Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Нур чәчүче “Нур”ансамбле

Соңгы вакытларда телебез, мәдәниятебез, авылларыбыз бетә, дип чаң суксалар да, авылларыбыз тырышып-тырышып эшли, яши, матур итеп көн күрә. Авыллардагы мәдәният йортлары, клублар телебезне, милли һәм дини йолаларыбызны саклау өлкәсендә матур эшләр алып баралар, дип искәртәсе килә.

  Сүзем Саба районының Татар Икшермәсе авылы клубы һәм анда эшләп килүче”Нур”ансамбле турында. Клубка мөдир итеп Чаллыдан кайткан Алинә Асанова билгеләнгәннән соң, эшләр бермә- бер җанланды. Бик тырыш, уңган, иҗади җанлы кеше булып чыкты мөдир. Бер сүз татарча белмәгән Алинә тиз арада авыл халкы белән уртак тел тапты , аз гына вакыт эчендә дөрес итеп татарча сөйләшергә  өйрәнде, үзебезчә аралаша башлады, авыл халкының якын дустына әйләнде. Узган ел аның инициативасы белән хатын – кызларның “Нур” ансамбле оешты.  Ансамбль  Гөлнара Хәмидуллина, Рәсүлә Мухина, Нурзия Гарипова, Резедә Мухина, Минзилә Кәрамова, Алинә Асанова, Кәүсәрия Кәримуллиналарны берләштерә. Ә ансабльнең музыканты- гармунчы Илшат  Тимербаев сәхнәдә  үзенең гаиләсе   : тормыш иптәше Тәнзилә, кызы Ләйлә белән.  ”Нур” ансамбле  авыл   мәдәни  тормышының үзәгендә : барлык кичәләр, бәйрәмнәр, очрашулар аның актив катнашында уза. Әле күптән түгел генә булып узган гаҗәеп кичә турында сөйлисе килә.   Авыл клубы. Сәхнә түрендә самавырлар! Ниндиләрен генә тапмаганнар: зурлары, кечкенәләре, бизәлгәннәре, бизәлмәгәннәре, ак самавыр, җиз самавыр, электр самавыры...Һәммәсендә халкыбыз тормышының чагылышы, язмышы! “Самавыр – өстәл артында, җыйган дусларын барсын да”, дип атала иде ул кичә . Халкыбызның, әби – бабаларыбызның күркәм йолаларын, гореф – гадәтләрен искә төшерергә ярдәм итә торган, үткән тарихыбызга кызыксыну, мәхәббәт уята алырдай матур бәйрәм – кичә булды ул. Әйе, чыннан да, клуб залының  озын бәйрәм өстәлендәге кайнап утырган самавыр үз  тирәсенә дусларын, авылдашларын кайнар тәмле чәй эчәргә, гапләшергә җыйган иде.
 
  Авыл халкы  да бәйрәмгә зур хәзерлек белән килгән. Бәйрәм өстәле нигъмәтләрдән: тәмле камыр ризыклары,салатлар, үз хуҗалыкларында җитештерелгән  бал- май ,кайнатмалар, ит кабымлыкларыннан –сыгылып тора иде. Бу бәйрәм бердәмлек, дуслык, туганлык табыны булды.
  Ансамбль  кызлары сәхнәдә концерт кую белән беррәттән татар халкының чәй өстәле артындагы гореф – гадәтләре турында сөйләделәр, табын  кунакларына матур сүзләр әйтеп, аларны  җырлый- җырлый сыйладылар, чәй тәмләткечләренә(лимон,мәтрүшкә, балан, карлыган,миләш, бөтнек, юкә чәчәге
һ. б.), аларның файдалы үзенчәлекләрен сөйләп, реклама ясадылар, һәрберсен татып карарга тәкъдим иттеләр. Искиткеч матур аралашу күренеше иде бу! Кичә табын җырлары, биюләр белән дәвам итте. Урта мәктәпне тәмамлап хэзерге вакытта читтән торып югары уку йортында белем алучы кызлар Шакирова Алия һәм Хәмидуллина Гөлнур  авылдашларын оста биюләре, моңлы җырлары белән сөендерделәр. Кызлар -  Алинә апаларының барлык эшләрендә якын булышчылары.
 Бәйрәм  кичәсе  һәркемгә ошады. “Нур” ансамбленең нуры килгән кунакларга күңел күтәренкелеге өстәде, татар халкының матур традицияләре  белән горурлану  хисләре  уятты.
 Шушындый   игелекле эшләр  гомерле булсыннар  иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев