Трасса “хезмәткәре”
Кузгалып киткәч кенә артта тагын 3 ир-ат утырганын аңладым. Үзләреннән аракы исе аңкып тора иде. Хәзер инде туңудан түгел, куркудан калтырый башладым. Караңгы юлдан бераз баргач машина юл буендагы каенлык артына борылды. ...Бер-бер артлы дүрт вәхши ботарладылар мине шунда. Елауларымны, ялваруларымны беркем дә ишетмәде. Хайвани йомышларын йомышлагач, машиналарына утырып китеп бардылар.
Беләм, минем кебекләргә җәмгыятьтә урын юк диләр, җирәнеп карыйлар. Чөнки кеше, беренче чиратта, башкалардан гаеп эзли, үзенең бер генә гөнаһын да күрми. Гомер көзенә кереп барганда мин дә суга салган кебек әрәмгә узган тормышым хакында күп уйлана башладым. Әмма үткән юлым турында беркемгә дә сөйли алмыйм, ә эчне бушатасы килә. Үземне акларга тырышуым түгел. Бәлки кемнәргәдер гыйбрәт булыр...
...40тан узган хатын мин. Мәктәпне теге каһәр суккан туксанынчы еллар башында тәмамладым. Уртача гына укыдым. Бәлки яхшырак та укыр идем, тик өйдә минем укуым белән кызыксынучы да, ярдәм итүче дә, гомумән, укы диюче дә булмады. Әти белән әни турында начар әйтергә ярамый дисәләр дә, минем аларга рәхмәтем юк кебек. Соң гына, димләп кенә өйләнешкәннәр алар. Мине дә 40ка җиткәндә генә тудырганнар, шуңадырмы башка туганнарым да юк иде. Гомерләре буе колхозда кара эшләрдә эшләделәр, дөнья хәлләре белән кызыксынмадылар, кунакларга йөреш-мә-деләр. Икесе дә бик йомык, надан кешеләр иде. Мин алардан бернинди дә тәрбия күрмәдем диярлек. Күрше-тирәләр балаларыннан калган киемнәрне бирделәр, шуларны киеп үстем. Дәрес хәзерләргә булышучы да, бу тормышта бернинди юнәлеш бирүче дә булмады миңа. Алай гынамы, әти белән әнинең миңа “кызым” дип дәшкәннәрен дә хәтерләмим, кочып-назлауларны әйткән дә юк инде.
Мәктәпне тәмамлагач, башкалага юл тоттым. Укуны дәвам итү турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде, заводка эшкә урнаштым. Тулай торактан урын бирделәр һәм мин үземнең тамагымны туйдырырлык акча эшли башладым. Ләкин мондый тотрыклылык, хәтта ки бәхет озакка бармады – заводта кыскартуга эләктем. Эштән киткәч, тулай торакны да бушатырга туры килде. Эш эзләп карадым, ләкин барысы да бик аз акчалы иде һәм, иң мөһиме, торыр урыны юк иде. Йөри торгач, бүтән чарам калмагач, мәктәпкә идән юучы булып урнаштым, белдерү буенча табып, бер әби янына фатирга яшәргә кердем. Авылдан әллә ни ярдәм булмады, шуңа күрә бөтен эшләгән ашарга һәм фатирга түләргә китеп барды. Төскә-биткә ярыйсы гына булсам да, матур киенмәгәч, дискотекаларга йөрмәгәч, егетләр дә карамады миңа. Ике елым шулай үтеп китте.
Егерме яшем тулган көннәр иде. Беркөнне, авылга кайтырга дип, шәһәр башына, юлга чыгып бастым. Озак тордым, бик каты туңдым. Атна азагы булгангадыр инде, попуткада торучылар шактый җыелды. Туктаган бер машинага дәррәү торып чабабыз. Әрсезрәкләр утырып китә тора. Бераздан караңгы төште. Салкын җил минем юка плащ астына гына түгел, бә-гырьләргә үтте тәмам. Ниһаять, минем яныма ук бер “Жигули” туктады. Руль артында ир: “Урын берәү ге-нә!” – дип кычкырды. Арткы утыргычта кемнәр барлыгын карап торырлык хәлдә дә түгел идем, тизрәк чумдым җылы машинага.
Кузгалып киткәч кенә артта тагын 3 ир-ат утырганын аңладым. Үзләреннән аракы исе аңкып тора иде. Хәзер инде туңудан түгел, куркудан калтырый башладым. Караңгы юлдан бераз баргач машина юл буендагы каенлык артына борылды.
...Бер-бер артлы дүрт вәхши ботарладылар мине шунда. Елауларымны, ялваруларымны беркем дә ишетмәде. Хайвани йомышларын йомышлагач, машиналарына утырып китеп бардылар.
Төнге юл буеннан җәяү-ләп кире Казанга кайттым, вакыт-вакыт үрмәләдем, җиргә ятып еладым. Аяусыз язмышымны каргадым. 90нчы елларда ил җимерелде диләр. Ә минем бөтен киләчәгем чәлпәрәмә килде... Тән яраларым төзәлде, ә җан яралары озак сулкылдады. Атлап барган җирем-нән башны да күтәрмичә, җиргә текәлеп йөри торган бер шәүләгә әйләндем мин. Ни акчам, ни аһ-зарымны сөйләрдәй бер кешем, ни яклаучым юк иде. Көндез мәктәп идәннәрен юам, кич подъездны. Бер төнне пычрак сулы чиләгемне түгим дип урамга чыккан идем, күрше подъезд төбенә бер машина килеп туктады. Машинадан бер кыз атылып килеп чыкты да, ишекне шапылдатып япкач: “Козел!” – дип кычкырды. Машина чиелдап кузгалып киткәч, кыз эчен тотып сыгылып төште. Мин янына килдем. “Ни булды?” – дип җилкәсенә кагылуга, кыз сискәнеп миңа борылды. Авыз-борыны кан гына иде минем яшьләрдәге ул кызның.
Ул көнне фатир әбием сеңлесенә киткән иде. Өйдә берүзем булганлыктан, теге кызны фатирга дәштем. Кызның атларлык хәле дә юк иде. Борыныннан кан ага, үзе эчен тотып ыңгыраша. Өйгә алып кереп юындыргач, алдына чәй ясап куйдым. Таныштык. Кыз Вера исемле икән. Вера озын сапоги кунычына тыгылып бер йомарлам акча чыгарды да: “Бар әле, урамдагы киосктан берәр вино, кабымлык алып кер”, – диде һәм, санап та тормыйча, беразын миңа тоттырды. Бу кадәр акчаны минем гомергә дә кулыма тотып караганым юк иде, акча кулымны пешергәндәй тоелды.
...Вера икебезгә дә кырлы стаканны тутырып вино салды. Үзе кып-кызыл эчемлекне бер тын белән эчеп куйды да: “Эч, әйдә!” – диде. Бераздан төнге кунагымның агарынган йөзенә төс керде. Вера әче итеп бер сүгенде. Үзен кыйнап, машинадан чыгарып ташлап киткән бәндәләрне сүгүе икән. “Акчаны аз бирде, мин дәгъвалый башлагач, йөземә, эчемә сукты, хайван! Өйгә дә кайтарып җиткермәде”. Мин берни аңламый карап утырам үзенә. Бу башын күтә-реп миңа текәлеп карап торды-торды да: “Карале, без бит синең белән бер яшь-ләр-дә. Үзең матур гына кү-ре-нәсең. Гәүдәң дә ярыйсы. Нишләп сазга батып идән юып йөрисең син?” – диде.
Вера белән төн буе сөйләштек. Мин кабаттан киоскка чыгып, вино алып кердем. Эчемлек телләрне чиште. Язмышларыбыз бер-төрле икән. Тик, миннән аермалы буларак, Вера “кешечә яши” икән. Учындагы бер йомарлам теге акчаны бер төндә эшли икән яшьтәшем. Әгәр теләсәм, мин дә шулай җиңел генә акчалы, матур киемле, фатирлы буласы икәнмен... “Дөрес, бүгенге кебек ситуацияләр дә булгалый, нишлисең, түзәргә туры килә”, – диде ул.
Верага ияреп трассага чыгарга, фахишәлек белән акча эшләргә мин әзер түгел идем әле. Мышный-мышный үземне дүрт ир изгәнен онытырлыкмы?! Шулай да кулыма адресын, телефонын язып тоттырды кунагым.
Пычрак сулы чиләкле, бәдрәф шакшылы тормы-шым дәвам итте. Мәктәп, фатир, төнге подъезд... Көн саен шул бер маршрут кабатланды.
Ә беркөнне тагын бөтен тормышымны актарып ат-кан вакыйга булды. Бу юлы мине караклыкта гаепләделәр. Тәнәфес вакытында мәктәп бәдрәфен юып йөри идем. Имеш, шул арада якындагы класс бүлмәсеннән бер укытучының кәшилүген алганмын. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп тентеделәр үзем-не хәтта. Акчаны миндә тапмасалар да, эштән кудылар. Тәнемнең дә, намусымның да керләнмәгән җире калмады. Чарасызлыктан башымны кая куярга да бел-мәгәндә Вера исемә төште...
Вера миңа конкурент итеп карамады, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты, бөтен тәртибен өйрәтте. Икенче атнаның якшәмбесендә мин М-7 трассасында Вера янында басып тора идем инде.
Менә хәзер бу юлларны укыган кешеләрнең күбесе җирәнеп борын җыергандыр. Хәтта минем ишеләр хезмәтеннән кайчандыр һич чирканмый файдаланган кайбер ирләр дә авыз кыйшайткандыр. Әйе, мин дә трасса фахишәсенә әйләндем ул чакта. Бу һөнәрнең безнең якларда башлангыч чоры гына иде әле ул 90нчы елларда. Үзем кебек имгәтелгән рухлы кызлар кебек юл чатында тән сатып акча эшләдем. Нәрсә югалттым да, нәрсәгә ирештемме шул берничә елда? Сәламәтлегемне югалттым. Минем организмда салкын тимәгән бер генә урын да калмады инде хәзер. Абортлар да ясатырга туры килде, әшәке чирләрдән дәвалану өчен сәламәтлекне какшата торган көчле дарулар да эчелде. Гаилә корып, бала алып кайтып булмады. Ә күргән мәсхәрәләрне, түбәнсетүләрне, хурлыкларны сөйләп тә бетерерлек түгел! Ул шул ук клиентларның ничек кенә мыскыл итүләре! Югыйсә, гаиләгә алып кайтып бирергә тиешле акчага, хатыннарына хыянәт итеп, фахишә хезмәтеннән файдаланалар, ләкин аларныкы ни өчендер гаеп түгел, ә син монда иң түбән сортлы пычрак кеше. Мин пычрак, ә ул, миннән соң хатыны янына кайтып ятучы, чистамы?! Гарьләнеп үләрсең! Нәрсәгә ирештемме? Бер бүлмәле фатир сатып ала алдым, матур киендем, кесәмдә һәрвакыт акчам булды. Әле әти белән әнинең өйләрен дә ремонт-ладым, менә дигән мунча салып бирдем (алар, минем ни белән шөгыльләнгәнне белмичә, моннан унике ел элек бер-бер артлы үлеп киттеләр). Иң мөһиме – һө-нәрем мине бу тормышта яшәргә, кемнең-кем икәнен аерырга, кыюлыкка, үземне яклый алырга өйрәтте.
Әйе, теләсә ни әйтегез, фахишәлек – һөнәр ул. Фахишәләрне кешегә санамасалар да, аларга көлеп карасалар да, теләсә-ничек мыс-кыл итсәләр дә, бөтен кеше дә булдыра алмый ул шө-гыльне. Моның өчен физик көч тә, сәламәтлек тә, түземлек тә, батырлык та, көчле рух та кирәк. Бу һөнәр тышкы кыяфәтеңне тәртиптә тотуны да, аралаша-сөйләшә белү осталыгы да, күпмедер дәрәҗәдә психолог булуны да таләп итә. Кызларның берсе дә рәхәттән чыгып басмый трассага. Тамакны туйдырырга, балаң булса аны ашатырга кирәк. Һәркемнең дә ярдәм итәрдәй кешесе, килер урыны юк. Белем алу да, рәтле эштә хезмәт кую да бөтен кешегә дә тәтеми. Ә яшәргә кирәк, сине дөньяга тудырганнар икән, тормыш юлын ничек тә булса узарга кирәк.
Үкенәмме мин трассага чыгуыма? Әлбәттә! Мәктәптә тырышып укыйсы, күбрәк дуслар булдырасы калган икән дип нык үкенәм. Әти-әниләремнән рәт булмаса да, укытучылардан, тормышта уңышка ирешкән кешеләрдән киңәшләр, ярдәм сорыйсы калган. Һөнәр аласы, гаилә корасы, балалар табасы булган. Ләкин тормыш юлында миңа иң беренче ярдәм кулы сузган кеше шул Вера гына булды. Хәзер инде язмышыма шулай язылгандыр дип тынычландырам үземне. Бөтен ил урлау-талау, алдау, моннан алып тегендә сату белән шөгыльләнгәндә, мин беркемнең дә өлешенә кермим, үземнекен, үз тәнемне сатам дип уйлый идем.
Сәламәтлек тәмам какшый башлавын сизгәч, мин дә уйлана башладым трасса капкыныннан ычкыну юллары турында. Аңа кадәр Вера дустымны югалттым. Әйе-әйе, чын-чынлап югалды ахирәтем. Капа-кара джипка утыртып алып киткәннәрен үзем күрдем һәм суга төшкәндәй юкка чыкты Вера. Мөгаен, үтереп үк атканнардыр. Безнең халыкны эзләүче дә юк иде ул болгавыр заманда.
Үземнең дә пычак йөзеннән, ягъни куркыныч юлда йөргәнемне аңлый идем, ләкин акча алай җиңел генә җибәрми икән ул кешене. Шулай да җыелган акчама базардан бер контейнер сатып алып, шунда очсызлы Кытай товарлары белән сату итә башладым. Трассада җыйган әрсезлегем ярдәм итте тагын базар тормышына ябышырга да. Бераз иркенәйгәч, читтән торып бер техникумга укырга кердем. Чөнки азмы-күпме эшмә-кәр-лек итәр, документлар белән эшләр өчен бухгалтерлык белеме кирәк иде.
Тормышымны тамырыннан үзгәртерлек көч таба алдым. Тик үткән гомерне, хатын-кыз бәхетен, сәламәт-лекне генә кире кайтарып булмый шул. Мин хәзер элеккеге, кечкенәдән ата-аналы ятим, мескен бәндә түгелмен. Тик тәнне юып булса да, намусны юып булмый икән. Минем күңелемдә мәңге юылмас шакшы тап калды...
Нәрсә әйтергә телимме? Әйе, җәмгыять бомжларга, утырып чыккан кешеләргә, фахишәләргә түбән сортлылар итеп карарга күнеккән, әмма аларның да адәм баласы икәнен беркем дә уйлап карамый. Мондый язмышка мин тарымам дип әйтмәгез! Балаларыгыз, оныкларыгыз бар бит! Әле тагын... һич тартынмый башка “оя” эзләүче “чип-чиста” ирләрегез бар...
ГӨЛГЕНӘ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев