Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мәчетебез яшәрде

Иштуганда 1994 елда ачылган мәчет ашык-пошык эшләнгән иде. Шуңа күрә гел төзекләндереп торырга кирәк булды.

Әйтик, түшәмнәре ярык, пычкы чүбе коелгалый иде. Авыл җирлеге Советы ДВПлар табарга булышкач, ул мәсьәлә хәл ителде. Былтыр исә тәрәзә юучылар зарланды. Йөзле кадак белән кагылган кысалар алынмый торган булган. Тәрәзәләрне алыштыру өчен халык булышлыгына исәп тотып ялгышмадык. Гүзәл Гарифҗанова бу эшне тиз башкарып чыкты, оештырып йөрүче Илдар Гарифҗанов булды, имамыбыз Илнур Гарифҗанов да теләп катнашты, Рамил Фәтхуллин ремонтка алынды. Халык ярдәме белән пластик тәрәзәләр куйдырттык, яктырды мәчетебез, ялт итте. Бу эштә Разыя Гайнетдинова, Шамил Мөхәммәтзакиров, Марат Сибгатуллин, Гөлфия Тимербаева, Нияз Якупов, Фәнис Рәхимов, Рамил Галиев, Наил Гарипов, Рәйсә Рәхимова, Гүзәл Гарифҗанова, Хәлил Габдуллов, Илдар һәм Илнур Гарифҗановлар теләп хәйриялек иттеләр. Аларга һәм ялгышып фамилияләре төшеп калганнарга Алланың рәхмәте яусын, яхшылыклары меңе белән кайтсын.
Шушы эшкә куанып йөргәндә, тавыш көчәйткеч янып чыкты. Куркып кына Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин янына киттем. Борып чыгарыр инде, дигән идем, ул берсүзсез ярдәм кулын сузды. Сабага барып, дин эшләре белән кураторлык итүче Расих Сабировны күрдем. Ул тулы комплект тавыш көчәйткеч табарга булышты. Хәзер бар авылга ишетелерлек итеп азан әйткән саен, мәчеткә хәйриялек итүчеләргә рәхмәт укыйм. Эшләре уңышлы баруын телим.


Хәлил Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев