Шытсуым.Чын татар авылларына хас матурлык, моң һәм сихер бар анда…
Саба ягы иксез-чиксез урманнары, уңдырышлы туфраклары, җир асты байлыклары, эшчән, сәләтле һәм эчкерсез кешеләре белән дан тота.
Югары Шытсу авылы да чишмәләре, артышлыгы, Шүрәле елгасы, җиләкле үзәннәре белән күңелемә мәңгелеккә кереп калды. Чын татар авылларына хас матурлык, моң һәм сихер бар анда… Әбиемнең мичтә пешергән ипие, дучмагы, кабартмасы, каен җиләге бәлеше, кызыл карлыган куаклары арасындагы умарталар, бәрәңге казыганда бакчадан чыккан бакыр йөзек, кишер яфраклары өстендәге чык тамчылары, бабай белән җыйган урман чикләвеге, каеннарның миһербанлы шаулавы, рухыма сеңгән туфрак исе хатирәләре җаныма тынычлык биреп тора. Авылымның тарихына, табигатенә, изге күңелле кешеләренә хөрмәтем,ярату хисе түбәндәге җыр юлларына салынды (көйнең авторы Әхмәт Кәрим). Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган туган туфракларыбызның, телебезнең, мәгърур мәдәниятебезнең кадерен белик, бердәм булып күпьяклы үсешенә ярдәм итик.
Томан аклыгына төренеп кенә
Каршы ала таңны наратлар.
Чакырып дәшә кебек хәтта
җилләр,
Күңелгә юк ерак аралар.
Кушымта:
Моңлы булып ага чишмәләре
Авылымның назлап җир-суын.
Гүзәл артыш кызы сәлам
юллый,
Сагынып кайтам сиңа,
Шытсуым.
Көн дә кайтып күрер идем сине
Сагыну салган сукмак эзеннән.
Шүрәле дә кояш баеганда
Сагышлана таллар сүзеннән…
Тынлык көен инеш - суга
көйләп
Тау гөлләре чәчәк аталар.
Мәңге шиңмәс гөлем –
авылыма
Җаннар сусап кабат кайталар.
Гүзәл Садыйкова.
Төркия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев