Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Өйләр ап-ак, сулар матур, ризыклар күп, кияү дә шунда...”

Балаларым: “Инде пенсиягә чыккач та авыр эштә эшләп йөрмә, өйдә утырасың килми икән, җиңелрәк эш эзлә”, – дигәч, Аллаһтан кулайрак эш сорап ялвардым. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, диләрме?

Беркөнне кыңгырау тавышына ишекне барып ачсам, таныш түгел әби басып тора.

– Сезнең өстәге фатирда яшәүче авыру әбине карыйм мин, газ бетеп киткән икән бит, электр чәйнегегез юкмы, әбигә чәй кайнатып эчерер идем? – диде ул.

– Бар, электр самавыры бар, әле яңа кайнатып эчтек, – дидем.

– Мине икенче урынга – күбрәк түли торган кешеләр чакыралар, бу әбине караудан туктыйм инде, – дип сөйләде әби һәм өске күршебезнең вакыт-вакыт саташып та алуын әйтте. Шулвакыт:

– Беләм мин ул әбине, нәрсәләр эшләргә кирәк соң, мин карый алмам микән? – дип куйдым.

– Карарсың, карарсың, кызына әйтермен әле, – дип, әби, самавырдан кайнар су агызып алып, рәхмәтләр укый-укый чыгып китте.

– И-и, күптән сиңа әйткән булыр идем әнине карарга, ризалашмассың дип кенә уйладым, – диде авыру әбинең кызы мине күргәч, сөенеп.

Аллаһ кушып, дүрт ай инде өске күршебез – карт әбине карыйм. 86 яшь аңа. Яшьли тол калып, ике кызын аякка бастырган, оныкларын тәрбияләшкән, чиста, бәйләргә оста, үтә тырыш әби иде ул. Гомер буе балык тотты, әле сиксәннән узгач та йөрде балыкка. Хәзер дә балык, суалчан дип саташа. Мин һәр атнамның ярты көнен аның янында үткәрәм. Бер кызы белән әлләни аралашкан юк. Ә берсе, үтә кече күңелле, әнисе өчен өзелеп тора торганы, төштән соң килә, әнисенә тәмле ризыклар ташый. Әби бер бүлмәле фатирда яши, ул шунда ияләшкән инде, каядыр күчереп йөртеп, тынычлыгын бозып булмый. Кызы минем тәрбиядән канәгать: “Әнине минем кебек үк яратып карыйсың, зур рәхмәт сиңа, әниемне карарга рөхсәт иткән өчен иреңә рәхмәт”, – дип сөенә. Әби үзе дә яратты мине. Аны бер атнада кызы белән мин карыйм, икенче атнада – икенче кеше. Мин килгәч: “Кая югалдың син, балам, сагындым”, – дип, кулларымны кысып, җибәрми тора. Чын йөрәктән кызганам мин аны. “Әйдә, әбекәй, киттек, Казанга тү-тү барабыз”, – дип, кулыннан тотып кухняга алып чыгам, башка хаҗәтләрен дә тиешенчә, һич читенсенмичә үтәтәм. Кайвакыт: “Әни кая, әти кая китте, кече абый ник күренми икән?” – дип саташа ул. “Хәзер-хәзер кайтып җитәрләр”, – дим, ә кайвакыт: “Ахирәттә алар”, – дип куям. Ә әби, күзләрен зур ачып: “Үлделәр мени?” – дип аптырый.

Тик шунысы гаҗәп, әйдә, дога укыйк дигәч, догаларны төп-төгәл, бер ялгышсыз укый.

Җәй иде. Әби йоклап алды да, үтә җитди итеп, төшендә күргәннәрен сөйли башлады.

– Мин әти белән әни янында булдым, – диде ул. – Анда шундый матур! Агачлар, чәчәкләр матур.

Әбине култыклап балконга алып чыктым.

– Анда агачлар шушылай матурмы? – дидем йортыбыз каршында үсеп утыручы миләш, өрәңге, алмагач, шомырт агачларын күрсәтеп.

– Юк, анда матуррак, – диде әби. – Җимеш агачлары бар. Бер хатын аннан бер уч җимеш алды. Өйләр бар, алар ап-ак, киемнәр дә актан. Сулар матур, ризыклар күп. Ике абыем, тагын ниндидер таныш йөзләр күренде. Кияү дә шунда, ул эшли, аның ипие дә чәчәкле. Кияү нәрсәнедер алай эшләмәскә кушты. Ул йөземнәр арасында иде. Анда Ходай каты кешеләргә каты тора. “Миңа өй бармы?” – дип сораган идем: “Чирле хатын киләсе бар”, – диделәр. Ходай Тәгалә теләсә кертә ак өйләргә, теләмәсә – юк. Утлы җир дә бар, анысына кермәдем...

Әбине шаклар катып тыңлап утырдым. Киявенең быел фаҗигале төстә үлүен аңа әйтмәгәннәр иде, ләбаса! Әбинең кызы килгәч, аңа шушы сүзләрне сөйләгән идем, ул да хәйран калып тыңлады. “Әнинең барасы урыны оҗмах икән”, – дип, әнисенең башыннан сыйпады...

Әлфинур ГАЛИЕВА.
Чыганак: Татарстан яшьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев