"Мин үз иремнең сөяркәсенә әверелдем..."
Тормышта төрлесен күрдем, сөенечтән очып йөргән чакларым да, яшәүнең мәгънәсен югалтып, мендәрне кочаклап үксеп-үксеп елаган көннәрем дә күп булды.
Язмыш нык сынады, барыбер бирешмәдем. Үземдә көч табып, кәефсез чакларымны кешегә сиздермәдем, шат күңелле булып күренергә тырыштым.
Кияүгә чыкканда миңа 24 яшь иде. Яратышып өйләнештек, ләкин Ходай миңа ана булу бәхетен татырга насыйп итмәде. Еллар үтсә дә бәбигә уза алмадым. Ирем белән озак уйлашканнан соң балалар йортыннан кыз бала алып үстерергә карар кылдык. Аны беренче көннән үк үз балабыз кебек якын күреп, яратып, кадерләп тәрбияләдек. Шулай матур гына яшәп яткан мәлдә, 18 ел иңгә-иң куеп, шатлыкларны да, авырлыкларны да бергә үткәргән сөекле ирем мине яшь хатынга алыштырып, безне ташлап, өйдән чыгып ук китте. Дөньяның асты-өскә килде, шундый авыр хәлләрдә калырмын дип башыма да китермәгән идем, валлаһи! Баксаң, яшь хатын иремнән бәби көтә икән. Җитмәсә, утка керосин сипкәндәй, ул хатын миңа көн саен диярлек чылтыратып теләсә-нәрсә әйтә. “Иреңне кулда тота белергә кирәк иде, үзең гаепле!” – ди бу бер чылтыратуында. Шул авыр чакларда дуслар, туганнар ярдәмгә килде. Әлбәттә, зур таянычым, сердәшем, юанычым кызым иде.
Йөрәк яралары басыла төшкән иде, беркөнне ни күрим: каршыма ул килә. Берни булмагандай кочып алды да, өйгә озата кайтты. Эчемдә вулкан утлары кайнаса да, яшь хатынына ачу итеп, кире бормадым моны. Шатланган кыяфәт чыгарып, чәйләр эчеп, сөйләшеп утырдым. “Ялгыштым, мин сезне генә сагынып яшим, әйдә, алга таба элемтәдә торыйк, бер-беребезгә үпкә сакламыйк”,– диде. Ризалаштым: мин кичергәннәрне хәзерге хатыны кичерсен дип уйладым. Ул яшь хатыны белән Казанда яши иде (мин – авылда). Шулай итеп, “иске-яңа” ирем мине төрле кичәләргә, концертларга кайтып ала, озатып куя башлады. Кыскасы, мин үз иремнең сөяркәсенә әверелдем. Акчасын да бирә, кыйммәтле бүләкләр дә ала.
Моны яшь хатыны сизде һәм миңа янәдән чылтыратырга, әшәке сүзләр әйтергә тотынды. Бер очрашканда, хатыны өйдә юк вакытта ирем мине үзләренә кунарга алып кайтты. Шул кичне үземнең анда кунганымны хатынына белгертер өчен әйтәсе килгән сүзләремне әйбәтләп кенә язып, чәчәк вазасы астына куеп калдырдым. Бер чылтыратуында мине бөтенләй аяк астына салып изәргә теләде бу хатын, янәсе, элекке иремә минем кирәгем юк, ирем мине яратып яшәмәгән, хәзер күңеленнән бөтенләй сызып ташлаган һ.б., һ.б. Кызык иттем мин моны.
– Кирәгем булмаса, гел кайтып алып, «кафе»ларга, концертларга йөртмәс иде әле, – дидем. – Димәк, ярата. Син өйдә юк чакта концертка барып, күңел ачып, синең урын-җиреңдә икебезгә уртак ир белән рәхәтләнеп төн үткәрдем. Очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Йә, нәрсә диярсең бу хәлгә? Үзең әйтмешли: “Иреңне кулда тота белергә кирәк, димәк, аңа кирәгең шул кадәр генә”, – дидем дә, трубканы ташладым. Өстемнән тау ишелеп төшкәндәй тоелды, күңелем тынычланып калды.
Иремнең гаиләгә кире кайтасы килә. Бу хакта кызга да: “Кайтыр идем, әниең кабул итмәс шул”,– дигән. Ә нигә мин аны өйгә кайтарыйм әле? Миңа болай очрашып, сөяркә ролендә яшәве күпкә рәхәт. Килсә – кунак, китсә ерак дигәндәй, тормыштан бөтен рәхәтлекне алып яшим. Барасы килгән җиремә алып бара, киендерә, акчасын бирә – миңа тагын нәрсә кирәк?.. Хатыны яшәсен борчылып. Ә мин, яшь кызлар кебек, дөньяның артына тибеп, күңел ачып яшим.
Исемемне язмыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев