Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сабада япон егете Йошо нишләп йөри?

Килендәшем Ләйсәннең улы Язнурның шушы арада туган көне иде. Көз көне туса да, аңа исемендәге "яз" сүзе гел көч биреп тора кебек.

Әле тугыз яше генә тулса да, ул инде күп операцияләр кичереп, авыртуларын җиңәргә үзендә ихтыяр көче тапты. Озак хастаханәләрдә ятканда да вакытны әрәмгә уздырмады. Башта хәрефләр танырга, укырга өйрәнде. Мәктәпкә кергәнче үк тапкырлау таблицасын да яхшы белә иде. Аннан шахмат, шашка серләренә төшенде. Футбол, хоккей кагыйдәләрен яхшы белүе белән дә аерылып тора ул. Дини китапларны да бик кызыксынып укый.

Менә шундый тырыш малай Язнурга тугыз яшь тулган көнне аларга Япониядән кунак егет кайтып керде. Аның тарихы бик гади. Язнурның туганнан-туган апасы Гүзәл үзлегеннән япон телен өйрәнә. Интернет аша Йошихара Йошихайд (егетнең исеме шулай) белән аралаша. Егет Татарстанны, Казанны бик күрәсе килүе турында яза. Безнең татар халкы бик кунакчыл бит ул. Гүзәл дә, әйдә, кунакка кайт, дип җавап бирә. Япон егетенең теләге көчле була, билет ала да, Казанга оча. Гүзәлнең әти-әнисе ялга авылга кайтырга планлаштырган була. Шулай итеп, безнең Сабабызны күрергә дә насыйп иткән Ходай Тәгалә япон егетенә.

Түр башында утырган башка милләт кешесе бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Сүз­лә­­ре­безне аңламасак та, ишарәләр белән уртак телне тиз таптык. Кулындагы фотоаппарат бер генә минутка да сүнеп тормады. Үзенең татар әбиләренең ап-ак яулыкларына булган хисен дә яшерә алмады. Аларны фотога аерым төшерде. Кечкенә балалар белән дә уртак тел тапты. Өч яшьлек Илназ инглизчә саный белә. Кунагыбыз да бу телне бераз чамалый икән. Үзенә таныш сүзләрне ишеткәч, ул хәтта урыныннан ук сикереп торды. Шуннан соң олырак балалар да инглизчә аның белән хәйран аралашты.

Ризыкларга килгәндә, Йошо куян итеннән пешерелгән бәлешне ашап туя алмады. Аны кем пешергәнен, нинди ит икәнлеген кабат-кабат сорады. Балалар да тиз генә куян рәсемен табып, чиләктән бәрәңге алып, ничек итсәләр иттеләр - япон егетенә бәлешнең рецептын аңлата алдылар.

Казан буенча да хәйран экскурсия ясаган Йошо. Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы, Сөембикә манарасы матур тәэсир калдырган үзендә. Кибетләрдә йөреп, бүләкләр алырга да өлгергән.

Менә шундый үзенчәлекле булды быел 9 яшьлек Язнурның туган көн бәйрәме.

Гүзәлия Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X