Зөлфәт Насыйров: «Мин әнигә, исән кайтачакмын, дидем»
Батыр райондашыбыз турында республика матбугаты яза
Өлешчә мобилизация башлангач, Сабадан иң беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына чыгып китә 33 яшьлек Зөлфәт Насыйров. Яраланып, бер кул белән кайткан егеткә хәзер яңадан яшәргә өйрәнергә туры килә. Әмма зарланмый ул.
– Мәктәпне тәмамлауга армиягә алдылар. Үземнең бик тә хәрби юнәлеш буенча укырга керәсем килгән иде. Башта армиягә барып кайтыйм, дип, укырга кермәдем, аннан кайткач, эшкә урнаштым. Шуннан тормыш үз эченә бөтереп алды инде. Ә 2022 елның 26 сентябрендә миңа повестка килде. Илдәге хәлләрне телевизордан карап бара идем. Берәр нәрсә килеп чыкса, мине чакырачакларын белдем. Моңа әзер дә идем. Ул чакта иң авыры әниемә булды инде, – дип искә ала Зөлфәт. Өлешчә мобилизация башланганчы Насыйровларга кайгы килә. Гаилә башлыгы яман чирдән үлеп китә. Зөлфәтнең кече энесенең дә мәктәп тәмамлап, укырга чыгып киткән чагы була. Шулай итеп, болын кадәр өйдә әнисе Нурфия апа берүзе кала.
– Әти белән әни бик көчле рухлы булдылар. Әни – авырлыклар белән ныгыган кеше. Безгә күз яшен күрсәтмәде. Кеше алдында елаганы да булмады. Әмма күпме күз яше түккәнне үзе генә беләдер инде, – дип сөйли егет. – Әти безгә – улларына дөрес тәрбия биргән. Куркак итеп үстермәде ул. Егет кеше Ватанын сакларга, туган җирен яратырга, илен сакларга, якларга тиеш дип өйрәтте. Шуңа да, повестка алгач, ник мин икән, башкалар нигә бармый дигән уй башыма да кермәде. Чакырганнар икән, димәк, шулай кирәк, дидем. Зөлфәт өйдән чыгып киткәндә, әнисенә, мин исән кайтачакмын, дип сүз бирә. Өстенә снаряд төшеп, бик каты яраланганнан соң да әнә шул сүзләрне искә ала.
– Дүрт егет идек без: Дамир, Ваня, Адель һәм мин. Арадан мин генә исән калдым. Өзелгән кул, сынган аяк, пешкән тәнем белән шуышып, озак бардым. 2023 елның сентябре иде бу. Тыныч җиргә чыккач, мин әнигә, исән кайтачакмын, дигән идем бит, дим. Хәлем авыр, кыяфәтем куркыныч иде. Кабат берни хәтерләмим инде. Реанимациядә күзләремне ачканда, уйларым бөтенләй башка иде. «Ник исән калдым икән?!» – дидем башта. Иңбашыннан кулым юк, тәнем әрнүгә түзеп булмый. Ике аяк та сынган. Селкенә дә алмыйм. Мине сүтеп, яңадан җыйдылар, дисәм дә була. 8 операция кичердем, – дип сөйли Зөлфәт.
– Госпитальдә ятканда башыма әллә нинди уйлар килде. Әмма үземне тиз кулга алырга туры килде. Янәшәмдәге башка ир-атларны күргәч, үз халәтемә карап шөкер иттем. Яшим бит, исән бит мин, дип тынычландым. Әлбәттә, сау-сәламәт килеш чыгып киткәч, яраланганнан соң үзеңне кабул итү җиңел булмады. Әмма мин бит повестка алганчы ук СВО зонасында ниләр буласын чамаладым. Андый җирдә үлем дә янәшә, яралану да тиз икәнен акылым белән аңлый идем. Үлем дигәннән, Зөлфәткә яшәү өчен күп көрәшергә туры килә. Атлаган саен куркыныч янаган көннәр күп була. Ә бервакыт алар 26 егет 11 көн ризыксыз тора.
– Бабайларның бер тәлинкәдән өчәү ашадык дигәнен ишеткән бар иде. Әмма ул чакта моның ни икәнен аңлап бетермәгәнмен икән. 3 кешегә бер сухой паек ашый башлагач, бабай искә төште. Әнә шунда ризык кадере тагын да артты инде. Шөкер, сәламәтлеккә зыян килмәде. Организмым бирешмәде. Иң мөһиме – судан өзелмәдек. Без яшәгән җирдән ерак түгел чишмә бар иде. Суны шуннан алып эчтек. Запаслар беткәч, ризыксыз утырган көннәр дә булды. 11 көн дәвам итте ул ачлык. Уникенче көнне 26 кешегә 3 ипи, берничә килограмм пешкән токмач белән кечкенә генә май кисәге бирделәр. Шул вакытта бөтенебез бер котелоктан ашадык, – дип искә ала Зөлфәт. Махсус хәрби зона операциясендәге дусларымны бик сагынам, ди ул. Өч дустының каберләрен дә онытмый. Арада иң яше Ваня була. 23 яше тулмаган килеш якты дөньядан киткән дусты Биектауда яшәгән. Дамир – Яшел Үзәннең Осиново бистәсенеке, кабере –Кайбыч районында. Адель Казанда җирләнгән.
– Дусларымның әти-әнисе, туганнарының хәлен белешеп торырга тырышам. Каберләренә баргач, күңел тынычлык таба. СВОдагы дуслык бөтенләй башка ул. Аны сөйләп тә бетереп булмый, аңлата да алмыйм, – ди Зөлфәт.
– Бик тырышсаң, кабат яшәргә өйрәнә аласың икән. Госпитальгә эләккәч, тәнем генә түгел, җаным да сызлады минем. Яратып йөргән, бергә булырга вәгъдәләр биргән кешем аерылышырга теләвен әйтте. Шунда беркемгә дә кирәксез кебек тойдым үземне. Әмма сыгылып төшмәдем. Сабырлыгымны учка җыйдым. Аерылыштык без. Әмма бу сынау мине тагын да көчле итте. Мин үземне ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәндем. Безнең кебек ут астында калган егетләргә шунысы бик кирәк. Ә Диләрә Зөлфәтнең авыр хәлгә юлыкканын белгәч, шундук хәбәргә чыга.
– Мәскәү госпиталендә ятканда Диләрә миңа зур терәк булды. Без икебез дә сыналдык. Мине ничек бар, шулай яратканы өчен рәхмәт аңа. Аякка басуга, гаилә кордык. Хәзер әниебез белән бергә төп йортта яшибез, – ди Зөлфәт. Карап торышка аның тәне тулы яра, кулында протез икәнне сизмисең дә. Ул үзенең исән булуына, атлап йөрүенә бик сөенә. Госпитальдә ятканда ук укый башлаган, хәрби булу хыялын тормышка ашырган. Хәзер Сабадагы хәрби комиссариатта эшли.
– Каяндыр килгәнне, нидер биргәнне көтеп утырганым булмады. СВОга киткәндә дә, яраланып кайтканда да игътибар тойдым. Хәтта бераз уңайсызлану да бар, – ди ул. – Мин – инвалид дип, өйдә утырып булмый. Бу сүзне әйтергә теләмәсәм дә, күпләр шулай уйлый, кулым да булмагач, кем дисеннәр инде? Кулымны һәм сәламәтлегемне Ватан өчен югалттым. Авырлыкларны җиңә алдым, рухым бирешмәде. Бөтен нәрсәм бар, тормышыма сөенеп яшим. Башка кайгы килмәсен!
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/05/171586/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев