Очсыз кадак
Юмореска
Нинди матур яңгырый торган "арзан" сүзе урынына кирәксә-кирәкмәсә дә "очсыз" дип әйтә торган хатыны Гөлчирәне кызык итәргә булды Мәхмүт. Аның моның өчен күп вакытлар уйлап йөргән планы бар иде. Үз гомерендә пычкы-чүкеч-кадак шикелле әйберләргә тотынып та карамаган Мәхмүт ял көннәренең берсендә, хатынын аптырашка калдырып кулына эш кораллары алды. Сәерсенеп карап торган хатынына ул: "Гөлчирә, чеби оясы нык тузган. Гел-гел кешегә эшләтеп булмас. Рәтләп куйыйм әле шуны. Монда кадаклар җитмәскә охшаган. Иренмәсәң, кибеттән бер-кило булса да алып чык әле. Йөзле дә ярый, туксанлы да",- диде.
Гөлчирә чынлап әйтәме бу дигәндәй, иренә тагын бер аптырап карады да: "Уф, ходаем, юньлегә генә булса, кояш икенче яктан чыкмаса ярый инде. Алып кайтам, 90лыны да, йөзлене дә",- дип кибеткә чыгып йөгерде. Ул әйләнеп кайтканда Мәхмүт кулына балта-чүкеч тотып, эшем кешеседәй чеби оясы янында басып тора иде. "Менә, Мәхмүткәем. Эшли генә күр! Очсыз булгач, күбрәк итеп тә алдым әле. Рәттән тавык кетәклеген дә рәтләп куярсың",- диде Гөлчирә сөенеп. Мәхмүт аңламаганга салышып, аңа сәерсенеп карап алды да: "Нәрсә, очсыз, дисеңме? Юк, мин очсыз кадак белән эшләргә җыенмыйм. Очсызы белән үзең эшлә, яме",- дип җавап кайтарды. "Нәрсә кыйбаты кирәк идемени. Кулыңа беренче тапкыр чүкеч тотасың. Анда да кадак аралаган буласың",- диде Гөлчирә кабынып китеп.
Әңгәмәнең үзе теләгән якка борылыш алуына сөенеп бетә алмаган Мәхмүт хатынына "ятмәсен үрүен" дәвам итте.
-Мин синнән кыйммәтлесен сорамадым. Чәпчемә. Булсынга дип эшләгән кеше очсыз кадак белән бөтенләй какмый. Ирен азаплыйсы килмәгән хатын да очсыз кадакны бөтенләй алмый. Димәк, очсыз, дисең.
Гөлчирә бөтенләй чыгырыннан чыкты.
-Сиңа бәлки алтыннан ясалган кадак кирәктер. Бетле хәерче. Кыланмышыңнан егылып үләрсең, валлаһи. Кеше ирләре шикелле кулыңа көн саен чүкеч-кадак тотсаң, нишләр идең!- диде ул ярсып.
Үзе оештырган бу "бәрелештән" хәйран гына ләззәт алган Мәхмүт "ликбез"ны инде туктату ниятеннән, тартмадан бер кадак алып, аны әйләндерә-әйләндерә карый башлады.
-Кара әле, Гөлчирә, нигә очсыз дип әйтәсең? Очлы бит. Менә бармакны тишәргә тора. Була бу кадак белән эшләп. Була,- диде йомшак тавыш белән.
Иренең ни әйтергә теләгәнен һаман аңламаган Гөлчирә иренең кулыннан кадакны тартып алды.
-Кем әйтте сиңа әле очсыз дип. Очсыз кадак алырга син мине кем дип беләсең? Очсыз кадакны кагып буламыни аны",- диде ул үзенең хаклы икәнлеген раслап.
Әмма иренең кояштай балкыган йөзенә күтәрелеп карагач, кулыннан кадагы төшеп китте.
-Ник, үзең очсыз булгач, күп итеп алдым бит дидең, лабаса,- диде Мәхмүт мыек астыннан гына елмаеп. Үзе оештырган кәмиттән үтә дә күңеле булган ир хатынының ни әйтергә белми бер ачылган, бер ябылган авызына һәм зур булып акайган күзләренә карап, инде сабак булдымы сиңа дигәндәй, тагын бер мәгънәле текәлеп алды да, эшкә кереште.
Хәниф Тимербаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев