Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ШАТЛЫК КИТЕРГӘН БӘЙГЕ

“Бәхетле кыйссалар” (“Счаст­ли­вые истории”) фонды ел саен 10 яшьтән алып 17 яшькәчә язучылар һәм ша­гыйрьләр өчен Казанда Бөтенрәсәй күләмендә “Гла­голица” бәйгесен оештыра. Яңа талантлар эзләү һәм аларны киләчәктә иҗат итәргә юнәлтү һәм киңәшләр бирү бу бәйгенең төп максатыннан санала.

   Үзем чәчмә әсәрләр язу белән мавыкканга, “Глаголица” бәйгесендә катнашу миңа зур шатлык китерде, чөнки хикәяләремне дөньяга күрсәтәсе һәм аларга нинди бәя биреләсен күптән беләсем килә иде.  Бәйге 2019 елның мартыннан алып ноябрьгә кадәр дәвам итте. Шушы вакыт кысаларында Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән 600 катнашучыдан татар һәм рус телләрендә проза, поэзия жанрындагы әсәрләр, шулай ук эсселар һәм тәрҗемәләр кабул ителде. Беренче этапта “Татар телендә проза” номинациясендә жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган 6  әсәр арасында “Әкият иленнән килгән кыз” исемле повестем дә бар иде. Бу этапның җиңүчеләре, шул исәптән мин дә, иҗат лагерена чакырылдык һәм анда төп җиңүчеләр билгеләнде.

  Лагерь Казан шәһәре янын­да урнашкан “Дуслык” ба­засында 18-22 ноябрь көн­нәрендә үтте. Лагерьның прог­раммасы бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Беренче көнне без  башкаланыћ тарихи урыннарына экскурсия ясадык. Кремль буенча йөрдек, Кол Шәриф мәчетенә кердек, “Туган авылым”да булдык, шәһәрнең иске урыннарын һәм йортларын ка­радык, музейларга бардык. Аннары язучылар һәм шагыйрьләр мастер-класслар үткәрде. Без­нең белән танылган язучылар Га­лимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Роберт Миңнуллин һәм Рифат Сәлах эшләде. Алар яшь иҗатчылар белән язучылык серләрен бүлеште,  һәр катнашучының эшенә  бәя бир­де, әсәрләребезнең уңай як­ларына, үзенчәлекләренә, кимче­лекләренә һәм деталь­лә­ренә игъ­тибар итте. Га­лимҗан Гыйльма­нов бу бәй­гедә балалар белән инде беренче генә ел эшләми, шу­ңа безгә “коллегалар” дип эн­дәште. Шулай ук катнашучылар әдәби брифингта рус язучылары С.Махотин, О.Варшавер, М.Ясновтан со­рау­ларына җавап алды.  Г.Ка­риев исемендәге театрда заманчалаштырылган “Питер Пен” спектакленең премьерасын карадык.

  Соңгы  көндә “Әкият” кур­­чак театры бинасында   җиңү­че­ләр­не тәбрикләү тантанасы уз­ды. Бүләкләү алдыннан Роберт Миң­нуллинның  әйткән сүзләре истә калды: “Мондый яшь талантлар булганда, үзем язарга кыенсынам, начар шигырь язсам, алар алдында гаепле булырмын кебек”,–диде ул. Әлбәттә, ул бу сүзләрне көлеп кенә әйтте, шуның белән безнең әсәрләрнең ос­та язылганлыгын ассызык­лады.

 “Глаголица” бәйгесендә мин җиңүче дип танылып, Дипломга лаек булдым, истәлекле китаплар һәм кыйммәтле приз – планшет алдым. Бер атналык әдәби лагерь  якты эмоцияләр һәм җылы хисләр калдырды. Бу җиңүем миңа иҗат итәргә көч һәм илһам бирде, үз-үземә ышаныч өстәде. Язучылык белән шөгыльләнгән яшьләргә  бу бәйгедә катнашырга тәкъдим итәм.

Айлия Хаҗиева,

 Тимершык урта мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев