Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сатыш мәдрәсәсендә укыган якташыбыз

Аның портреты Татарстан Дәүләт Советы бинасына куелган. Кем соң ул күренекле якташыбыз Рәүф Сабиров? Ул Мамадыш өязенең Айдар (хәзерге Теләче районы) авылында 1894 елның 10 декабрендә дөньяга килә. Башта авыл мәктәбендә белем ала, 1909 елда әтисе аны даны тирә-якларга киң таралган Сатыш мәдрәсәсенә күчерә. Тормыш хәлләре авырлашкач, 16 яшьлек Рәүф җәй көне эш эзләп, авылын калдырып, чыгып китәргә мәҗбүр була.

Кышын Сатышта укуын дәвам итә. Ул шәкертләргә дөньяда яңа карашлар яшәвен, дөньяви белемнәр алырга кирәклеген аңлата, бу исә мәдрәсә җитәкчелегенә ошамый һәм ул мәдрәсәдән китәргә мәҗбүр була. Әмма тормышта югалып калмый. Гади авыл малаеннан Мамадыш кантоны Башкарма комитеты рәисе югарылыгына күтәрелә, аннан соң республикабыз белән иң авыр чорда – ачлык колач җәйгән вакытта – Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе буларак идарә итә, Мәскәүдә милли мәсьәләләр буенча бүлекчә мөдире вазыйфаларында эшли. Узган елның декабрь аенда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Автономияле Республикасы төзелүнең башлангыч чоры тарихында зур роль уйнаган шәхес, якташыбыз Сабиров Рәүф Әхмәтсабир улының исемен мәңгеләштереп “Халыкка кайтарылган исем” дигән китап басылып чыкты. Җыентыкның авторлары Мамадышның туган төбәкне өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова һәм Рәүф Сабировның туганы Нурия Батырбаева. Бу хезмәт архив документларын анализлап, туганнарының истәлекләренә таянып язылган. Авторлар бер нәсел кешеләренең туган республикасына, аның халкына ничек тугрыклы хезмәт итүен күрсәтә. Китапта тәкъдим ителгән тарихи фактлар киң катлам укучылар өчен аңлаешлы телдә язылган.

Кызганыч, фаҗигале утызынчы елгы репрессия шаукымы аны да, бу нәсел кешеләрең күбесен, бергә эшләгән дусларын да читләтеп үтми. Татарстан үсешенә зур өлеш керткән дәүләт эшлеклесе Рәүф Әхмәтсабир улы атып үтерелә. 1957 елда ул тулысынча аклана, соңыннан партиядә торгызыла. Хатыны Әминә дә 7 ел төрмәдә утыра.

Китапны бастырып чыгаруда Рәүф Сабибовның туганы, Яр Чаллы шәһәре “Инженерлык һәм төзелеш аудиты дирекциясе” житәкчесе Замир Петров зур тырышлык куйган.

Илдар Сафин, Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев