Әниебезнең тормышы – үзе бер китап
Һәр кешенең тормышы – үзе бер тарих. Һәркемнең тормыш юлы туган, яшәгән җиренең тарихына барып тоташа. Әниебез Сафура Шәвәли кызы 1928 елның 15 маенда, алмагачлар чәчәк аткан ямьле яз аенда Башкортостанның Кырмыскалы районы Чишмә авылында туган. Әби-бабалары дини, гыйлемле кешеләр булганнар. Әниебезнең әнисе Мәрхәбә бик тә тырыш, ягымлы кеше булган, бабаебыз белән берсеннән берсе матур өч балага -- апасы Сәмәрә һәм энесе Фәизгә гомер бирәләр алар.
Тормышлары катлаулы булганлыктан, әниемә 4 сыйныф кына белем алырга туры килә. Апасы, бик каты суык тидереп, вафат була. Аның иң зур терәге булып энесе Фәиз кала. Әниебез, 14 яше тулгач, әби-бабайга авырлык китермим дип, аларның хәер-фатихасы белән Алтай якларына тимер юл салучы комсомол отрядына кушылып эшкә китә. Документ буенча яше кечкенә булса да, буй-сыны олы булгач, аңа сүз әйтмиләр.Тимер юллар сала-сала аларның бригадасы Татарстан җирләренә килеп җитә. Мөндеш дигән станциядә палаткалар корып эшлиләр. Яшь кызлар янына якындагы Курсабаш авылыннан егетләр дә килеп йөри. Булачак ире – безнең әтиебез Имам белән шунда таныша әниебез. Әтиебез аңа бер күрүдә гашыйк булган. Шулай итеп әниебез – кап-кара чәчле, чибәр башкорт кызы Курсабаш авылына килен булып кала. «Әтиегез белән авылга кайтып барганда бик көчле яңгыр ява башлады, авылда ут сүнде. И, Аллам, бу тормышым да караңгылыктан башлана икән», – дип куркып кала әниебез. Никах укытып, әтиебезнең әти-әнисе белән гомер итәләр алар. Колхозга эшкә урнаша, фермада бозаулар карый. Әби-бабаебызны тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Әниебезгә энесе Фәизне югалту ачысын да татырга туры килә. Пермь якларында шахтада эшләгәндә вафат булып, 15 көннән соң гына табылган энесен ят җирдә җир куенына салып кайта ул. Тормыш шулай дәвам итә. Әниебез һәм әтиебез берсеннән берсе акыллы, матур җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Әтиебез дә бик тырыш, алтын куллы кеше иде. Ул баскан киез итекләрне авылда гына түгел, чит яклардан да килеп алдылар. Үз куллары белән йорт җиткерәләр, абзар тутырып мал-туар асрыйлар. Аларның тырыш, хезмәт сөючән булганлыклары аркасында без ач-ялангач булмадык. Әмма аларга бала хәсрәте дә кичерергә туры килә. Вөҗдансыз кешеләр 36 яшендә олы абыебыз Тәлгатьнең гомерен өзәләр. Барыбыз да бу хәсрәтне бик авыр кичердек. Әтиебез дә печән җирләрен карап кайтырга дип киткән җиреннән инсульт булып, 3 көннән бакыйлыкка күчте. Әниемнең йөрәге аша узган шушы авыр хәсрәтләр чәчләренә ап-ак бәс булып ятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев