Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ничек түзде икән аналар?

Мин дөньяга авазны дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланырга ике ел вакыт калгач салганмын.

Тагын ике яздан соң, 1941 елның 22 июне илгә коточкыч афәт алып килгән. Хәзер олыгайган көннәремдә уйларым белән балачакта бергә уйнап үскән яшьтәшләремне, үземнән бер-ике яшькә олырак һәм кечерәк авылдашларымны һәм күрше торак пунктлардан чордашларымны барлыйм да, уфтанып куям. Аларның күбесе, бигрәк тә ир-егетләр бу якты дөньяда юк инде. Утыз-кырыкларын да тутыра алмыйча үлгәннәр күз алдымда тора. Сабый-нарасый чорыбыз бик авыр елларга туры килде шул. Әтиләре фронтта үлем белән күзгә-күз очрашкан, батырларча һәлак булган, әниләре тылда ачлыктан хәлсезләнгән, шуңа да карамастан, Җиңү өчен кырдан кайтмыйча иген урган, фермада терлекләр караган буынга сынауларның авыры язган булып чыкты. Ул елларда авылда хөкем сөргән коточкыч ачлыкны чаагылдырган документны кат-кат укыйм. Ул - 1943 елның 2 июлендә ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы дәүләт тәэминаты бүлеге инспекторы Х.Измайлов, халык депутатларының Саба районы Советы башкарма комитеты рәисе К.Кәримуллин, ВКП (б)ның Саба райкомы секретаре С.Шакиров катнашында төзелгән акт. Комиссия ипигә кискен мохтаҗлык кичерүче колхозчыларны ачыклау максаты белән райондагы 74 хуҗалыкның 19ында һәр йортка кереп тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә 254 гаиләдә (1443 кеше) озак вакыт бер төрле дә азык продукты булмавы ачыкланган. Аларның күбесенең 1942-1943 елларда авыл хуҗалыгында намус белән эшләүләре, ләкин соңгы вакытта ашау җитмәү сәбәпле нык ябыгулары һәм көчсезләнүләре, хезмәткә яраксыз хәлгә килүләре билгеле була. Аларның шактые, бигрәк тә балалар, карт-карчыклар шешенеп урында ята, байтагы хастаханәләргә җибәрелә. Мәсәлән, 1943 елның 26 июлендә Саба хастаханәсендә генә дә (калган ике хастаханә тикшерелмәгән) ачлыктан шешенгән 73 кешенең ятуы расланган. Аларның 25е - Тенекидән, 10ысы - Мәртеннән, 8е - Алан-Елгадан, 8е - Сатыштан, 6сы Тимершыктан булуы теркәлгән. Ачлыктан шешенгәннәр хастаханәгә көн саен диярлек кабул ителгән. Өстәлеңдә бер кабарлык ризык булмасын әле! Ачлыкны балалар һәм өлкәннәр аеруча авыр кичергән. Инде үземне белә башлагач, мае сыгып алынган кукуруз брикеты кимереп, соңыннан эч катудан елап утырулар минем дә күңел түренә берегеп калган. Әгәр типиклаштырсаң, түбәндәге картина сугыш чоры балаларының күбесенә туры килер иде: "Салкын шыксыз өй. Иске-москы киемнәргә төренеп яткан балалар калтыранып йокысыннан уянды. Әниләр инде күптән басуда. Өстәлдә - һәркемгә икешәр пешкән салкын бәрәңге. Балалар үз өлешләрен алып тышка атлады. Калкыбрак торган өй нигезләрен инде кояш кипшерткән. Балалар аның кояшка караган ягына утырышып иртәнге ашка кереште. Әмма бу рәхәт минутлар озак дәвам итмәде, чөнки бәрәңгеләр зур түгел иде..."

Ә әниләр, әниләр ничек түзде икән? Бары Җиңүгә ышаныч кына аларның организмын корычтай нык иткәндер, язып аңлатып булмаслык авырлыкларга чыдый алырлык хәлгә китергәндер, мөгаен. Мин ышанам: әле сезнең хезмәткә дә бөек һәйкәлләр куелыр. Сездәге түземлек, сабырлык, балаларыгызга өргән җан җылысы, фидакарь хезмәтегез мәдхияләр укырлык каһарманлык түгелмени!

Халкыбызга биниһая зур кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып "әти" дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан-ел сирәгәя. Ә исәнннәрнең кадерен бел, дигән гыйбарә һәркемнең күңелендә дә дип уйлыйм. Оныкларыгыз белән чөкердәшеп, тормыш тәҗрибәгезне, хезмәт батырлыгыз турындагы истәек-хатирәләргезне яшь буынга җиткереп, озын-озак сәламәтлек белән яшәсәгез иде. Безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Х.Хисанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев