Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ул гомуми стажлары 500 елдан ар­тык булган укытучылар династиясеннән

Сүзем Икшермә урта мәктәбендә география укыт­кан Фәридә Фәрит кызы Нәҗ­метдинова турында...

Укытучы. Остаз. Бу ике сүз гел янәшә, берсен-берсе тулыландырып торучы, ничә буынга белем һәм тәрбия бирүче алтын хәрефләр белән язылган, зур мәгънә сыйдырган сүзләр. Беренчесе – дәрес бирүче, фәнне тирәнтен өйрәтүче, ә остаз – гаять зур гыйлемле, оста, тормышта да зирәклек белән дөрес юлны таба алучы, башкаларга да маяк була алган олы шәхес.

Сүзем миңа әйтеп бетергесез зур ярдәме тигән, эшли башлаган көннәремнән үк җитәкләп диярлек география фәненә алып керүче остазым, 35 ел дәвамында балаларга белем һәм тәрбия биргән, Икшермә урта мәктәбендә география укыт­кан Фәридә Фәрит кызы Нәҗ­метдинова турында...

1995  елның августында мине  Югары Симет урта мәктәбенә география укытучысы итеп билгеләделәр. Яңа гына педагогия көллияте  тәмамлап эшкә урнашкан яшь кыз, билгеле, укыту өчен белем җитеп бетми, ә көн саен мең дә бер сорау бирүче балалар каршына басып дәрес бирергә кирәк! Җиң сызганып эшкә керешсәң дә сораулар тумый калмый... Укыта башлаган елларымда ук иң беренче география укытучылары семинары Икшермә урта мәктәбендә булды.  Фәридә Фәритовна белән якыннан танышу да шул көннән башланды.

Тышкы һәм  эчке матурлыгы  тәңгәл килгән, үтә дә тәрбияле, төпле белемле, гаҗәеп киң күзаллауга ия ханым белән аралашу әкренләп ешая барды.  Фәридә Фәритовна килеп туган сорауларга җавап тапмыйча, бирелгән мәсьәләне ныклап аңламыйча яныннан җибәрми иде. Бик күп еллар аның белән район география укытучыларының методик бер­ләшмә комиссиясендә дә бер­гә эшләдек. Анда да килеп туган четерекле мәсьәләләрне бар яклап өйрәнеп, үз фикерен кыю җиткерүче, һәрвакыт гаделлек ягында булган, минем өчен өлге булып торучы остаз ул. Беркайчан да ашыгып  фикер йөртмәве минем өчен зур тәҗрибә, олы мәктәп булып калды. Үз эшемдә аның киңәшләрен генә түгел, укучыларга белем һәм таләп тиешле дәрәҗәдә барып җитсен өчен, хәтта сөйләм үзенчәлекләренә кадәр файдаландым. Мин дә аныкы кебек үз фәне белән кызыксынган, ел саен олимпиадаларда призлы урыннар алучы күп укучыларым булуын тели идем.

Фәридә Нәҗметдинова  гомуми стажлары  500 елдан ар­тык  булган  укытучылар  династиясеннән. Хезмәт юлын 1983 елларда  Теләче райо­ны­ның данлыклы Алан урта мәктәбеннән башлый. Билгеле, үз туган авылында урта мәктәбе булган кыз шунда кайтып эшләргә хыяллана. Әмма үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы төпле белемле, тырыш кешене кайсы җитәкченең җибәрәсе килсен?! Ләкин шулай да берничә елдан аңа туган мәктәбенә кайту насыйп була. Фәридә Фәритовна,  геог­раф булса да, биология, хи­мия, җәмгыять белеме фән­нәреннән дә укыта, унбер ел тәр­бия эшләре буенча директор урынбасары, күп еллар профком рәисе, бакча мөдире булып та хезмәт куя. Шунысы сокландыра, һәр билгеләнгән хезмәт урыны нәтиҗәле, эшләгән эшләре өчен мактау кәгазьләре бихисап.    Остазым­ны якыннан белүче һәр кеше аның мактау кәгазьләре өчен генә эшләмәүче, ихлас тырыш булуын, тирән белемле, үз эшенең фанаты булуын раслар. Фәридә Фәритовна,  миңа сезнең турыда горурланып: “Остазым, коллегам!” – дип дәшү бәхете насыйп булды. Минем бүгенге көнгә кадәр ирешкән уңышларымда – олимпиадаларда укучыларымның сынатмавында, фәнебез буенча төрле катлаулылыктагы мәсьәләләргә җавап таба алуда, үз-үзеңә ышаныч  уятуда сезнең дә өлешегез бар.

Сезнең кебек, һәрчак ярдәмгә әзер, зур тәҗрибәле, үрнәк коллега булу һәркем өчен дә бәхет. Мөгаллимнең  иң зур бәхете – аны яратучы, хөрмәт итүче, рәхмәтле укучыларында.

Фәридә Фәритовна, Алла­һы Тәгалә Сезнең бүгенге бәхе­те­гезгә өстәп ныклы сәламәтлек бирсен, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп, кайгы-хәсрәтсез көннәр белән, бәхетле озын гомер итегез.

 Әнисә Шәфигуллина,

 Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбенең югары

 категорияле география

укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев