Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Укытучымның якты рухы алдында бүген дә башымны иям..."

Мин 1984 елның 1 сентябрь иртәсендә Югары Симет башлангыч мәктәбенең әзерлек сыйныфына укырга кердем.

Мине анда ягымлы ачык йөзле укытучы апам каршы алды, тактага "Әти", "Әни","Мәктәп" дигән сүзләр язды. Безнең өчен күңелле көннәр башланды.Укырга, язарга өйрәндек. Ә аннары бергәләп " Әлифба бәйрәме" үткәрдек. Бердәм гаилә булып яшәдек, кызыклы экскурсияләр тормышыбызны тагын да ямьләндерде, балачакның бәхетле мизгелләренә шатлык өстәде.
Еллар үтте, мин дә үстем. Иҗекләп укыган чаклар артта калды. Беренче укытучым Гөлсәхрә Шәйхуллинаның авыр һәм бормалы тормыш юлын хәзер өлкәннәр күзлегеннән чыгып бәялим.1942 елның 23 гыйнварында, авыр сугыш елларында туган Гөлсәхрә апа әнисе Һәдия белән тормыш авырлыгын бергә җиңә. 1948 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә һәм 1956 елда 7 классны тәмамлап, Сабада урта белем ала. Аннары Түбән Симет авылына укытучы итеп эшкә җибәрелә. 1972 елдан башлап Югары Симет мәктәбендә балаларга башлангыч белем бирә Гөлсәхрә апа.
Хөрмәтле укытучым бүген җир йөзендә юк инде, яман чир аны бик тиз алып китте. Аның турында мин бик аз беләм, нинди мактаулы исемнәре барлыгын белми калдым. Шул күңелемне борчый, тынгылык бирми. Сыйныфташларымның күбесе югары уку йортларына, техникумнарга укырга керде. Биш кызның өчесе педагог һөнәрен сайлады. Бүген дә икесе укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Билгеле, бу һөнәргә мәхәббәт мәктәп елларында укытучыбыз рухы аша бөреләнгән.Чыннан да, Арча педучилищесына укырга керүемә һөнәри юнәлеш биргән кеше -Гөлсәхрә апа Шәйхуллина. Аның якты рухы алдында бүген дә башымны иям. Шәмәрдән лицеенда укучыларга тарих фәне укытам, дөрес һөнәр сайлавыма сөенәм.

Энҗе Галиуллина.
Шәмәрдән лицее тарих укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев