Җырлыйк әле, Нәҗип дус!
Без аның белән Сабаның Тау башы дип йөртелүче югары ягындагы агач мәктәптә башлангыч сыйныфларда очраштык. Җор телле малай ул чакта ук тальян һәм ике рәтле гармуннарда йөгерек уйный иде инде. Әлбәттә, ул өйдә шөгыльләнгән, чөнки ул вакытта әле Сабада музыка мәктәбе дә юк иде. Шунлыктан, без аның баянга күчкәнен дә сизми калдык, кай арада өлгерде ул.
1963 елда ике катлы кызыл кирпеч урта мәктәпкә күчтек, 30нчы елларда Донбасс шахталарында эшләгән татар ир-егетләре бүләге. Бу мәктәпнең сәхнәле тамаша залы бар иде. Нәҗип югары үрләде. Без, көй-музыка сөючеләр, аның тирәсендә бөтерелдек. “Нәҗип, әйдә, “Танец с саблями”ны (композитор Арам Хачатурян, “Гаяне” балетыннан, “Кылычлар белән бию”) уйна әле, Нәҗип, әйдә, Английский маршны уйна әле!” Әлбәттә, баян мәктәпнеке.
Шул чорда мәктәпкә җыр дәресләре укытырга музыкаль белемле кеше килде, Кәрим Фәйзуллович дип атый идек, фамилиясе истә калмаган. Дәресләрдә күбрәк урысча җырлар өйрәндек, “Черный кот”, “Слава вперед смотрящему”, “Интернационал”, “По долинам и по взгорьям” һ.б. Әлбәттә, бу дәресләр Нәҗипнең музыкаль сәләтенә өстәмә этәргеч булды, чөнки Кәрим абый безгә ноталар да өйрәтте.
Бу мавыгулар безне мәктәп кичәләрендә уйнар өчен оркестр сыман төркем оештыруга этәрде. Район мәдәният йортыннан бер контрабас алып тордык, мәктәпнең ике барабаны һәм бәрмә тәлинкәләре бар иде. Нәҗип баянда уйнады. Үзебезнең класста да, мәктәп сәхнәсеннән торып та Совет Армиясе көнендә, 8 Март бәйрәмнәрендә концертлар куя, танцы-бию кичәләрендә уйный идек. Нәҗип көннән-көн остара барды.
1970 еллар башында, Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, Нәҗип Бәдретдинов Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укып югары белем алды. Укулар арасында Татарстан районнарында концертлар куеп һөнәри белемен гамәлдә чарлады, эшне оештыру нечкәлекләренә өйрәнде. Ул төрле елларда Татарстан дәүләт филармониясендәге күренекле сәхнә осталары, җырчы артистларга уйнап, “Татарстанның атказанган артисты” исемен алды. Инде бер дистә ел лаеклы ялда булуына карамастан, ул халкыбызга, аның мәдәниятен, телен, җыр-моңнарын саклауга хезмәт итә. Әлбәттә, ул “Татарстанның халык артисты” исеменә күптән лаек булган музыкант. Бу югары исемне вакытында алып өлгерә алмавына бәлки без якташларының хәрәкәт итүе дә җитенкерәми торгандыр.
Нәҗип Нәҗметдин улы студент елларында үзе белән бергә укучы Арча кызы Гөлчирә белән танышып гаилә кора. Инде Гөлчирә дә ун ел элек лаеклы ялга китүенә кармастан һаман хезмәттә әле, филармониядә эшли. Бу көннәрдә алар икесе дә түгәрәк саннар белән гомер елларын билгеләп үтәләр.
Бүген без, сабалылар, дуслары, туганнары, бергә укыган сыйныфташлары Нәҗип Нәҗметдин улы Бәдретдиновка һәм аның җәмәгате Гөлчирә ханымга саулык-сәламәтлек, озын гомер, көр күңел һәм эшләрендә иҗади уңышлар теләп “Әйдә, җырлыйк әле, Нәҗип дус” дип калабыз.
Илдар Яхин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев