Матур эшләребез бар
Татар халкының тормышын мәдәнияттән башка күз алдына китереп булмый, ул элек-электән җырга - моңга бай булган. Нинди генә бәйрәмнәр үтмәсен, барысы да халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, милли йолаларын чагылдырган. Безнең әби-бабаларыбыздан ук кабынган мәдәният һәм мәгърифәт учагы бүген дә барыр юлыбызны яктырта.
Бу яктылыкка юл авыл китапханәләре аша да салына. Безнең Сатыш авылы китапханәсендә берничә клуб берләшмәсе эшләп килә. Шуларның - “Ак калфак” исемендәгесе авылыбызның хөрмәтле ханымнарын берләштерә. Берләшмәдә төрле күңелле очрашулар, кул эшләренә өйрәнү, яңа гына “табадан төшкән” китаплар белән танышулар оештырыла. Узган елгы эшчәнлегебезгә күз салсак, рухи дөньябызны, мәдәниятебезне баетырдай шактый гына эшләр башкарылды. Әйтик, “Тәмле табын серләре” дип аталган әдәби кичәдә хатын-кызларыбыз татар халкының милли ашларын пешерү серләре белән уртаклаштылар. Мәдәният йорты белән берлектә оештырылган "Әдәби манзара" әдәби кунакханәсендә чарада катнашучылар алдында авторның исемен, геройны тану бурычы торды. Һәр китапта билгеле бер һөнәр герое яшеренгән. Катнашучыларга бу һөнәрнең әһәмиятен ачарга һәм тасвирларга кирәк иде. Чара барышында татар язучыларының әсәрләре сәхнәләштерелде һәм шигырьләр укылды. Бу очрашу бик җанлы формада узды. Әдәби кунакханәне дәвам итеп, халык үз итеп, яратып өлгергән якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллинаны чакырдык. Чын татар хатын-кызының тормыш юлы тасвирланган китаплар авторы ул. Шуңа мисал итеп, бу кичәдә, яңа гына басылып чыккан "Кайнар диңгез юлы" әсәренең прототибы Камәрия Мәрданова да катнашты. Хатын-кызлар язылган әсәрләр турында чын күңелдән үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Камәрия ханым сәламәт яшәү серләре турында сөйләде. Мәчетебез имамы Алмаз Галимҗанов белән оештырылган очрашуда исә сүз татар милләтен, телен, динен саклау турында барды. Кичәгә килгән ханымнарның сорауларына бик дәлилләп җавап бирде яшь хәзрәтебез. Дини чараның дәвамы ифтар табыны янында авыз ачу белән дәвам итте. Чара барышында авылыбызның хөрмәтле кешесе Сәлимә апа Исмәгыйлова Ислам дине, гаиләгә диннең тәэсире, балаларны дөрес тәрбияләү турында да уртаклашты.
Китапханәгә иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр “Саба сөлгесе” конкурсында актив катнаштылар, кич утырып, калфак ясау серләренә дә өйрәнделәр. Бу эштә авылыбызның кул эшләре остасы Миләүшә Гаптрәкыйпова ярдәм итте (рәсемдә). Түгәрәккә йөрүчеләр белән Казан шәһәренә сәяхәт оештырып башкалабызның истәлекле урыннарын да карадык.
Сатыш авылы — йөзәрләгән татар яшьләренә гыйлем өйрәткән, милләтебезгә күренекле шәхесләр биргән мәдрәсәсе белән даны таралган мәгърифәт үзәкләренең берсе. Ул иң эре ислам рухани уку йортларыннан саналган. Шушы бай мираслы бинабызга да барып, авылыбыз тарихы турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупларга да өлгердек. Сәяхәтне дәвам итеп, махсус маршрут белән ямьле Сабабызга экскуриягә чыктык. Сәяхәт барышында Сабаның Туган якны өйрәнү, "Саба таңнары" редакциясе, Миңгәр авылында урнашкан Ш.Биктимеров музейларында, шулай ук шул авылның күрке булган манарада, Шәмәрдән паркында, КСК “Сабантуй”да булдык. Сәяхәт бик тә күңелле һәм мавыктыргыч булды. Районыбызда балалар, өлкәннәр, урта буын кешеләре өчен ял итү урыннары барлык уңайлыклары белән булдырылган. Һәркем үзенең күңеленә хуш килгән шөгыльне таба ала. Узебезнең район тарихы белән якыннанрак танышу, шулай ук бүгенге яшәешен күрү күңелләрдә онытылмаслык тәэсир калдырды. Сәяхәтне дәвам итеп, Лесхоз авылының күренекле һәм истәлекле урыннарына юл алдык. Музейга кереп, урман тарихы, Сабаның данлыклы шәхесләре турында күп мәгълүмат ишеттек. Сувенир цехында эшчеләрнең сокландыргыч эшләнмәләрен күрдек. Катнашучылар бу сәяхәтне бик ошаттылар, районыбызның кызыклы, истәлекле урыннарында киләчәктә дә йөрергә теләк белдерделәр.
Мәдәниятебезне саклау, киләчәк буынга түкми-чәчми тапшыру – үзебезнең кулларда! Алга таба да бу өлкәдә эш дәвам итәр,планлаштырган хыялларыбыз тормышка ашар дип ышанабыз.
Илсөя Билалова,
Сатыш авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев