Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сагыну

...Гомер бит аккан сулар кебек Шаулый-шаулый үтә дә бара. Һәр эшләгән яхшылыгың синең Кешеләрнең күңелендә кала.

Югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып 1957 нче елның 2 нче апрелендә Саба районының Калатау авылында дөньяга яңа кеше килә. Нургалеев Һашим абый белән Халисә апалар гаиләсендә нәни кызчык туа. Алар кызларына, чәчәккә охшатып, Ләлә дип исем кушалар. Ләлә - нинди матур, күңелгә ятышлы исем! Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә... Гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп, үкенмәслек итеп яшисе иде. Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган бит.

Әйе, безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Һәр ата-ана үз нарасыен сау-сәламәт, илгә файдалы шәхес итеп тәрбияләргә тели. Әлбәттә, Нургалеевлар да балага кече яшьтән яхшы эшнең - савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатып үстерәләр. Бала кешеләр арасында яши башлый. Үрелә Ләлә Айга, йолдызларга, бөтенесен килә беләсе. Җан һаман яктылыкка тартыла. Аның бу дөньяның серләрен ачасы килә.

Белем дөньясына омтылучы кызчык, зур сумкасын тотып, 1964 нче елның

1 нче сентябрендә Йосыф-Алан башлангыч мәктәбенә укырга керә. Шомырт кара чәчле, чем-кара чәчле, кечкенә буйлы Ләләнең күңеле саф, ап-ак кардай якты. Әйтерсең, язылмаган дәфтәр бите... Ул анда өч ел белем ала. Дүртенче сыйныфны Икшермә урта мәктәбендә тәмамлый. Ә инде, биштән алып унынчыга кадәр, белем алуын Нургалеева Ләлә Саба урта мәктәбендә дәвам итә. Ул монда төрле түгәрәкләргә йөри, тәүге шигырьләрен яза.

Шулай гомер үтә, Ләлә зифа буйлы, чибәр кыз булып үсеп җитә. 1974 нче елда мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан шәһәренә юл тота. Хыялы - югары уку йортына укырга керү була. Һәм хыялы чынга аша. Казан дәүләт педагогия институтының математика бүлегенә укырга керә. Булачак укытучы үзендә, уку белән беррәттән, күркәм сыйфатлар булдыра, хыял канатларын ныгыта.

1978 нче елда математика укытучысы белгечлеге алып туган ягына кайта. Бу вакытларда Ләлә Һашим кызы зур дулкынлану хисләре кичерә. Районыбыз җитәкчеләре аны бер күрүдә ошаталар һәм 1978 нче елның 15 нче августында Икшермә урта мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Безнең Ләләбезнең хезмәт юлы менә шунда башлана да инде. Коллективта үзен бик хөрмәт итәләр, ә укучылары аңа үз итеп: "Апа", - диеп дәшәләр.

Кул сузалар сиңа, елмаеп дәшәләр:

Якты дөньяга ямь биреп яшә,

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Безгә син - терәк, исәнме, Ләлә!"

Язмыш сынаулары узып, Нургалеева Л.Һ. район үзәгенә килә. 1982 нче елның 1 нче сентябреннән хезмәт юлын 104 нче һөнәр бирү училищесында дәвам итә. Анда бер ел укытканнан соң Ләлә Һашимовна Саба урта мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә. Ул башка педагоглардан тырыш, сабыр, тирән белемле, төпле фикерле, һәрвакыт ярдәмчел, максатчан булуы белән аерылып тора. Бу сыйфатлары аның бәхәссез талантына шаһит булып торалар.

Ләлә Һашим кызының хезмәте бу елларда мөһим урын алып тора. Шул сыйфатларын күз угында тотып, аны мәктәпнең икенче урында торган беренче кешесе итеп билгелиләр. 1991 нче елның 26 нчы августыннан уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары эшенә керешә. Ул - эзләнүчән, тормыш сөючән, талантлы мөгаллимә. Балаларны төрле яклап тәрбияләү, аларга кече яшьтән үк тормыш матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү, сау-сәламәт хисләр тәрбияләү - Ләлә Һашимовнаның иң зур теләге, иҗатының максаты була.

Шул елларда, Байлар Сабасы үзәгендә, тагын бер гомуми урта белем бирү мәктәбе сафка баса. Яңа мәктәпнең күп өлешен яшь педагоглар тәшкил итә. Яшь мәктәп, яшь коллектив,... Менә шушы хакыйкатьне аңлап, бүгенге көндә балаларны һәрьяклап белемле, тәртипле, тәрбияле итү юнәлешендә хезмәте белән уңышлы адымнар ясаган Ләлә Һашим кызын яңа мәктәпкә күчерәләр. 2003 нче елдан 2011 нче елга кадәр 2 нче номерлы урта мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкарды безнең Ләлә апабыз. Бәбкәләрен иярткән Ана каз шикелле, сигез ел безнең коллективта әйдәп баручы педагогларның берсе булды. Бу өлкәдә ныклы какшамас урынын булдырды.

"Яшь буынны белемле һәм тәрбияле итү өчен хөкүмәт зур тырышлык куя. Укучыларның тәрбиялелеге - бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Халкыбызның киләчәге әхлаклылыкка, мәгърифәтлелеккә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын ни дәрәҗәдә саклый алуыбызга бәйле. Безне алга чыгарачак яңа буын бүген мәктәптә формалаша. Алар - безнең таянычыбыз да, өметебез дә", - дияргә ярата иде ул.

Ләлә Һашим кызы укучыларга үгет-нәсихәт тә, киңәш тә биреп куйгалый, сиздермичә генә укучының күңеленә игелек оеткысын салып куя иде.

Л.Һ.Нургалеева - үзенең һәр эш көнен диярлек үз йөрәге, үз күңеле аша уздырып хезмәт иткән мөгаллимә. Болар барысы да аның тормыштагы активлыгын раслаучы күркәм сыйфатлар. Андый кешеләр халык күңелендә мәңге яши. Ләлә Һашимовнаның биргән киңәшләре, уй-фикерләре бүгенге көндә дә иҗтимагый эшчәнлеге әһәмиятен югалтмады, алар бүгенге яшәешебездә дә киң кулланышта. Ул - 2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе тарихында югалмас эз калдырган, көчле, акыллы, матур, гадел, ярдәмчел, һәрвакыт теләгенә ирешә белгән шәхес.

Ләлә апа Һашимовна безнең йөрәкләрдә мәңге мәктәбебезнең идеалы, үрнәк билгесе, әйдәп баручысы булып сакланыр.

Хезмәтегезгә һәйкәл куяр идек,

Ләлә Һашимовна, Сезнең хөрмәткә!

Адарындык инде гомер итәргә,

Җир-ананың әманәтен үтәргә.

Йөрәктәге йөрәкләргә күчмәсә,

Безнең сүздән кеше рухы үсмәсә,

Бәхет теләп текәлмәсә кешеләр

Яшәде, тәрбияләде дип безнең хакта кем сөйләр?

Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә!

Күпме язлар әле киләсе бар,

Күпме көзләр әле китәсе бар.

Гомер өзелмәс, исән булып

Яшисе бар әле, яшисе бар!

Әйе, кеше туа, яши һәм мәңгелеккә китеп бара.

Ләлә Һашимовна!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә Сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше кайгыларын,

Безнең янәшәдә эшләдегез.

Тик, Ходай Сезгә гомер бирмәгән,

Дөнья рәхәтен күрсен, димәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев