Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа һөнәрләр белән танышу

Быелгы көзге каникул балалар күңелендә күңелле сәяхәтләр белән истә калды. Моңа башлангыч сыйныф укытучылары зур тырышлык куйды.

Башта Яңа Мичән "Каенкай" балалар бакчасына, күчтәнәчләр алып, кунакка килдек. Безне тәрбияче Гүзәл апа һәм берсеннән-берсе шаян нәниләр каршы алды. Берничә ел элек кенә үзләрен тәрбияләгән абый- апаларны күрү дә балалар өчен зур шатлык булды. Укучыларыбыз көче белән әзерләнгән матур концерт-тамашаны нәниләр чын күңелдән алкышладылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга күчтәнәчләр өләшеп, үзебезнең изге теләкләребезне җиткердек. Сәяхәтебезнең икенче көне Саба гимназиясенең тарих музеенда дәвам итте. Экскурсовод Нурия Гаязовна музей тарихы, андагы экспонатлар турында бик тәфсилләп сөйләде. Саба икмәк пешерү комбинаты да укучыларда зур кызыксыну уятты. Ипи пешерү, токмач кисү, торт ясау бүлекләре кызларга аеруча ошады. Хәтта алар үз куллары белән торт ясауда катнаштылар, файдалы киңәшләр алдылар. Укучыларыбыз төрле һөнәр ияләре белән танышуның мөһим булуын аңлап кайттылар.

Г.Мифтахова,

Иске Мичән урта мәктәбенең башлангыч

сыйныфлар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X