республика клиник хас­танәсенә китерде. Ашыгыч рәвештә операциягә әзерли башладылар, әмма анализлар начар булу сәбәпле ул кичектерелде. Авыртуга чыдый алмый газаплануымны күреп, миңа әледән-әле йоклата торган укол биреп тордылар. Соңгысы наркоз булган, мин тәндә бернинди авырту тоймыйча, сау-сәламәт кешедәй күңел рәхәтлеге кичереп оеганымны сизми дә калганмын. Алты сәгать операция ясаганнан соң, реанимация бүлегенә чыгарганнар, өч көннән үзем яткан палатага. Аңыма килеп, күзләремне ачканда янымда хатыным, ике кызым, улым, киявем басып тора иде. Өметсез караш белән аларны күздән кичергәннән соң, битем буйлап яшь тәгәрәгәнен тоеп алдым. Эчемнән чыгып торган шлангларны йолкып атасым килсә дә, кулымны селкетерлек хәлем юк иде. Йә, Ходаем, алар 8 җирдә икән, һәрберсеннән сүл, тагын ниндидер сыекчалар тамып тора. Ашый-эчә алмыйча, саташулы-уяулы ята торгач, 30-40 көн үтеп тә киткән. Мәҗбүри эчелгән су, йогырт, катык ише әйберләрнең эчтә бер-ике минут кына торуы тәмам куркуга салды. Исән калганга сөенергә иртә иде әле. Авырлыгым 82дән 48 килограммга калды!

Беркөнне палатага актан киенгән, төз гәүдәле, йөзендә елмаю балкып торган ир-ат килеп керде. “Сине үлемнән шушы кеше алып калды инде”,– диде хатыным. Ул профессор Дмитрий Михайлович Красильников булып чыкты. Һич тә 74 яшь бирмәссең үзенә. Шушы яшькә җитеп тә, шулкадәр энергияле, тәвәккәл йөрәкле булуына соклана торган. Мине үз баласыдай дәвалады ул. Сентябрьдә операция вакытында куелган шлангларны (табиблар телендә дренаж) 7 айдан соң гына алып бетерде. Шуннан соң гына йөзгә бераз кеше төсе керә башлады. Әмма 3 ай косып, 4 ай йоклый алмый газапланганнан соң, бераз хәлләнгәч, температурам нык күтәрелеп, кабат Саба хастаханәсенә алып килделәр. Авыру кабатлана икән, дигән уйдан тирән кайгыга калдым. Шөкер, система ала торгач, хәлем яхшырды. Табиблар Рамил Әхмәдуллин, Илгиз Арсланов, Марат Галләмов, Фәрит Биктов мине сәламәтләндерүдә нык булыштылар, киңәшләрен бирделәр, күп еллар алган белемнәренә таянып, кискен авырулардан ничек дәваланырга икәнлеген үз эшләрендә расладылар. Рамил Шәйхенур улы декабрьдә хирургия бүлегендә ятканда көн димәде, төн димәде, гел хәлемне белеп торды. Хәзер, аллага шөкер, акрын гына булса да, өй эшләрендә булышам, хатынымның кайтышына ашарга пешерәм. Инде Казанда комиссия торып, авырлыгымны үлчәгәннән соң, мине инвалид исемлегеннән дә төшерделәр. Берсе, күзлеген маңгай өстенә куеп, миңа карады да: “Здоров как бык”,– дип документларымны кулга тоттырды. Шул вакытта күзләремнән атылып шатлык яшьләре бәреп чыкты. Мин сәламәт! Балаларым, туганнарым, оныкларым, дус-ишләрем белән шаяра-көлә алам. Кеше бәхете шул икән. Саулыктан да кадерлерәк байлык була алмый икән. Моны бары үлемнән калган кешеләр генә аңлый ала.

Данил Галләмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев