Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

СИНЕҢ ЙОМШАК КУЛЛАРЫҢ

Эх, әнием, синең йомшак җылы кулларың! Син аларны минем маңгаема куйдың, ә мин ул савап­лы, ләззәтле, шифалы кулларыңнан авыртуларым бетеп киткәндәй тойдым үземне. Бу кулларның шифалыгын әни назын тоймаганнар гына аңлый алмый торгандыр, мөгаен. Гомерем буена синең белән булып, шундый рәхәтлек тоярмын кебек тоела иде миңа. Юк икән шул. Син минем башымнан гүя сихри әкияттәге кебек сыйпап китеп бардың шул Әнием. Күп гомерләр узды инде, әнием, синең бу якты дөньяларны калдырып безнең арабыздан киткәнеңә. Ә синең турында якты истәлекләр хәтеремдә мәңге саклана.

   Мин авырганда син, әни­ем, тизрәк терелсен өчен, шифасы да күбрәк тияр дип, сыерыбыз булуына да карамастан, эзләп кәҗә сөте табып алып кайтып эчерә идең. Шуннан соң аның файдасы күптөрле терелткеч дарулардан торган төсле, мин изрәп йокыга тала идем. Гүя ул төшләр яраткан әниемнең сөйләгән әкиятләреннән торалар төсле тоела иде миңа.  Әнием! Синең әкиятләреңдә гел яхшылык кына җиңеп чыга иде. Гүя шул җиңүләре белән безгә, дөнья мәшәкатьләреннән ерак булган балаларыңа, яшәешебезнең, тормы­шы­бызның бары тик яхшы якларын гына күрсәтергә, кешеләргә яхшылык эш­ләргә кирәклеген генә аңлата идең.

   Үзегез көнне төнгә ялгап, эштән бушый алмый идегез. Көне буе хезмәттә, аннан кайтуыңа өйдәге бетмәс-төкәнмәс эш өелеп тора. Аның өстенә безне ашатырга, тәрбияләргә, көйләп йоклатырга да вакыт җиткерә идегез, әнием. Әтием фронттан, Ленинград камалышында сугышып яраланып кайткан кеше. Яралары булса да, курыкмыйча аңа кияүгә чыккансың. Җаеннан торып, аны да тәрбияләү синең өстә иде бит, мондый авырлыктан да ку­рыкмагансың шул, Әнием.

   Менә без дә, синең яраткан дүрт балаң, ике абыем һәм сеңлем, мәктәпкә белем алырга юл алганбыз. Ул вакытларда безне киендереп, безгә кибетләрдә дә сирәк булган әсбапларны табып, укысыннар, белем алсыннар, “кеше булсыннар” ди­еп мәктәп баскычларына кертеп җибәрә алгансың, Әнием. Рәхмәт сиңа! Ә уйлап карасаң, үзең турында уйладың микән соң, Әнием? Үзеңнең йокыларың туймаган вакытларың да, ашарга безгә җитсә дә үзеңә җитмәгән чакларың, безне яхшыдан киендерергә тырышсаң да, үзеңә яңадан киенергә акчасы җитмәгән вакытлар да күп булгандыр бит, Әнием. Укыдык, белем алдык. Анда да, мәктәптә укытучылар өйрәтеп белем бирсәләр, өйдә син мөгаллимә идең бит, әтием белән берлектә. Ә, яшь вакытында бәләкәй абыемны салкын җир асларына салганда ничекләр түздең микән? Ул вакытлар да эзсез генә узмагандыр тормышыңда? Аннан соң яраткан тормыш иптәшең дә калдырып китте. Монысын ничек кичердең икән, Әнием? Ләкин үзеңне саклап кала алмадым шул, Әнием! Мин Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә суларга төшкәндәй бу фани дөньядан китеп бардың. Аннан соң мине яраткан абыем белән  сеңлем дә калдырып киттеләр. Авыр булды. Үзләре исән вакытта кадерләрен белеп бетерә алмыйбыз шул әниләрнең. Безне кал­дырып мәң­гелеккә киткәч кенә, сагынып ис­кә алабыз, эзлибез. Гүя янәшәбездә генә булырга тиеш кебек тоелсада,  аларны кире кайтара алмыйбыз шул инде. Менә шуңа да һәрберебез әни­ләребезнең кадер­ләрен белеп, ихтирам итеп, игъ­тибарлы, ягымлы булыйк яраткан, кадерле Әни­ләребезгә!

 

Фото: www.pixabay.com | sabinevanerp

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев