Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үткәннәрдән – бүгенгәчә...

Дөньяга таралган хәвефле чир кешеләр күңелендә шом тудыра. Гомер кышларына кереп баручы сугыш чоры балаларына бигрәк тә. Чөнки алар бала һәм үсмер чакларын бик авыр шартларда үткәрделәр. Ул тормышны хәзерге буынга күрергә язмасын. Газеталарда ул турыда бик күп язылса да, тагын берничә тормыш мизгеленә тукталмакчы булам.

Кышның бик салкын көне. Мичкә ягарга бернәрсә юк, абзардагы бәкәйләр, бозау, тавыклар, казлар -- барысы да өйдә. Өйгә керә торган ишек борысы череп, ишеге белән авып төште. Нишләргә? Әби белән әни зур кайгыда. Без Мидхәт абый белән сарык тиресеннән ясалган юрган астында ятабыз. Анда озак ятарга туры килмәде, әби белән әни аны ишек урынына кадаклап куйдылар. Авылда ишекне рәтләп куярдай кеше дә юк. Әбиебез Латыйфа авыл халкына бик кирәкле кеше иде. Ул әнигә: “Бар Каюм Хаҗиена барып кара, тыңламый калмас,”- диде. Хаҗи абый килде. Бәхеткә, абзарда өй салганнан калган борыслык агач булган, шуны көне буе юнып, кичкә ишекле булдык. Түләргә акча юк, идән астында әзрәк бәрәңгебез бар. Хаҗи абый: “Миңа бер чиләк бәрәңге бирсәгез, бик риза булыр идем,”– дигәч, әби белән әни сораганын кулына тоттырып, рәхмәтләр әйтеп озаттылар. Юнып кына ясалган ишек борысы без үскәнче торды. Ул замандагы халыкка килгән кайгы-хәсрәтне язып, сөйләп кенә бетерә торган түгел. Хәзерге заман күзлегеннән караганда, бар да юк кына әйбер кебек күренә. Ә безнең өчен алар мәңге онытылмаслык авыр хәлләр иде.

Икенче вакыйгага да тукталыйк... Сугыш бетте. Исәннәр кайтты, беренче көненнән үк яуга китеп юкка чыккан безнең әтиләр кайтмады. Илне, авылны аякка бастырасы бар. Ул эшләр ирсез хатыннар, ятим балалар, сугыштан имгәнеп кайткан халык өстенә төште. Кемнәргәдер дөнья җиңеләеп китте, күп кешегә тормыш итү бик авыр булды.

Безнең заманда ашарга мич янына ясалган, учакка җайлап куелган казанда әзерләнә иде. Малларга да шунда пешерәбез. Мин сөйлисе вакыйга җәй көне булды. Әби каядыр киткән иде, әни ашарга әзерләп маташа. Ул вакытта “Талкан” болгату дигән әйбер бар иде. Әни: “Сезгә талкан гына болгатып бирим әле,”–дип сөенә-сөенә эшкә тотынды. Талкан майсыз булмый, безнең сыер бар иде, өйгә тәмле май исе чыкты. Ул заманда май исе сирәк чыга иде, чөнки бөтен булган әйбер хөкүмәткә тапшырыла. Абый белән икебез талкан ашыйбыз дип сөенеп йөрибез. Берзаман әни: “И, харап булдык, казан тишелде,”– дип кычкырып җибәрде. Әни учакны су сибеп сүндерде, ул арада казанга да ут капты. Без казансыз да, талкансыз да калдык. Әни казанда калган әз-мәз әйберне җыеп алып, капкаладык, шуның белән ашау тәмам булды. Әни казанны урыныннан алып чистартып, юып безгә тоттырды. “Тимерче алачыгына алып барып карагыз, анда нәрсә дип әйтерләр,”– диде. Тимерче булып Мәгъсүм абый эшли иде. Казанны карады, анда уч төбе хәтле тишек. Хәзер уйлап утырам, заман күзлегеннән караганда да, бу була торган эш түгел, күп еллар техникада эшләгән кеше буларак әйтәм. Чөнки юкарып беткән чуен казанны ябыштырып булмый, булган очракта да, сварка дигән аппарат юк. Хәзер генә ул кеше саен. “Малайлар, мин казаныгызны ясап бирәм, тик миңа аны ясау өчен бер көрәк кирәк. Минем кул астында андый әйбер юк, өегездә булса бер әйбәт көрәк алып килегез,”– диде. Без йөгерә-йөгерә өйгә чаптык. Өйдә бакча казый торган ике көрәк бар иде. Әни бик уфтанып булса да, әйбәтен бирде. Ул вакытта кибеттә бернәрсә юк. Көрәкне Мәгъсүм абый карады да: “Ярый бу, ярты чиләк күмер бар, шул җитсә, мин сезне казанлы итәм, “- диде. Ул чакта күмерне урманнан, күмер яндыра торган җирдән капчыклап алып кайталар иде. Менә хәзер күз алдына китерегез, тимерчелектә ямау ясарлык тимер кисәге булмаган заман. Дөньялар алга киткәч, без ел саен ничәмә-ничә тонна тимерне металлоломга илттек, әле аны алмый тилмертәләр иде, көне буе чират торып , төнлә акча түләп, тапшырып кайта идек. Мәгъсүм абый көрәкне яндырып ике ямау ясады, уртасына болт борырга тишек тишеп, ямауларны казанга ятарлык итеп көйләде. Казанны безгә бирде. “Сусыз тотмагыз, сез үскәнче чыдар,”– диде. Казанны алып кайтып урынына урнаштыргач, Мәгъсүм абый килде. Әтидән калган саратский гармун бар иде, шуны уйнап кунак булып китте. Ул оста гармунчы иде. Артист булып та йөрдем, дип сөйләгәне булды. Яхшылыгын гомер буе онытмадык. Урыны җәннәттә булсын.

Мин язган тормыш миз­гел­ләре узылган 80 ел гомернең бары ике көне генә, аның калган көннәре минем өчен дә һәм башка безнең белән гомер иткән кешеләр өчен дә зур тормыш тарихы.

Хәзер дә районда бик күп эшләр: юлларыбыз әйбәт, өйләребез җылы, кибетләр тулы әйбер, нәрсә кирәк шул бар. Район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллинның зур тырышлыгы белән, халыктан җыелган акчаларга дәүләт биргән акчалар өстәлеп, урамнар төзекләндерелде. Яңа медпункт, ветеринария пункты ачылды, участковый йорты салынды, күп еллар җимерек хәлдә булган иске мәдрәсә бинасы матур итеп төзекләндерелеп музей итеп ясалды, Шамил Зиннуров исемендәге мәктәп заманча итеп ремонтланды. 2021 елда яңа төзелгән клуб ишекләрен ачты. Мәңгелек йортыбыз – зиратка да юллар салынды, биләмәсе зурайтылып коймалар тотылды, мәет әйберләре кую өчен йорт эшләнде. Сатышта гына түгел, җирлектәге башка авылларда да бик күп эшләнә. Үткәндә авырлыкларны күргән ке­ше­­­ләргә, безнең заман язмаларын уку гыйбрәт өчен. Ул тормышлар яңадан килә күрмәсен, дөньялар имин булсын.

Габделәхәт Шакиров, хезмәт ветераны, инвалидлар советы рәисе. Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев