Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туганнан бирле — хәсрәт дәрьясында...

Ир дигәнем, салып кайтса, чын мәгънәсендә ерткыч җанварга әверелә. Әнисе һәм балалар күз алдында өстемдәге киемнәрне умырып ата да, мине караватка төртеп егып, җенси теләген канәгатьләндерергә керешә. Карышсам, рәхимсез рәвештә типкәләп кыйнарга күп сорамый. Улына сүз әйтергә хәтта газиз әнисенең коты алынып тора. Балаларны ияртеп, бүлмәдән тиз арада чыгып качарга өлгерми калса, бертуган сеңлесен дә тәпәләп ташларга мөмкин. Пешергән ризыгым ошамаса, ашлы кәстрүлне идәнгә атып бәрү, бәрәңгеле табаны башыма каплау кебек этлекләрен санап бетерерлек түгел иде.

Җәйләрен бакчабызда көне буе эшләп арыганнан соң, ямьле-җылы кичләрдә күрше хатыннары белән җыелышып, хуш исле үлән чәйлә­ре эчеп, мөлде­рәп пешкән татлы җи­ләкләр ашап, язмыш, бәхет, мә­хәб­бәт, ба­ла­лар, баштан узган гыйбрәтле хәлләр, сөенечләр-көенечләр, маҗаралар турында гәпләшеп утырырга яратабыз.

Уйлап карасаң, беребезнең дә сандыгы буш түгел. Олыгайса да сөйкемлелеген җуймаган, түгәрәк битле, зәңгәр күзле, сиксән яшен тутырып килүче Кәшфия әбекәй (исемнәр үзгәртелде — авт.) ятимлектә үскән, ундүрт яшендә Казанга килеп, төзелешкә буяучы-сылаучы булып эшкә урнашкан. Балачагында ач­лык, ялангачлык, кагылу-сугылуларны күп күргән. Авыр чакта ярдәм итәрлек, үзен якларлык беркеме булмаган унҗиде яшьлек авыл кызы, үзенә сүз каткан Хәдискә баш ташлап гашыйк булмаса да, торыр җире, кеше арасында дәрәҗәсе бар дип, арка терәге табылуга куанып, участок милиционерына кияүгә чыккан. Коммуналканың унөч квадратлы бүлмәсендә ире һәм үзеннән, улы белән кызыннан тыш, каенанасы белән каенсеңлесе дә көн күргән. Без ул сөйләгәннәрне тетрәнеп, шаккатып тыңладык.

— Мин берсүзсез буйсынырга, авыз эчемдәге канны кеше алдында тө­кермәскә, иремнең вәхшиләрчә кыланмышларын беркемгә сиздермәскә мәҗбүр идем, — дип сөйләде Кәшфия әби. — Ир дигәнем, салып кайтса, чын мәгънәсендә ерткыч җанварга әверелә. Әнисе һәм балалар күз алдында өстемдәге киемнәрне умырып ата да, мине караватка төртеп егып, җенси теләген канәгатьләндерергә керешә. Карышсам, рәхимсез рәвештә типкәләп кыйнарга күп сорамый. Улына сүз әйтергә хәтта газиз әнисенең коты алынып тора. Балаларны ияртеп, бүлмәдән тиз арада чыгып качарга өлгерми калса, бертуган сеңлесен дә тәпәләп ташларга мөмкин. Пешергән ризыгым ошамаса, ашлы кәстрүлне идәнгә атып бәрү, бәрәңгеле табаны башыма каплау кебек этлекләрен санап бетерерлек түгел иде. Куркудан, балаларымның сәламәтлеге какшады, йокыдан сискәнеп, елап уяналар, исерек әтиләрен күрүгә, олысы тотлыга, дер-дер калтырана, ялт-йолт карана башлый, кечесе агарынып, тораташтай катып кала иде. Кызым җиде яшенә җиткәндә дә йоклаганда астын юешли иде. Үземне фашист тоткынлыгында яшә­гән әсир кебек хис иттем. Башны кая алып качарга дип өзгәләндем. “Берәрсенә әләкләргә йә өйдән чыгып качарга уйлама да! Җир тишегеннән эзләп табып, чәчеңнән сөйрәп алып кайтачакмын! Самосырово чүплегендәге кыргый этләр өеренә талатып үтертәм!” — дип янап, котымны ала. Каенанам бе­лән икәү генә калгач, ул мине үзенчә тынычландырырга керешә: “Түз, киленкәем, татар хатынының язмышы шундый инде аның. Хәдиснең атасы дуамал холыклы иде, улым шуңа тарткан. Мин мәңгелеккә килмәгән, каенсарга барып ятар вакытым җитеп килә, әлләни күп гомерем калмагандыр. Каенсеңелең кияүгә китәр. Балаларың үсә төш­кәч, үзеңә терәк, яклаучың булырлар. Ятимлекнең нинди газапларга дучар итүен сиңа аңлатып торасы юк. Ирең көн саен эчми бит. Эш хакын алып кайтып бирә, азык-төлек, кием-салым табыштыра, балаларны какмый. Әти­ләре исән-сау килеш, оныкларымны ятим итә күрмә инде. Хәдиснең эше авыр, нервыларны какшата торган. Холкы бозылып бетте инде, бичаракаемның. Унтугыз яшеннән җинаятьчеләрне эзәрлекләп, шулар арасында әвәрә килгәнгә кү­рә кырыслангандыр. Хәдисебезгә отставкага чыгарга күп калмады. Җайлырак, тынычрак эшкә күчкәч, холкы әйбәтләнә төшәр. Түзик инде, киленкәем. Изге китапта сабыр булу — зур савап, дип язылган. Иреңнең эшләгән җиреннән өч бүлмәле фатир вәгъдә итәләр. Кешечә яши башлагач, күңеле үсәр, алай ук ямьсез кыланмас”, — дип, аркамнан сөя-сөя, мине үгетли-юата иде. Фатирга тиендек-тиенүен, Хәдиснең генә кыланмышлары кырга сыярлык булмады. Беркөнне исереп кайтты да, анадан-тума чишенеп ташлады. Аннан кобурасыннан наганын тартып чыгарып: “Кем дә кем хәзер үк тезләнеп артымнан үпмәсә, шуның көлен күккә очырам”, — дип акырды. Каенанамның: “Җитте инде сиңа, гыйфрит кисәге, тудырган анаңнан кыенсынмасаң, Алладан оялыр идең”, — дип әйтеп бетерүе булды, ату тавышы яңгырады. Иремнең анасы чабылган үлән сыман идәнгә ауды. Ул бичарага ядрә тимәгән, куркудан йөрәге ярылып үлгән икән. Иремә берни булмады. Әнисенең үлемен картлыкка сылтап, тыныч кына күмеп куйдылар. Бәхеткә, фаҗигале кичтә балалар өйдә юк иде.

Бу хәлләрдән соң ир тетрәнү кичерде, бераз тыела төште. Аннан соң эшендә көтелмәгән күңелсез хәл килеп чыкты. Бер явыз җинаятьчене тоткарлаган чакта, ялгыш үз хезмәттәшенә атып, авыр яралаганы өчен эшеннән кудылар. Яратып, булдырып, бөтен көчен биреп, вакытын да, үзен дә кызганмыйча эшләгәнгә күрә, моны бик авыр кичерде. Гарьләнде, кимсенде. Бөтен үчен бездән алды. Миңа инфаркт булды, егерме җиде елдан бирле йөрәк чиреннән интегәм. Ирем озак яшәмәде, эчеп үлде. Аллаһы Тәгалә сөйгән колларыма сынауның зурысын бирермен, әмма күтәрә алмаслыгын бирмәм дигән. Сөйгән колы булмасам, туганнан бирле хәсрәт дәрьясында йөзмәс идем. Тагын күпме түзәсем калгандыр...

Бу куркыныч, кызганыч кыйссаны тыңлаганда һәркем үз язмышын күрше карчыгыныкы белән чагыштырып карагандыр. Яше илле биштән узса да, сыгылмалы билле, зифа гәүдәсенең табигый сылулыгын, шомырттай кара күзләренең яктылыгын, сөйкемле көләч йөзенең җылылыгын югалтмаган Гөлданиябез телгә килде:

— Кәшифә әби, ачулансаң-ачулан, тик мин синең ул вәхшигә түзеп ятып, бердәнбер гомереңне күрәләтә суга салуыңны аңлый да, аклый да алмыйм, — дип кырт кисте. — Үземне дә язмыш шактый сынады, тик мин синең кебек, эчтән ут йотып, барысына да түзеп, кол булып яшәмәдем. Рән­җе­түчем белән араны тиешле вакытында шартлатып өзеп, горур башымны югары тотып, тормышны яңадан башларга үземдә көч таптым. Барыннан да бигрәк балаларым өчен шулай эшләдем. Бәхетсез ана янында тилмереп, кимсенеп, әтиләреннән кыерсытылып үскән балаларның киләчәктә бәхетле булмаячагына иманым камил. Алар гаилә тормышы ызгыш-талаштан, күз яшьләреннән, рәнҗештән тора, көчле кеше көчсезрәген кимсетергә, изәргә-сытарга хокуклы икән дип уйласынмы, шул үрнәкне күреп үссенме? Ирем Вячеслав белән яшьли яратышып кавыштык. Кеше көнләшерлек матур пар идек. Икебез дә югары белемле, эштә үз урынын тапкан дәрәҗәле шәхесләр. Ул шактый югары чиндагы хәрби офицер, мин — министрлыкта баш икътисадчы. Акчага аптырамыйбыз. Яңа йорттан болын чаклы фатир алдык, Казан янындагы Шигали поселогында, бик матур табигатьле җирдә хан сараедай коттедж төзеп кердек. Улыбыз МГИМОда укый, кызыбыз Гарвард университетында чит телләр үзләштерә. Барысын да булдырдык, тормыш җайланды дигәндә, гаилә көймәсенә болганчык су бәреп керде. Ирем­дә сәер үзгәрешләр башланды: үз эченә бикләнә, сөйләшкәндә күз карашын яшерә, тынычсыз йоклый, төнлә торып, балконда тәмәке тартып керә. Эшендә берәр төрле кү­ңелсезлек килеп чыкканмы икән әллә дип борчылам. Беркадәр дорфалыгын элек тә сизә идем, аны һөнәренә бәйле “солдафонлык” дип кабул иттем. Эштән соңга калып, салгалап кайтулары ешайды. Яңа ел каршылыйсы кичтә моның телефонына смс килеп төште. Кемдер котлый, ахрысы, минәйтәм. Аны-моны уйламыйча, аш бүлмәсенә кереп киттем. Авыз суларын китерерлек итеп кызарып пешкән каз түшкәсен затлы подноска куеп, шат елмаеп залга чыксам, Славамнан җилләр искән. Чылтыратам, телефонын алмый. Номерын кабат-кабат җыям — алучы юк. Яңа елны япа-ялгызым каршыларга туры килде. Әллә ниләр уйлап бе­тердем. Больницаларга, моргларга чылтыраттым. Икенче, өченче көндә дә кайтып күренмәгәч, полицияне аякка бастырдым. Ә ул бу вакытта күрше йорттагы сөяркәсендә рәхәтләнеп кәеф-сафа корып яткан! Үзеннән егерме алты яшькә кечерәк чәч­бие иремнән корсаклы, аны гомерлеккә үзенеке итү өчен хәйләләр кора, күптәннән ятьмәләр үрә икән, ләбаса!..

Беркөнне салам сыйраклы, кабартылган кып-кызыл иренле, ябык кына бер нәрсә эш урыныма килеп керде дә, миңа: “Убырлы карчык, безгә комачаулама! Славик мине үлеп ярата. Карыным­дагы улыбыз өчен дә үлеп тора. Синең җырың җырланган инде. Аны яшь тән көчлерәк дәртләндерә”, — дип күзлә­рен алартты. Артына тибеп, баскычтан тәгәрәтеп төшерүдән чак тыелып калдым. “Күз алдымнан югал, азгын!” — дип, куып чыгарып, кабинет ишеген шапылдатып яптым. Моның кадәр хурлыкка, хаксызлыкка ничек түзәсе? Эчемдә вулкан утлары кайный, ялкынының кайда, кайчан бәреп чыгасын белер хәл юк. Бу зат­сыз кыланмы­шыннан биг­рәк, гомерлеккә сайлаган ярымның, балаларым әти­сенең искәрмәстән аркама пычак кадавын кичерә алмадым. Эштән кайтырга чыккач, кан басымым күтәрелеп, урам уртасында аңымны югалтып егылганмын. Ай ярым больницада ятып чыктым, көчкә тернәкләнеп аякка бастым. Балаларым, дусларым, хезмәттәшләрем янәдән тулыканлы тормышка кайтырга ярдәм итте. Иң кызыгы шунда: иремнең сөяркәсе чуен кара тәнле негр баласы тапкан. Алданганын сизгән ир кәмәшем бусагама кайтып егылган иде егылуын, гафу итмәдем.

 

P.S. Кызганыч, бүгенге көндә ике күршемнең дә балалары бәхетле гаилә тормышына тиенмәгән. Кәшфия әбинең яше алтмышка җиткән улын былтыр хатыны белән балалары урамга куып чыгарган. Кызы өч мәртәбә кияүгә чыкса да, тыныч имин тормышка ирешә алмаган. Гөлданиянең яше утыздан узган кызы Людмила: “Ирләрнең барысы да хыянәтче. Кемгәдер кол булып, кимсенеп көн күргәнче, үзем баш, үзем түш булып, дөньяның артына ти­беп ялгызым яшим”, — дип әйтә икән. “Улым Вадимның да өйләнергә исәбе юк. Оныклар сөю бәхете насыйп булмас микәнни?” — дип борчыла Гөлдания.

 

Хәмидә ГАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев