Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яшьтән тор­мыш арбасына җигелгән әбием

Безгә язалар

Әниләребез үзебез белән бер­гә гомер кичергәндә без алар турында аз кайгыртабыз. Безнең араларыбыздан киткәч кенә, аларның безнең тормышта нинди мөһим урынны алып торганнарын аңлыйбыз.  Ә бит безне бу якты дөньяга китерүче әти-әниләребезнең дә аларны ту­дырып үстергән, яраткан ке­ше­ләре булган. Бу язмамны үземнең яраткан, минем бу тормышта фор­­малашуыма күп көчен куйган әбием, әтием Мәхмүтнең әнисе Галимәгә багышлыйм.

Ул Байлар Сабасы авылында  Зөһрәбикә белән Зариф гаи­лә­сендә 1898 елда дөньяга килә. Әбиемнең төп нигезе хәзерге поч­та урынында була. Алар гаи­ләдә 11 бала үсәләр.  Тормышлары авыр булу сәбәпле, ул яшьтән тор­мыш арбасына җигелгән. Өл­­кәннәр сөйләве буенча, бервакыт әбиемнең тәне бозылган. Әтисе Зариф бу чирне бе­­терү өчен көмешче Васигага бара һәм ан­нан аларның көмеш белән бизәнү әйберләре ясаганда куллана торган матдәнең бу бозымны бетерүен белә. Ләкин Васига бабай шарт куя: бу чирне бетергән өчен Зариф карттан кызын үзенең улы Абдуллага хатынлыкка бирүен сорый. Шулай итеп, әбием кияүгә чыга. 1924 елда иң олы бала булып әтием Мәхмүт, аннан соң сеңлесе Зәйтүнә һәм энесе Юныс туа. Ләкин парлы тормыш озак бармый. Бабам ке­шеләргә, рус авылларында кө­мештән әйберләр ясап кайткан­нан соң, әбиемә кул күтәрә башлый. Моны күреп торган  Васига бабай 4нче балага  авырлы әбиемә үз йортларына кайтып яшәргә тәкъдим итә. Ә бабам Абдулла минем әтиемне һәм сеңлесе белән энесен әбием Галимәгә бирмәгән. Өйләр салкын булганлыктан, әтиемнең сеңлесе белән энесе туңып-чирләп үлгәннәр, ә әтием качып, әбиемнәрнең төп нигезендә печәнлектә кунып, тамак туйдыру өчен көндезләрен  кешеләргә ялланып эшләп яши башлый. Бу хәлне әбиемнең абыйсы Габдрәхим бабай сизеп ала һәм әтине әнисе Галимә янына алып кереп бергә яшәргә куша. Әбием әтиемне кочаклап бик озак елый. Менә шушы минутларда әтием әнисе Галимәне бервакытта ташламаска, һәрвакыт тормышында ярдәм итәргә ант итә. Ул вакытта әбиемнең дүртенче баласы Сәгыйть туган була.

Әтием Мәхмүт һәрвакытта әби­­ем кушканны үти иде. Башта өй тирәсендә энесен карап, кө­түләргә чыгып, чишмәдән су­лар алып кайтып, төрле өй эш­ләрендә булыша. Аннан соң элемтә бүлегенә электромонтёр бу­лып эшкә урнаша. Әтиемне 1942 елда армиягә алалар һәм ул Ленинград блокадасында матрос булып катнаша. Күп мәртәбәләр яралана. 1945 елның май аенда терелеп бетү өчен 45 көнлек ял бирәләр.  Ул Байлар Сабасына кай­та, ләкин әнисе, әбием Галимә ге­нә өйдә булмый. Әбием сугыш елларында иптәш хатыннарын җыйнап җәйләрен уфалла тартып, кышларын чана тартып, җәяүләп Арча аркылы Казан шәһәренә ипигә бара торган булалар. Әтием сөйләве буенча, кабат сугышка китәренә ике көн кала әтием урамда әнисенең уфалла тартып кайтып килүен күреп йөгереп барып кочаклап ала. 

Әтием сугыш беткәч тә ике ел хезмәт итә. Кайтыр алдыннан әбиемә хат сала һәм Ленинград шәһәрендә трактор заводында эшкә калырга теләге барлыгын әйтә. Әбием әтиемә анда калырга рөхсәт бирми. Кайтып ике ел узгач, әтием сугышта алган яралардан авырый башлый. Әнием Минсрур авырганын белеп, аңа кияүгә чыга. Әбием әтиемне бик ярата иде. Ул гомер буена аларда яшәде, кулдан килгәнчә әтием белән әниемнең тормышларында ярдәм итте. Миннән алда туган абыйларым Харис белән Сәүбәнне, сеңлем Ләләне үстерүдә булышты. Ә миңа, оныгы Мусага килгәндә, мине гел әбием тәрбияләде. Бик белемле кеше иде. Аннан киңәш сорарга авылның бик күп карчык­лары килгән. Шулай ук әбием Байлар Сабасы (Мәмәт Бушлыгы) авылының бик борынгы нә­се­леннән булып (Мәмәт аның ерак бабасы) авыл тарихын ях­шы белә иде. Бик күп тарихны аның сөйләвеннән ишетеп калдым. Әтием авырганлыктан алар бергәләшеп төрле хәлләрне, үт­кән вакыйгаларны сөйләшеп уты­ралар иде. Әбиемнең сөй­лә­ве буенча, аларда Мәмәт буш­лы­гының тарихы булган. Әтием һәм әнием әбием Галимәне бик хөр­мәтләп яшәделәр. Авырган хәлен җиңеләйтергә тырыштылар. Әби­емнең бер энесе Харис умарта­чылыкта эшләгән. Аны 5 кило балы тулмаган өчен хәзерге Вахитов урамында урнашкан Хади бай нигезендә (күп вакытлар сөт комбинаты бухгалтериясе һәм редакция бинасы булып торды) урнашкан төрмәгә ябалар. Аннары Казанга озаталар. Шуннан Бөек Ватан сугышына китеп бара. Бер хәбәре дә булмый. Ә бер сеңлесе Ленинградта яши, сугыш вакытында бомба төшеп һәлак була.

Язмамны еллар тыныч булып, безнең әби-бабаларыбыз, әти-әни­ләребез күргән ачлыкны, мих­­нәтне безгә, балаларыбызга, онык­ларыбызга, киләчәк буыннарга күрергә язмасын иде дип тәмамлыйм. Барыбызгада тыныч­лыкта, сәламәт булып, бер – бе­ребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын.

        Муса Абдуллин.

 Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев