Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мәңге картаймас Әлфинур

Ике ат-сыерлы нык хуҗалык алып бара. Ире вафат булгач, Гайшәбикә дүрт бала белән кала.

Дәһшәтле 1941 елның 1 октябрендә Олы Кибәче авылында искитәрлек вакыйга була: өч хатын дүрт бәби алып кайта. Аларга Әлфинур, Рауза, Әминә һәм Мәдинә (соңгы икесе игезәкләр) дип исем кушалар. Ул елларның авырлыгын алар барысы да үз йөрәге аша кичерә. Кызларның берсенең дә әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Хәзерге көндә инде шулардан берсе - Әлфинур Гатиятуллина гына авылда исән-сау гомер итеп ята.

1941 елда кызлар туган көнне Әлфинур апаның әбисе Гайшәбикә бәбиләрен исән-сау тапкан өч хатын - килене Шәмсенурны, минем әбием Шәмсурыйны, күршесе Бибинур апаны мунча ягып кертә. Гайшәбикә - 1930 елда авылда репрессиягә эләккән бердәнбер хатын-кыз. Аның ире Гайнан бик тырыш, уңган кеше була. Умарта, тегермән тота. Ике ат-сыерлы нык хуҗалык алып бара. Ире вафат булгач, Гайшәбикә дүрт бала белән кала. Әмма хатынны НКВД органнары аяп тормый. Авыл куштаннары аның бар мал-мөлкәтен алып чыгып китә, ә бер усал айгырны тота алмыйлар. Икенче кергәндә Гайшәбикәнең үзенә атка йөгән киертергә, тырантаска җигәргә кушалар. Ул айгырны тотып, җигеп бирә дә, атны алып чыгып киткәндә ишегалдында егылып кала.

Менә шундый батыр, көчле рухлы әбинең оныгы, ягъни Әлфинур 1965 елда шулай ук репрессия тегермәнендә иләнгән Мөбарәкша Гатиятуллин гаиләсенә килен булып төшә. Ире Габдерәүф белән биш бала үстерәләр, кызганыч, Гөлгенәсе яшьли вафат була. Авыру каенанасын, сабый баладай карап, соңгы юлга озата. Берсеннән- берсе кечкенә бала, авыру каенана карау белән беррәттән, совхозның барлык эшендә катнаша. Гектарлаган бәрәңге, чөгендер эшкәртү, ашлык чистарту, орлык агулау - болары ул башкарган эшнең кайберләре генә.

Әлфинур апа бүген дә тик кенә намазлыгында утыра белми. Оныклар, кош-корт караудан тыш, төп нигездә үзе белән бергә яшәүче улы Әнәс гаиләсенә умарта карарга булыша. Мул тормышыннан бик канәгать ул. Шул вакытта бер телем ипине зур бүләк итеп кабул итеп алуларын да искә төшерә: "Без бәләкәй чакларда, Җәләл абый пекарняда эшли, аның Әлфинур, Гайникамал исемле кызлары аңа булышырга килә иде. Алар альяпкыч астына яшереп кенә, таба кырыенда катып калган кисәкләрне безгә чыгарып бирә, без шул ипи катысын көне буе көтеп утыра идек ",- ди ул. Җәй-көз җитсә, урманнан кайтып керми. Яраткан урманында ул яшәреп, үсенеп китә. Аяк астында очраган үләннәр - бака яфрагы, ромашка, гөлбадран, сары мәтрүшкәнең файдасы турында, Гайфи елгасының, Даулы куакның ни өчен шулай аталып йөртелгәнен сөйли. Аның белән йөргәндә үзеңне биология, география, тарих дәресләрендә кебек хис итәсең. Соңгы елларда моңа җыр-мөнәҗәтләр дә өстәлде. Элегрәк яраткан апасы Маһинурның яшьли арабыздан киткән улы Газинурга бәет чыгарган булса, хәзер вафат булган ире Габдерәүфне сагынып, җыр суза. Зәңгәр мәтрүшкә җыюны ул бәйрәмгә әверелдерә белә. Файдалы үлән безнең болыннарда үсми, аның өчен урман аша күрше районның Албай тавына барырга кирәк. Питрау җиткән көннәрдә без тәмле чәй, майлы икмәк, кыяр алып, зәңгәр мәтрүшкәгә чыгып китәбез. Урманның иң җиләкле-гөмбәле урыннарын ул гына белә, авылда иң беренче кыяр, помидор аның бакчасында өлгерә, иң күп уңышны аның карлыган-алмалары бирә. Йортлары чишмә буенда урнашканлыктан, чишмә буйларын карап, чистартып торуны да күрше апалары белән ул башкара. Биш намазын калдырмый, мулла, абыстайлар оныгы буларак, (нәсел очы Бигәнәй ишанына барып тоташа) сабыйларны өшкерү-куркулык койдыру, ясин чыгу, мәет юу эшләрен дә башкара.

Аңа киңәш-ярдәм сорап килгән беркемне дә кире бормый, кышкы кичләрдә җәй җыйган зәңгәр мәтрүшкә, файдалы үләннәрдән дә авылдашларына өлеш чыгара. Алар ире Габдерәүф белән үзләре кебек игелекле, тырыш балалар тәрбияләп үстерделәр, кечкенәләре Әнисә Казанда гомер итсә, өч балалары - Зөбәйдә, Рөстәм, Әнәс үз гаиләләре белән авылда яши. Йөзе якты, тавышы көр, хәтере искиткеч яхшы, адымнары җитез була аның. Күңелендә тормышка ашырасы бер хыялы да яши әле. Исән чагында бер тапкыр да күрмәгән, Бөек Ватан сугышында Ленинград өлкәсендә һәлак булган әтисе каберенә башын иеп, туфрак саласы килә аның. Быел ул хыялы кечкенә оныгы Инсаф туу сәбәпле, кичектереп торылды әле. 70 яшьтә күршебез Әлфинур апа кебек булырга иде безгә дә, дип телим мин. Ә үзенә, Ходай тәгалә йөз яшькәчә җитәрлек саулык бирсен.

Люция Шәрәфиева,

Олы Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев