Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әнием янына кайттым ...каберенә

Минем өчен иң мөһим көннәрнең берсе бүген булды. Әниемнең каберенә зыярәт кылу өчен авылга кайтырга машина эзләүдән башлыйм әле. Минем яраткан кешеләрем Ләйсән белән аның ире Ленар тәкъдимемә җавап биреп, юлга чыгарга әзер икәнлекләрен белдерделәр. Аларның да әтиләренең каберен зыярәт кылу нияте булган икән. Ләкин башка авылга. Иртәнге на­маздан соң Әниләр көнендә, дүр­тәүләп юлга кузгалдык.

Безгә Ле­нарның әнисе дә иярде. Шулай итеп, мин авылга әни янына  кайтып барам. Дөрес, каберенә генә. Ләкин барыбер әни янына бит. Бик  матур   көндә, 120 чакрым юл  узып,  Мәртен  авылына  килеп җиттек.  Безнең Татарстанда  авыллар ничек  матур! Уңайлы,  газ,  су, кабельле  телевидение кергән йортлар. Кечкенә генә булса да, һәр авылның  үз  мәчете бар. Мәртеннең үзендә соклангыч уникаль табигать һәм гадәти булмаган тынлык. Завод та, фабрикалар да юк. Җәен тау битләре җир җиләгенә күмелә, урман полосаларында  гөмбә,  чикләвек,  дару  үләннәре, суда – балык. Ә һавасы сулап туймаслык. Фитоаптека –  аяк  астында.  Гомумән, бу  кечкенә авыл турында күпне сөйләргә мөмкин. Бүген аның борынгы исеме Ташлы Елга булганлыгын да  белдем. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки Мәртенне урап алган үрләрнең балчыгы ишелеп, таш катламнары чыгып тора, елганың ташлары су ага-ага шомарып беткәннәр. Җәяүлеләр  күпере – елганың үзенә күрә бер бизәге. Балачакта  каникулга Казаннан  кайтканда  авылда  машиналар   йөри торган  зур  күпер дә бар  иде.  Еллар  үтү белән   ул күпер  җимерелде. Кышын авылда 15-20ләп кенә кеше  кала. Җәен гомер иткән нигезенә әби-бабайлар күбрәк кайта,  аларга оныклары да иярә. Авыл җанлана. Әмма  соңгы  елларда Мәртендә тормыш үзгәреп бара. 2017 елның 18 августында  ерак Америкада минем күптән   көткән  оныгым Адәм тугач, авылның әле  төзелеп тә бетмәгән мәчетендә беренче  азан  яңгырады. Тәүге намаз  укылды.  Мин ул чакта куанычымнан  еладым. Бер  үк  көнне улымның тәүге сабые  дөньяга  килүе һәм  әниемнең туган  авылында азан авазы  яңгыравы – гаҗәеп туры  килү булды...

Менә без  зиратта. Һәр тарафта чис­талык, тәртип. Мәртендә туганнар  җыелып, зират өмәләрен еш үткәрә икән. Моның өчен аларга рәхмәт дими, ни дисең. Без әниемнең, туган­нарыбызның каберләре янында дәш­мичә озак басып тордык. Чардуганны буярга, кабер ташын турайтырга  кирәк икән. Уйларым белән генә әнигә гаиләмдәге яңалыклар турында  сөйләдем. Озак  кайтмаган өчен гафу  сорадым.  Күбрәк океан  артында  яшим бит. Әнием һәм бакыйлыкка  күчкән башка туганнарым өчен һәрчак дога кылам. Әмма зыярәт кылу бөтенләй  икенче. Күңелгә җиңел, җанга рәхәт булып  китә.   

Зираттан  соң без бабаларым һәм әнием  су  эчкән чишмәгә киттек. Балачакта үзем дә   көянтә-чиләк белән  суга  йөрдем. Су  буенда ысылдашкан казлардан бик  курка  идем. Ата казларның  һөҗүмен күп тапкырлар  кире кагарга туры  килгәне булды. Бүген исә чишмәнең тәмле  суын берничә шешәгә тутырып алдым.  Шимбә  көнне аның белән  коръән ашы әзерләдек.  Машина янына  килгән  балаларны шоколад белән  сыйладым. Соңыннан мин ул балаларны мәчеттә дә  күрдем. Изге йортның ишеге төбендә әниемнең дустының улы Рамил белн очраштык. Икебезнең дә  күзләребездән  яшь  килде. Мин, дөресен әйтергә кирәк, мәчеттә гыйбадәт  кылгандагы күңел халәтемне тасвирларлык сүзләр дә таба  алмыйм. Намаздан   соң  өлкәннәр белән   сөйләшкәндә яңа мәчет, гому­мән, барысы  өчен дә аларга ихлас рәх­мәт  сүзләремне  җиткердем. Шул  мәчет әнием авылын юкка  чыгудан сак­лап  калачак. Моңа нык ышанам. Авыл­дашларымның   күзләрендә нур бар, алар риясыз, авыллары яшәсен өчен вакытларын да, акча да кызганмыйлар. Күңелле очрашулар  оештыралар, матбугат  чаралары чакырып итекле хоккей, әбиләр командалары җыеп волейбол уеннары үткәрәләр. Ифтар ашлары, Сабантуйлары, Җиңү көннәрен билгеләп  үтүләр барысы да Мәртен халкын бергә туплый, яшьләрне таныштыра, күңелләренә нур  өсти.  

Алга таба безнең  юлыбыз Ленарның әтисе, туганнары  җирләнгән Юлбат авылы  аша  үтә иде. Алдан кисәтмичә генә аның туганының йортына килеп кердек. Безне сөйкемле, интеллигент кыяфәтле Илдар Сафин каршы алды. Авылын  яратучы, эшенә бирелгән гаҗәеп кеше  ул. Уникум. Гомере буе туган авылындагы мәктәптә тарих фәне  укыткан. Аны тыңлавы үзе бер хозурлык. Илдардан  күп нәрсә белдек, татар авылын тернәкләндерү  план­нары  белән  таныштык. Бетеп баручы татар атларын популярлаштыруга да   күп   көч  куйган. Хәзер  авылларда чын агач капкалар  сирәк.  Ә Сафиннарныкы минем балачакта ачып кереп йөргән капканы хәтерләтә, яшьлегем хатирәләрен яңарта. Халкыбызның һөнәри һәйкәлләреннән берсе булган андый  капкаларны сүтүләре бик  кызганыч. Илдар Сафин киләчәк планнары белән дә уртаклашты. Мәшһүр җырчы Гали Ильясовның әтисе  яшәгән нигездә Татар  йорты  музеен ачу турында  хыяллана икән. Бирсен  ходай. Илдар Юлбат авылы,  аның кешеләре турында  саллы гына китап чыгарып та авылдашларына  бүләк иткән. Грант откан һәм ул акчага китап  чыгарган. Китабын миңа  да бүләк итте. Бу кунакчыл  йорттан китәсе дә  килмәде. Кызганыч, хуҗабикә белән таныша  алмый  калдык:  Кукмарада укуда булып  чыкты.

Сәяхәтебезне дәвам итеп, Ленар планы буенча безне Байлар Сабасында да кызыклы очрашу  көтә  иде. Наҗия әби, аның  килене Миләүшә һәм оныгы – гимназиядә ингиз теле укытучысы Динә яшәгән йортка да  чакырылмаган кунак булып килеп  кердек.  Барысы да гадәти кебек, ләкин якыннан танышкач,  күзләремә яшь  килде. Миләүшәнең ире күптәннән вафат, авыру әнкәсен  үз  йортына  алган һәм   күңел биреп тәрбияли.  Ул гомере буе район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән, хезмәт кенәгә­сендә бер генә  язу. Миләүшә –  язмы­шы  җиңел булмаган гаҗәеп сабыр ханым. Әле гөрләп яшәр  чагында ирен һәм 19 яшьлек  кызын  югалткан. Ихтыяр   көчен  каян аладыр – белмим. Кисәтүсез килеп керүебезгә карамас­тан,  безнең  өчен  мул табын да әзер­ләп  өлгерде. Баксаң, ирен  искә  алу  мәҗлесе  үткәргән булганнар  икән. Инде мунча да  кереп  чыканнан  соң, миндә бу гаиләне тумыштан беләм икән  дигән уй да туды. Китәсе  килми  иде.

Кешенең характеры  яшь барган  саен үз­гәрә икән. Элек тупаслык, дорфалык белән очрашсам,  елый  идем. Хәзер андый күренешләргә тынычрак карый башладым дип әйтимме. Аның каравы хәзер матурлыкка карап, изге гамәлләргә сокланудан күңел тула. Картлык галәмәтеме бу, әллә мин генә шулаймы – әйтә алмыйм.

Сабага булган сәяхәтемнән  чыгып шуны раслыйсым килә: дөньяда яхшылык өстенлек итә. Эчкерсез, тормыштагы   күренешләргә битараф булмаган, башкаларга изгелек кылу   хакына үзен  кызганмаган кешеләр күбрәк. Кемдер, хисләргә артык бирелгән бу, дияр. Дө­рес түгел. Иң  мөһиме, үзеңне  ярату. Ан­дыйлар минем белән, һичшиксез,  килешер.

Гүзәл Закирова.

Автор турында. Гүзәл Закирова (фотода сулда) 1955 елда Казанда туган. Әнисе Сәвия  Мәртен  авылыныкы, шунда  яшәгән. Гүзәл ханым хезмәте буенча балалар белән эшләгән. Хәзерге  вакытта  кече  улы Адель Америкада яши, дәүләт корпорациясендә юрист булып  эшли. Гүзәл ханым да елының яртысын океан  артында  үткәрә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Здорово!