Ут күршем
Күршеләрем-барысы да игелекле кешеләр. Андый күршеләрең булу – зур куаныч.
Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда авыл җирендә учак утын сүндермичә гел ягып тоталар иде. Анда ут үрләтерлек көйрәүче күмер калырга тиеш. Чөнки малларга су җылыту да, ашарга пешерү дә шул бер казанда иде. Учак сүнсә, ябык савыт тотып, утлы күмер алырга күршеләргә керергә туры киләчәк. Сулдагысында булмаса – уңдагысында. Чөнки шырпы дигән нәрсә юк иде әле. Ут күршеләр дигән сүз шуннан килеп чыккан. Ирле-уллы йортларда утны чакматаш белән үрләттеләр. Аларны бер-берсенә каты итеп бәрсәң, очкын чәчри һәм мамыкны яндырып җибәрергә җитә. Андагы ялкыннан юка чырага яки кәгазьгә ут алдырырга була. Ул заманнар инде артта калды.
Сабага күчкәч, без Чулпычта туып үскән авылдашым Габделҗәлил Мәүлин белән ут күршеләр булып киттек. Ходай биргән сәләтен тормышта куллана белүче галиҗәнап кеше ул. Киң профильле механизатор. Нинди техникага утырмасын, барысын да иярли. Эретеп ябыштыру, токарь эшен дә үзлегеннән өйрәнгән. Кулыннан килә. Бер дигән итеп детальне дә кыра, тимерне дә купмаслык хәлгә китереп ялгый. Балачактан ук техника белән мавыгуы булган аның. Габделҗәлилгә биш яшь тирәсе вакытта, авылга радио керә. Көннәр буе сөйли дә сөйли. Малай гаҗәпләнә инде: кешесе кайда соң моның? Тота да, радионы сүтә башлый. Сөйләүчене эзли. Моның өчен әтисеннән нинди “күчтәнәч” эләккәндер, анысын әйтеп бетермәде. Тәрәккыятьне кешедәге кызыксыну сыйфаты алга этәрә бит. Күршемнең чеби-бройлер йонын йолкыттыручы машина ясавы да шуның чагылышы. Образга керткәндә, күпләр кара җен халкын авырдан кабул итә. Ә ул куркып та, шикләнеп тә тормады. Машинасы белән кайткач, “җен” малаена сигнал бирә. Гараж капкасы ачылып та китә. Генерал кебек кабинасыннан чыга да, шалт, тагын теге “җенне” эшкә җигә. Телевизор күрсәтми башласа да, мастерларга алып бармый, үзе көйли. Радионы әйтәсе дә юк, күптән тапты ул андагы “кешеләрне”.
Шырпы дигәннән, бик күптәннән күршеләргә утлы күмергә кермибез. Кирәге калмады. Инде шырпы чоры да узып бара бугай. Төймәсенә басасың, газ плитәсе кабына, тәмәке тартучыларның кесәләрендә зажигалка. Ә күршеләр белән аралашу дәвам итә. Минекеләр барысы да игелекле кешеләр. Андый күршеләрең булу – зур куаныч.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев