Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

СОҢГА КАЛМА!

Кеше гомере узган саен үткәне турында күбрәк уйлана икән. Дөрес яшәдемме? Үлгәч, ни сөйләрләр, ничек искә алырлар? Исән чагында төзәтәсе ялгышлары калмадымы?

Менә клиплар карап утырам да, гомеремне күз алдымнан   уздырам. Үзем дә күп хаталанганмын икән, лабаса. Бушка  үткән, әрәмгә  узган вакытларым өчен үкенеп, аларны  яшьлеккә сылтарга тырышам.  Яшь чакта еллар чишмә кебек агып кына  үтә икән  ул. Кем  генә гомеренең ничек узуы турында  уйлап утыра ди ул чакта! Яшьлеккә хас гамәл  түгел бит инде бу. Еш кына кеше гомерен чылтырап аккан чишмәгә тиңлим. Суының нинди булуы үзеңнән  тора. Шул  чишмә агышына карап сиңа киләчәктә дә бәя бирәчәкләр әле. Балаларың, туганнарың, дусларың аның  суыннан  чирканмаслармы?  Өзгәләнеп, уйланып утырам  клип карап.  Минем дә чишмә суым бик  үк чиста булмаган икән шул. Дөрес, гомерем бушка  үтмәде. Сөйләп искә алырлык хатирәләр күп. Ләкин  төзәтәсе әйберләр дә җитәрлек булган икән. Бу – җан авазы, йөрәк  сызлануы. Шуларны  уйлап  кулга каләм  алуым  иде. Бәлки йөрәгемне ачып  салып язганнарымның кемгә  булса да ярдәме тияр. Яшәү турында  яшең  узганчы  ук уйланырга кирәк икән. Соңга  калырга  ярамый. Гомер ул мизгел кебек, күз ачып йомганчы үтеп китә. Шуңа күрә бу дөньядан киткәч тә, сине матур, игелекле эшләрең аша искә алсыннар өчен тырышырга кирәк. Гомер безгә тик бер генә тапкыр бирелә. Яшәүнең кадерен белик, аны заяга уздырмыйк!

Хәлил Мортазин.

Фото: https://pixabay.com | Anemone123

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев