ТИРӘБЕЗДӘ ЯХШЫ КЕШЕЛӘР
Минем хезмәт стажым 49 ел, шуның утыз алты елын хәрби хезмәткә багышладым. Унсигез ел төньяк районда хезмәт иттем.
Ә хәзерге чорда бер ел хезмәттән алып калу максаты белән кайбер ата-аналар учларына салган күп сумма акчаларын кемгә бирергә икән диеп баш вата. Андыйларга әйтәсе килгән сүзем бер генә: солдат хезмәтенә барудан куркырга түгел, горурланырга гына кирәк. Беренчедән, физик яктан чыныгасың, икенчедән, коллективта үз-үзеңне тотарга өйрәнәсең.
Сәламәт чакта саулыкның кадерен бик белергә кирәк икән. Кызганычка каршы, узган ел азагында ике аягымны да югалттым. Моңа сәбәпләр күп булгандыр диеп уйлыйм. Минем чордашларымның бала һәм яшүсмер чаклары булмады дисәм дә ялгышмам. Балачак тездән пычрак ерып, карлы-бозлы колхоз басуыннан черек бәрәңге җыеп узды. Ә җәен безне болын һәм урман ачлыктан коткарды. Сыер асрап сөт-май, тавык тотып йомырка күрмәдек. Барысы да хөкүмәткә салым түләргә китте. Әле җитмәгәнен базардан сатып алып түләр идек.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Г.Заһидуллин.
Байлар Сабасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев