Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Машина өчен якалашу

Кайчак оешмалар биләмәләрендә эш юклыктан тезелеп торган йөк машиналарын күреп, күңел көе­нә. Замана кай арада үзгәрде соң әле? Без яшь чакта һәр егет дияр­лек шофер һәм машинага утыру зур дәрәҗә иде. Мин дә шоферлыкка укыган егет, ә үзем 1963 елның җәендә ындыр табагында үлчәүче булып эшлим. Руль артына утырасы килә. Машина йөртүчеләрне алмаш-тилмәш ял иттергән бар. Әмма колхозда үземә машина юк.

Шуңа күрә күңелдә Сабадагы МТСка   шофер булып китү нияте ныгыды.  Гариза  язып, хуҗалык  җитәкчесе  Габделхак ага  Кәримуллин янына  кердем.  Күзгә тутырып карады да, гаризамны ертып атты. “Энем, син безгә кирәк әле, бер кая  китмисең. Яңа  комбайн кайтты, шуңа  утыр”,– диде. Миңа машина  кирәк, дим. Аннан  соң икенче һәм өченче тапкыр язган  гаризаларым да чүп  чиләгенә очты.  Кабат янына  кергәч: “Ай-яй, үҗәт тә малай булып чыктың син”,– дип  өч ай читтә эшләп кайтырга пичәтле рөхсәт кәгазе биреп чыгарды. Коштай канатланып, Сабадагы МТСка (аннары “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе булды) барып эш белештем.  Биш  көннән бер машина бушый, килерсең, диделәр. Шулай итеп,  15 сентябрьдә Чулпычтан 12 чакрымны  җәяү менеп, машина  кабул итәргә  килдем. Эштән китүче шоферы минем кебек яшь  кенә Саба егете Нәҗметдин Җәләлиев булып чыкты. Машина (“ГАЗ-93”) бик иске, ике ишектә дә пыяласы һәм кабинада пассажир  ягында  утыргычы юк. Бер  як ишеккә фанера  кисеп  кагып  куйдым да,  автомеханик Абдулла ага Хәлилов  янына  путевка  алырга киттем. “Ирек” колхозында  (Шекше  авылы) эшләүче  бригадага барырга тиешмен  икән. Аның хәер-фатихасын  алып,  юлга   кузгалдым.  Эшли башлагач,  паспорт мәсьәләсе дә хәл ителде: башта – срогы берьеллыкны,  аннары 10 елга алдым. Габделхак  абый белән дә үпкәләшмәдек. Урак җитсә, “Сельхозтехника”дан гел  мине  сорап  ала, мактап газетага да  яздырта   иде. Урак беткәч, кырга торф-тирес  чыгарабыз. Беркөнне   күрәм:  контора  каршында өр-яңа “ЗИЛ-555”  машинасы тора. Янында “миңа була” дип Саба егетләре кайнаша.  Абдулла абый мине чакырып  алды да, шоферлар алдында: “Менә бу  егет иске  машинада  бер  көн дә эшкә  чыкмый калмады. Без җитәкчеләр белән киңәштек. Яңа машина Мәгъдәнурга була”,– диде. Бу  вакыйга  шома гына  үтмәде, билгеле.  Машинаның авыл “мокытына” бирелүен  Саба  егетләре  авыр  кичерде. Миңа тиеш иде ул, дип кичләрен  якалашулар да булды.  “ЗИЛ”не 1964 елның 15 сентябрендә кабул итеп  алдым.  Ә “ГАЗ-93”кә колхоздан качып, кабат МТСка эшкә  килгән Нәҗметдин үзе утырды. Үз  машинасы бит. Аның белән берничә ел ремонтсыз эшләде.

 1967 елның 19 феврале. Бу  көн  аеруча истә калган. Казанга китеп барыш иде. Теләче хастаханәсе  каршында кинәт кенә бер кеше машинам көпчәге астына ташланмасынмы! Тормоз биреп   көрткә чумдым.  Кабинадан төшәм дә,  сугып  егам, дисәм, теге  кеше кан эчендә  ята.  Хастаханәгә  алып  кердек, Казаннан  вертолет белән  табиб-хирург  та килеп җитте. Әмма  коткарып кала алмадылар. Төрмәгә япмасалар, шоферлык эшен ташларга ант иттем.  Соңыннан белдем: бу вакыйганы күреп торган кешеләр,  ул  шофер гаепле түгел, дип милиция  идарәсендә шаһитлык иткәннәр. Машинадан  аерылу тартуны ташлаудан   бер дә ким булмады. Шулай да  антыма хыянәт итмәдем. Токарь  станогы  артына басып, әкренләп тимер кыру серләренә төшенә башладым. Эшемнән канәгать калучылар артты.

 Бервакыт “Сельхозтехника” берләш­мәсе җитәкчесе  Бернард Хәйруллин яныма килде дә: “Мәгъдәнур,  Ципьяда гидравлик шланглар бастыру җайланмасы  ясаганнар. Барып кайт әле, бездән була торган эшме икән?”– диде.  Бардык,  күрдек, без генә түгел, Алабугадан, Мамадыштан да инженерлар   килгән. Алар җайланманы  фотога  төшерде дә,  кайтып киттеләр. Мин авырып эшкә килмәгән токарьны таптырам. Аның белән   сөйләшкәч, эш башлау өчен кирәкле болванкаларны икенче көнне Казан заводларының берсеннән кистереп  алып кайттым.  Б.Хәйруллин мастерской мөдиренә минем  янга  бер кешене дә  кертмәскә  кушкан. “Беренче  номерлы хәрби заказ үти”,–  дигән. Бер ай дигәндә ясап  өлгерттем җайланманы. Ике шлангны бастырып  ясап, 160 атмосферада  сынадым да,  җитәкче  кабинетына алып кердем. Бернард Мабарәкович аны ике кулына сабый баладай тотты да: “Мәгъдәнур, мин монополист хәзер”,– диде. Чөнки андый җайланма якын-тирәдә бездә генә  иде. Миңа шунда ук бер айлык хезмәт хакы күләмендә премия бирдертте.

  Бервакыт управляющий яныма хатын-кызларны токарь эшенә өйрәтү тәкъдиме белән   килде. Кайсыдыр райондагы идарәче дустыннан ишеткән дә, бездә дә шуны тормышка ашырмакчы. Фронтовик- инструментчы Әбелхәят агай бар иде. Аны ялга җибәреп,   ул  цехны да миңа йөкләделәр. Ике хатынны эшкә өйрәтә башладым. Ләкин озак эшли алмадылар. Дөрес аңларга  кирәк: хатын-кызлардан  профессиональ токарь бик сирәк очракта гына  ясап буладыр. Чын ирләр һөнәре ул. Ә менә яшьләрдән җыелган командадан Айдар Якупов, Ринат Сәлимов, Камил Кәримуллин, Илгизәр Солтанов бу хезмәтнең профессоры дәрәҗәсенә  җитеп эшли  алуларын күрсәттеләр. Яшьләрнең  остазы булып, пенсия  яшенә җиттем. Китмисең, диючеләрне тыңлап, тагын өч  ел эшләгәч, саубуллашырга йөргәндә “Мәртен” агрофирмасы җитәкчесе  Әскәр Фатыйхов туктатты. “Сине  кайчаннан бирле  көтеп  йөрим, миңа  токарь  кирәк”,– ди бу якадан алгандай итеп. Башта ризалык бирмәдем. Үз  көеңә генә эшләрсең дип, мине барыбер күндерде. Бу 2003 ел иде. Әнә шулай “үз көемә эшли-эшли”, 2013 ел да җитте. Хезмәт стажым ярты  гасырга тулды.  Хезмәттәшләрем шул чорда башкарган эшемнән  канә­гать  калгандыр дип уйлыйм. Шәт, начар яктан искә алмаслар. 

Мәгъдәнур Гатауллин.

Чулпыч-Саба.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев