Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әнисеннән килгән мәхәббәт

Китапка мәхәббәт Фәридә ханымга әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Чөнки Нәзирә апа да гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган. Бәләкәйдән әнисе янына эшкә йөреп үскән кызга һөнәр сайлау мәсьәләсендә ике уйларга туры килмәгән. “Китапханәдә эшләвемә дә 33 елдан артык вакыт үтеп киткән. Һөнәремнең җаваплы, авыр, вак, күп хезмәт таләп иткәнлеген еллар узып, азмы-күпме тәҗрибә туплагач кына аңладым”, - ди үз эшенең фанаты Фәридә апа.

 Курсабаш авылы  китапханәчесе төрледән-төрле кызыклы әдәби кичәләр, сәнгатьле шигырь уку бәйгеләре, викториналар, әңгә­мәләр үткәрә. “Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп,  исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләргә кирәк. Моның өчен китапның иң кызыклы өлешен укып күрсәтү, аны тулаем уку өчен этәргеч булып тора”, -ди тәжрибәле китапханәче. Авылдашларын җыеп, әдипләрнең, язучыларның юбилейларын билгеләп узалар. Күршедәге Югары Утар балалар йорты-интернатында да көтелгән кунак ул.

  Фәридә Нәфыйкова “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Курсабаш бүлекчәсен җитәкли.  Бирегә йөрүче апалар үзләренең фольклор чыгышлары белән авыл мәдәният йортында оештырылучы чараларда катнашалар, якын-тирә авылларда еш булалар. Моннан тыш оешма әгъзалары кул эшләре күргәзмәләрендә, төрле бәйге-конкурсларда катнашалар, те­ләгән һәркемгә аш-су пешерү сер­ләре белән уртаклашалар.

  Фәридә апаның гаиләсе дә үрнәк. Хәйдәр абый белән 34 елга якын тату гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстерделәр, биш оныклары бар. Кеше үз эшен яратып башкарганда гына бәхетне тоя ала. Фәридә апа бәхетен тоеп, тормышның тәмен, ямен белеп яши.

Рәмзия Сафина,

Керәнне авылы.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев