Онытылмас 1418 көн...
Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде...
Дүрт ел – 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдән илебез халкы җиңүче булып чыкты. Алар үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткардылар. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Җиңү таңы килде.
Безнең Олы Шыңар авыл советына караган Кече Шыңар, Чулпыч, Оет, Түлешкә, Олы Шыңар авылларыннан Бөек Ватан сугышына 635 кеше китә. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, – дисәләр дә, 413 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк! Алар безнең белән, безнең арада!
Якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары да, Дан ордены кавалерлары да бар. Саба районын данга күмүче геройлар – дүртәү. Шуларның берсе – Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиев безнең җирлеккә кергән Оет авылыннан.
Оеттан Вагыйз Харисов хәрби хезмәткә 1939 елда алына. Бөек Ватан сугышы башлангач, немецларның беренче атакасын 1941 елның 28 июнендә Көнбатыш Белоруссиядә каршылый. Сугыш башында автоматчы, соңыннан Т-34 танкының командиры вазифаларын башкара. Техник-лейтенант. Борисов, Минск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгәне өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Шыңар авылында туып үскән Хаҗи абый Сталинград шәһәре азатлыгы өчен кан коеп көрәшә. Сугыш 200 тәүлектән артык дәвам итә. Аны яу кырыннан госпитальгә аңсыз хәлдә китерәләр. Савыккач, Кырым, Домбасс, Симферополь, Бахчасарайны немецлардан азат итүдә катнаша. Аның кичергәннәрен, ул үткән җәяүле фронт юлларын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.
Кече Шыңар авылында туган Халикъ Минһаҗев сугышка 1942 елда алына. Аны Мурманскины сакларга җибәрәләр. Шәһәр порты ил өчен әһәмиятле роль уйнаган. Инглиз һәм Америка кораблары Мурманск портына совет кешеләре өчен азык-төлек, сугыш кораллары китергәннәр. Шуңа да немецлар бу портны көн саен диярлек бомбага тотканнар. Халикъ абый сугыш беткәнче шунда хезмәт итә. 1947 елда туган якларына әйләнеп кайта. Батырлыгы өчен “Защитник Заполярья” медале белән бүләкләнә.
Чыгышы белән Оет авылыннан Миңһаҗ Гыймадиев сугыш елларында Көнбатыш фронтта татар телендә чыккан “Алга, дошман өстенә!” исемле газетаның редакторы була. Ул, фронтовик татар язучылары Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт һ.б. белән, сугышчыларны көрәшкә рухландырып, публицистик мәкаләләр, шигырьләр иҗат итә. Сугыштан соң, күп эзләнүләр аша “Дан” ордены кавалерларына багышлап “Солдат даны” исемле китап бастыра.
Кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафында хатын-кызларыбыз да бар. Олы Шыңар авылыннан Мәдинә Гәрәева да – шундый каһарман затлардан. Ул сугышка 1943 елның октябрендә китә. Районнан өч кыз алына. Аларны Казанның Юдино станциясенә җыялар. Беркадәр әзерлек узганнан соң, товар вагоннарына төяп, фронтка җибәреләләр. Ике ай юлда уза. Курск шәһәрендә винтовка, противогаз, каска бирәләр, бер ай зенит пулеметыннан самолетларга каршы атарга өйрәнәләр. Хәрби эшелоннар белән сугыш кораллары, мина, гранаталар ташыйлар. Киев, Житомир, Харьков шәһәрләрендә хәрби объектларны, күперләрне саклыйлар. Мәдинә апа 1944 елга кадәр 2нче Белоруссия фронтында була. Шул елның көзендә, авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Йөри алырлык хәлгә килгәч, туган якларына кайтарып җибәрәләр. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Чулпычтан Нурислам Шәйхелисламов сугышка кадәр колхозда беренче тракторчылардан. 1941 елда фронтка алына. Мәскәүне саклау өчен барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Ул вакытта олы кызына 4 яшь, ә кечесе яңа туып кына кала.
Чулпыч авылыннан Яхъя Хәнәфи улы Хәнәфиев Кызыл Армия сафларына 1939 елда алына. Артиллерия гаскәрләрендә орудие командиры булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ростов-Дон шәһәреннән алып Прагага кадәр дәһшәтле сугыш юлы уза. Ворошиловград, Сталинград, Курск, Харьков, Белград, Прага шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. “Кызыл Йолдыз”, “Ватан сугышы” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1945 елның 24 июнендә гвардия өлкән сержанты Яхъя Хәнәфиев 1нче Украина фронтының җыелма отряды составында Мәскәүдәге Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша.
Фронт һәм тыл. Бу төшенчәләр бер-берсенә шулкадәр бәйле, аларны аерым карарга һич кенә дә мөмкин түгел. Вакытлы чигенүләр һәм югалтулар ачысын татыган совет солдатының Берлингача данлы юл үтүе турында сөйләгәндә, ирексездән безнең күз алдына завод цехларында көнне төнгә ялгап эшләгән апалар, сыер җигеп җир сөргән, карлы-бозлы юллардан җилкәсенә капчык асып яки бәләкәй чана тартып чәчүлек орлык ташыган киленнәр һәм кызлар килә. Фронтка киткән ирләре урынына станоклар артына баскан хатыннар, әтиләрен яки абыйларын алмаштырып, тракторга утырган кызлар, сугыш кырында булган улының исәнлеген өмет итеп, күз нурларын түгеп, төннәр буе солдатларга дип җылы оекбаш, бияләй бәйләгән апалар – һәркайсына багышлап җырлар, поэмалар язарлык!
Менә шундый шартларда бөтенесен сугыш ихтыяҗларына буйсындырырга, фронт белән тылның бердәмлеген тәэмин итәргә, тылда да фронттагы кебек чиксез киеренкелек белән эшләргә кирәк иде. Һәм шулай булды да. Чулпыч авылыннан Әминә Әхмәтҗанова сугыш башланыр алдыннан гына кияүгә чыга. Ире белән бары 15 көнләп кенә яшәп кала ул. Сугыш башлануы турындагы хәбәр барлык яшьлек хыялларын җимерә. Тормыш иптәше сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китеп бара. Туган якларын бүтән күрми ул. Авыр елларда Әминә апа көпчәкле тракторда эшли. Үзенең тырыш хезмәте белән җиңү көнен якынайта. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр беренче мәхәббәтенә тугры булып кала.
Кече Шыңар авылында туып үскән Сания апаның әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм шунда үлеп кала. Унөч яшеннән өлкәннәр белән бергә сугыш авырлыгын татый ул. Үзе шикелле үсмер малайлар белән бергә 30-40 чакрымдагы Шәмәрдән станциясенә юл төзергә җибәрәләр. Ат белән ком ташый, агач кисә, шпаллар тезә. Ундүрт яшендә бригадир итеп куялар. Җигәргә – ат, эшләргә кеше юк. Бөтен эш бала-чага һәм карт-коры җилкәсендә. Урман чыгару, орлык ташу, җир сөрү – барысын да башкаралар. Шул ук вакытта кешенең рухын күтәрергә, кайгылы хәбәр алганнарны юатырга, җиңүгә өметләндерергә дә тиеш була әле алар. Гомәр Бәшировның “Намус” романы, Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре нәкъ менә алар турында инде ул!
Айдар Гарипов.
Олы Шыңар урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев