УЛ ЧЫН ХАЛЫК РӘССАМЫ
Саба – Шәмәрдән юлында әле ялгыз нарат үсеп утыра иде. Хәзер инде ул юк. Шул нарат киселгәнче Мөдәрис абый «Саба районына таба юл»дигән картина иҗат иткән икән.
Мин Саба якларын бик сагынып искә алам. Әтинең сеңлесе Кәримә апай Байлар Сабасында универмагта сатучы булып эшләде. Йосыф Алан егете, Хәйдәр җизни бик ачык, шаян, җырчы кеше иде, мәҗлесләрнең күрке булды. Мәктәптә укыганда җәйге каникулларда мин аларга гел кунакка бара идем. Күп тә үтми: "Чапшарыңа кайт, анда сине уфалла көтә!” -дип әти алырга килә иде. Балтачтан Сабага барганда Шәмәрдән станциясе аркылы үтә идек. Аның телевизион башня хәзер дә исемнән чыкмый. Ә менә Шәмәрдәндә туып үскән, Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис абый Минһаҗев белән танышкач, мин бик шатландым. Яңадан да Саба якларына кайтып килгән кебек булдым. Мин аның татарча шигырьләр сөйләвенә, җырлап та җибәрүенә гел сокланып карыйм. Бар бит ул шундый талантлы кешеләр.
Саба – Шәмәрдән юлында әле ялгыз нарат үсеп утыра иде. Хәзер инде ул юк. Шул нарат киселгәнче Мөдәрис абый "Саба районына таба юл"дигән картина иҗат иткән икән. Аны күргәч, мин яшьлегем белән очрашкан кебек булдым, күзләремнән яшьләр килде, Мөдәрис абыйга рәхмәтләремне укыдым.
"Мин үземнең әнием Саҗидәне хәтерләмим, ул миңа өч яшьтә үлеп киткән. Үзем хыялланыпмы, әллә берәрсе сөйләпме капка астыннан йөгереп чыгып, әни артыннан йөгергәнне хәтерлим. Бу үземнең күзаллау гына түгел микән дим. Капка астына казлар кермәсенгә озын такта куялар иде. Шул такта ауган булдымы, әллә инде аударганмынмы, шуннан чыгып йөгергәндә кемдер күтәреп алып, мине юатып, алдап-елдап, игътибарны җәлеп итеп, шулай туктаткан. Әле ул вакытта әнине кайда алып киткәннәрен аңламаганмындыр.
Әни артыннан ялан тәпи йөгергәнне хәтерлим. Йөгереп барганда егылып кулны пыялага кискәнмен, әле аның эзе хәзер дә бар кебек. Әнидән соң сыер да егылып үлгән. Ә булачак үги әниебез Факиһә Шәмәрдәнгә килгән булган. Караса, бер ир-ат сыерны үләт базына алып бара. Күзләре кызарган, ул сыерын жәлләп елагандыр дип уйлаган. Әмма хатыны үлеп, дүрт бала белән калган ялгыз ир-ат дип башына да китермәгән. Берничә көннән караса, шушы атны бәйләп куйган килеш үзенең капка төбендә күргән. Ул көнне ул төшке ашка кайтмаган, бу бит теге ир-атныкы дип атны танып калган. Безнең әби, әнинең әнисе Олыяз авылыннан. Шушы авылдашы тол хатын Факиһәне безнең әтигә димләгән. Аның егете армиядә һәлак булган була. Шулай итеп минем ике әни дә бер авылдан булып чыга. Сабантуена барса, әтине җизни дип кенә йөртәләр, якты йөз белән каршы алып, төрле тәмле әйберләр белән сыйлыйлар иде.
Әтием Мөхетдин Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Ул 1912 елгы, аның энесе Фәрхетдин 1914 елгы иде. Әтинең сеңлесе Рауза апай гомере буена Донбасста яшәде. Түбән Кенә, аның сулары, бар да минем канга сеңгән. Анда су коенып үскән малай мин, Балтач ул миңа Тукайга Кырлай кебек. Әти атны киендерә, дугаларын, камытларын, ат арбасы, агачка шиннар кидереп тәгәрмәчләрен дә ясый иде. Ул сугышта машина белән алгы сызыкка снарядлар ташыган. Ялгыш кына пуля, снаряд ярчыгы тисә дә машинасы шартларга мөмкин. Әти бик йөрәкле, батыр кеше була. Кайтышлый үлеләрне төйи. Канга баткан яралыларны күтәреп салырга да аңа күпме көч кирәк булган. Әти сугыштан соң, Шәмәрдән станциясенә, урманчылыкка, Леспромхозга шофер булып урнаша. Машинасында зур-зур наратлар ташый. Олыгая башлагач, чаналар, арбалар ясарга урманда эшкә калдыралар. Чөнки “алтын” куллы була. Ул гомеренең ахырына кадәр бу хезмәтен дәвам итә!" – ди Мөдәрис абый үзенең авыр бала вакытларын искә алып. "Үги әни әйбәт булды, безне карап үстерде, рәссамлык сәләтем әтием Мөхетдиннән бирелгән!" – дип тә өстәп куя.
Ул рәсемнәрне кечкенәдән ясый, ат сурәтен кәгазьгә күчерә, әмма тоягындагы сакал кебек әйбере генә килеп чыкмый. Анысын әтисе ясап бирә. Шәмәрдәндә урта мәктәптә укыгач, Удмурт дәүләт университетының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Аннары хәрби хезмәттә була. Арчада, Түбән Камада яши, иҗат итә. Шуннан соң 20 ел гомере Лениногорскида үза. Зур күргәзмәләр оештыра, мәктәпләр, уку йортларын бизи. Аның иҗаты бөтен җирдә балкып, әллә каян күренеп тора. Милли хәрәкәттә актив катнаша. Аны бөтен җирдә зурлыйлар, беләләр. Соңрак, Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гимаев аны үзенә урынбасар итеп Казанга чакырып кайтара. Хәзер дә Мөдәрис абый Россия рәссамнар берлеге идарә әгьзасы буларак зур эшләр башкара. Рәссамнар җыелышып алар төрле пленэрларга рәсем ясарга чыгалар. Словакиядә, Россиядә Татарстанда алар күп җирләрдә булдылар. Мөдәрис абыйның иҗат энергиясенә, оештыру эшләренә сокланмый мөмкин түгел. Бик шигьри һәм лирик җанлы армас кыл каләм остасы кешеләрне бик матур иттереп сокландыра белә. Аның остаханәсендә гел иҗат рухы хөкем сөрә. Ул тарихыбызда кешеләрнең язмышларын һәм характерларын сизә белә торган оста, аларны сурәтләүче шәхес. Мөдәрис абый туган илен ярата, табигать күренешләрен, тарихи үзгәрешне, милли колоритны, күп төрле материал һәм рухи мәдәниятне, культураны үзенең рәсемнәрендә чагылдыра.
Аның иҗатын карагач, кыл каләм остасына озак еллар иҗат итәргә язсын иде дип телисең. Ул тирә -ягына иҗат кешеләрен җыя, аларны иҗат итәргә рухландыра белә. Күпкырлы шәхес буларак, "Иҗат ипие" белән бөтен кешене дә сыйлый, күңелләрен күрә, иҗат канатларын күтәрә, бергәләп иҗат итәргә әйди. Мөдәрис абый танылган рәссам буларак, үзенең күптөрле иҗатында Татар халкының тарихын ача, яңадан да күз алдына китерә. Аны глобальләшү шартларында халкыбызның үзенә генә хас сәнгатенең сүнә баруы борчый. Үзебезнең эстетик кыйммәтләрне белмичә, башкаларныкын алга сөрү яхшылыкка илтми.
Рәссам дөньяда барган үзгәрешләргә үзенең фикерен белдереп иҗатында халкыбызның орнамент, бизәкләрен зур биеклекләргә күтәрә, уйланырга мәҗбүр итә. Музыкадагы моң, милизмнар кебек, татар орнаментында, бизәкләрендә татарныкына гына хас алымнарны кулланып, ул татарның милли кодын тапкан.
Мөдәрис абый кечкенәдән бик күзәтүчән булып үсә. Өй эчендәге сугылган, чигелгән, тегелгән тәрәзә пәрдәләреннән, сөлгеләрдән, мендәр тышларыннан ул үзенә бер сихри матурлыклар таба. Әбисенең, әнисенең, хатын-кызларның чәчәк, үсемлек рәсемнәре чиккәнен карап тора.
Үз өйләрендәге, урамдагы агачтан юынып ясалган наличниклар, кәрнизләр, капка коймалары, сандыклар, әтисе ясаган әйберләргә карап аның исләре китә. Татар халкы, туган ил, туган як, гаилә төшенчәләре аның канына сеңә, ул алар белән горурланып яши. Зур үсеп, укып, белемнәр алгач, ул чигүчеләр, тукучылар, агач, тимер, балта эше осталарының бу орнамент, бизәкләрне каян алганнары белән кызыксына. Тора бара ул бу әйберләрне ана-кызына, ата-улына тапшырганын, буыннардан буынга күчеп килгән чын халык җәүһәрләре икәнен аңлый.
Мөдәрис абыйга мин киләчәктә дә зур иҗат уңышлары теләп калам!
Зөлфәт Хәйруллин,
Татарстанның рәссамнар һәм журналистлар берлеге әгьзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев