Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тәмле сүз, йомшак сүз, каты сүз, диләр. Сүзне тотып карап буламы?

Хәбәрче уйланулары

Телебез гаҗәеп яңгыраш­лы, матур, серле безнең. Әллә нинди гаҗәеп гыйбарәләр бар. Әйтик, матур җыр, дибез. Радиодан матур җыр тапшырабыз, диләр. Ә бит матурлык-ямьсезлек күреп-багып кына ачыклана ала. Без шуны кабул итәбез. Тәмле сүз, йомшак сүз, каты сүз, диләр. Сүзне тотып карап буламы? Әче җил, диләр. Кем аны ашап караган? Җырның ертыгы юк, дигәне дә бик кызыклы.

Район үзәкләштерелгән  ки­­­тап­ха­нәләр системасы җи­тәк­чесе Ләйсән Билалова Ра­­бит Батулланы очрашуга ча­кырды. Шунда олпат язу­чы­бызга: “Матур җыр дип әйтәбез. Матурмы-ямьсезме икәнен күреп булмый бит”, – дигән сорау бир­дем. “Аллаһы Тә­галәне бар диеп беләбез, ыша­набыз. Әм­ма күргәнебез юк. Менә шулайрак килеп чы­га инде”, – дип җаваплады ул.

Форсаттан файдаланып, Ләй­сән Рәкыйп кызы турында да языйм әле. Аның оештыру сә­ләтен, энергиясен якыннан ара­­лашкан кешеләр бик яхшы белә. Безне кемнәр белән генә оч­раштырмады ул. Кайларга гы­на алып барып, ниләр генә күр­сәтмәде. Район буенча да экс­курсиядә булдык, Болгар, Би­ләр, Зөя утравына да бардык. Чепья, Мари Иле, Чабаксар...

Тагын шуны языйм әле: без, татарлар, кеше бе­лән «Исән­месез!» дип исән­ләшәбез.  Ә бит аның башка вариантлары да бар: “Сау­мысыз. Кәефләр ни­­чек?” Шулай да иң дөресе: “Әс­­сәләмегаләйкем”. Башкорт дус­лар “саумысез” дип кулны кыса. Исән кешедән “исәнмесез” дип сорау да мә­зәк инде. Исән икәне күренә ич. Бу сүзләр – минем уйлануларым гына.

 Мәгъдәнур Гатауллин.

фото https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев