Төлке вакыйгасы
Сугыштан соңгы авыр еллар. Әтинең колхозда шорник (җигүле атларның камыт-дирбияләрен тәртиптә тотучы) булып эшләгән вакыты. Сугыш инвалиды. Көннәрдән беркөнне эшкә барганда тавык фермасы өстендә кап-кара бер төлке тырмаша-тырмаша түбәне тишеп ята...
Шуннан соң әти Фазыл абыйдан ау мылтыгы барып ала да, ерткычны бер атуда манчый (әти мәргән, аның “Ворошиловский стрелок” таныклыгы бар иде). Үлеп җитмәгәч, мылтыкның приклады белән дә суга. Нәтиҗәдә утлы корал яраксызга әйләнә. Фазыл абый, әлбәттә, мылтыкны кире алмый, 200 сумга килешәләр.
Төлкене тунадык. Аның тиресен кара дип әйтү генә аз, ул күзне чагылдыра торган елкылдавыклы мех иде. Халык шау-гөр килде. Читлегеннән качкан бик тә кыйммәтле тиреле төлке булып чыкты ул. “Качкынны эзлиләр, сине төрмәгә ябачаклар”,– дип әтине куркытып бетерделәр. Бервакыт күршеләргә кунаклар кайтты. Аларның да ниндие генә әле! Әсирлектән немец очкычы белән качкан Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев, хатыны Фәүзия ханым, уллары Алексей белән Александр. Балалары безнең белән качышлы уйнарга яраталар иде. Александрга “Искәндәр” дип кенә эндәшә идек. Ә Фәүзия ханым безнең авылныкы. Әнисе Мәймүнә апа күпне күргән кеше, аның дүрт ир туганы сугышта һәлак булган. Фәүзия апа төлке турында ишеткән дә, тиресен карарга керде. Аннары: “Их, Идият абый, әрәм иткәнсең, тәпиләрен, авыз-колакларын калдырып тунаган булсаң, мең ярым сумга тарта иде. Бирсәң, үзем алам”,– дип, әтигә 400 сум акча сузды. Бушка да бирәсе иде инде ул тирене. Чөнки тәмам куркып беткән иде. Кулга 400 сум кергәч, мылтык ватылудан да зыян күрмәдек, табышлы да булдык.
Михаил дәдәй өчен әти көн саен мунча хәстәрләде. Чабынырга бик ярата иде герой. Әти: ”Дүрт сәгатьсез чыкмый ул”,– дип мунчаны кызу яга торган иде. Икесе очрашсалар, тиз генә аерылырлар, димә. Бар сүзләре – фронт, фронт, фронт.
Мәгъдәнур Гатауллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев