Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тәрәзәдә ана күзләре

Ана тәрәзәдән күзен алмыйча балаларын көтә.

"Эшләре күптер инде, соң кайта торганнардыр",- дип аклый ул газизләренең хәл белергә килмәвен. Ә үзе бертуктаусыз көтә. Күзләре талганчы тәрәзә аша тып-тын калып, шау-шулы урамны күзәтә, кешеләр арасыннан кыз һәм улларын эзли. Күңеле һаман өметләнә: "Берсе кайтмаса, икенчесе кайтыр..."

Их, балалары килсәме? Сызлаулары басылып, тәннәре сихәтләнеп, күңеле үсеп китәр иде ананың. Кайтмыйлар шул. Әниләренең ай буе үзләрен тилмереп көткәнен аңларга да теләмиләр. Каты бәгырьле булдылар балалары. Ә Ходай бәхетне кешегә картаймыш көнендә бирсен икән ул. Олыгайган көндә хәсрәт кичереп гомер итәргә язмасын. Ни кызганыч, бүген түр башында гына утырырга тиешле ананың йөзендә шул хәсрәт чалымнары төсмерләнә.

Ире үлгәч, алты нарасые белән тол калып, тормыш йөген берүзе тартты ул. Балаларына ятимлекне сиздермәсккә тырышты. Үзе, көнне төнгә ялгап, икешәр урында эшләде. Ана нәрсәнедер күздән ычкындырдымы, тәрбиядә ниндидер ялгышлык җибәрдеме - балалар үстерүнең ахыры ул көткәнчә барып чыкмады. Ягъни аларның игелекләрен күрә алмады ана. Уллары, мәктәп тәмамлауга, кайсы кая китеп урнаштылар. Өч кызы да Казанда белгечлек алып, Себер якларына китеп бардылар, авылга кайтып әниләренең хәлен белүне оныттылар. Икесенең кияүгә чыгып гомер итүләрен ишетеп кенә белә ул. Ә берсенең исәнме-түгелме икәнлеге дә билгесез. Ике улының гаиләсен хәмер белән дуслашу җимерде. Тагын бер кызы, югары белем алса да, ялгыш юлга басып, ике бала белән ирсез утырып калды. Тукта, Сәлимә (исеме үзгәртелде) атлы кызы да бар иде бит әле аның. Анысы баласын атасында калдырып, икенче берәүнең башын әйләндереп, аның белән чыгып югалды. Менә шул хәлләрне башыннан кичергән ананың кичерешләре белән яшәп карагыз. Берүк, күрергә язмасын, дияргә генә кала.

Ана балаларын үстергән чакларын еш искә ала. "Ирем мәрхәмәтле, кешелекле иде,- эчен бушата ул.- Аның кебек бала яраткан ирләр сирәк буладыр. Аларны яратудан туймады ул. Әгәр көмәнеңне төшерсәк, синең белән тормыйм, дия иде. Сугыштан кайтып, озак яшәмәде мәрхүм. Балалар әтисез калгач, кимсенеп үсмәсеннәр өчен үҗәткә әйләндем. Кешедән күбрәк күтәрдем, артыграк эшләдем. Эш дип йөреп, балаларымның үсеп буйга җиткәннәрен сизми дә калганмын. Яшьләр эшләгән акчаң аз дип тормый, туй күлмәген дә, балдагын да сорый. Гомер эченә бер килә торган бәйрәм дип барсына да түздем. Ходай җан биргәнгә юнь бирә икән ул. Картайгач та бәхетле булырмын дигән идем, нык ялгышканмын икән. Күз алдына китер, мин ул-кызларым өчен кирәксез кешегә әйләндем. Гомер буе эшләп яшәгән кешенең йөрәге түзә торган хәлләрмени бу. Бергә торгач туеп та киткәннәрдер дип уйланам. Өйрәтәсең, күп күрәсең, диләр бит хәзерге яшьләр. Тамагым тук, тормышым җитеш, тик күңелем китек шул. Мине оныткан балаларымны уйлыйм мин. Алар белән яшим",

Мин каршымда утырган ананы ничек юатырга белмәдем. Тынычландырырга теләп әйткән сүзләрем бу юлы ничектер көчсез иде. Күз яшьләренә манчылган бу ананың сүзләреннән соң, күңел үзеннән-үзе "Җәннәт аналарның аяк астында" дигән хәдисне кабатлады. Моның мәгънәсе бик тирән. Аналарны рәнҗетү - зур гөнаһ. Аларның күз яше балаларына төшә. Кызганыч, яшь чакта без моны аңлап бетермибез. Ә аңлагач, инде соң була.

Миңа тормышта бәхетсез аналар һаман күбәя барган кебек тоела. Гыйбрәтле мисаллар авыл һәм адым саен. Бәлки ялгышамдыр. Бәхетле аналар да күп бит. Балалары алар өчен өзелеп торалар. Башкача булырга тиеш тә түгел кебек. Аналарны рәнжетүне бернинди акланулар белән дә кабул итеп булмый бит. Ана үзе кичерсә дә, Ходай кичермәячәк.

Язмамда картаймыш көнендә ялгыз калган ана дөньяга китергән балаларның исемнәрен күрсәтмәдем яки үзгәртеп яздым. Укысалар, үзләрен танырлар, бәлки ялгышларын да аңларлар. Ә башкаларга тирән сабак алырлык гыйбрәт булсын иде мондый үкенечле хәлләр.

Т.Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ana