Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Данлы көрәш юлы үткән бабайларым

Бөек җиңүдә безнең гаиләнең дә өлеше зур!

   Минем әти-әнием ягыннан ике бабам да сугыш афәтләрен узып,  берсе 1945  елның ахырында, икенчесе 1946 елда   гына исән-сау әйләнеп кайтканнар. Икесенең дә хәрби хезмәтләре сугышка ялганып, җидешәр ел илебезне сакларга туры килгән.  Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә батыр бабаларымны искә алмый   калсам, рухлары шат булмас дип уйлыйм. 

  Әтиемнең әтисе  – Муллахмәт Гайнуллин  1918 елда  Саба районы (хәзер Теләче районына ке­рә)   Олы Саурыш  авылында туып үсә.  Мәктәптән соң Чистайда авыл ху­җалыгы техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге ала. 1939 елда  Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлангач, илебез азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелә. 304нче укчы дивизиясе  составында Украина фронтында катнаша. Өлкән телефончы  буларак, теләсә нинди шартларда да фронтны ныклы элемтә белән  тәэмин итүдә батырлык үрнәкләре күрсәтә.  Командование алдына куелган бурычларны үтәүдә  үзен-үзе аямый.  Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен икешәр тапкыр  “II дәрәҗә  Ватан сугышы ордены”,  “Сугышчан батырлык өчен”  һәм “Батырлык өчен”  медальләре белән бүләкләнә.  1945 елның 30 декабрендә   де­мо­билизацияләнеп,  туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. 1946 елда  әбием – Көек авылында туып-үскән Язилә Мөхәммәтҗан кызы белән гаилә корып,  җиде  балага гомер бирәләр.  Әмма немец илбасарларын  җиңеп, илгә Җиңү китерүдә үзен аямый көрәшкән, күкрәге тулы орден-медальләр бе­лән  кайткан бабабызга сабыйларын үзенең җылы канаты астында тәрбияләп үстерергә насыйп булмый. Ут эченнән исән-сау кайткан батырны туган ягы кырларында үлем сагалап тора: 1963 елда колхозның баш агрономы, ул чорда колхоз рәисе  урынына калган 45 яшьлек типсә тимер өзәрлек ир вәхшиләрчә үтерелә.  Көнозын эшләп, арып-талып, гаиләсе  янына  җигелгән  атта   кайтып баручы гаилә башлыгының  өстенә бер мәлгуне трактор белән менә. Ә бабам, үзен  ни  көткәнен  аңламыйча, киресенчә, әйтәсе сүзе бардыр дип,  ыжгырып үзе өстенә килгән  тракторны  көтеп тора.  Чәчүлек җирне сыйфатсыз сукалап, кабат эшкәртергә мәҗбүр иткәне өчен исерек тракторчы бабамнан  коточкыч үч алу гамәлен кыла. Авылга өркеп, туарылып кайткан атын күреп  шомлы хәл булганлыгын чамалыйлар.  Сугышта күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашып исән-сау калган батыр яугир  туган як туфрагында соңгы сулышын ала.  Җиде баласының иң өлкәне – гаиләдә бердәнбер ир-ат булган әтиемә 15 яшь, иң кечеләренә  биш ай була бу вакытта.  Бабамның хәрби киемдә төшкән фотосурәте бүген дә өйнең түрендә иң кадерле  истәлек булып саклана.  Аны мин түгел, балаларының кечерәкләре дә хәтерләми. Әбием  мәрхүмәнең  гомер буе күзеннән яше кипмәде, әрнү-сагышка түзә алмыйча, бабай турында истәлекләр белән яшәде.  Бабайга сугышта 20ләп сугышчан дусты белән  хәрби заданиены үтәп,  автоматын  бер кул белән күтәреп  Днепр елгасын аркылыга  йөзеп чыгарга туры килүе һәм икенче ярга 3  кенә кеше  кичеп чыга алуын, аларның берсе бабам булуы турында зур горурлану белән сөйли иде. Ни кызганыч, Днепрны исән-сау  кичә алган  бабам, туган як басуын үтә алмаган.  Балалары  “әти” дип әйтергә тилмергән, әбием  сыңар канат белән бер итәк ятим сабыйларын  башлы-күзле иткән, ә бабам үзе күрсәткән батырлыклары өчен бернинди кадер-хөрмәт күрмичә  бакыйлыкка күчкән. Аны  хәтерләгән авылдашлар  хәзер дә  нинди игелекле кеше булуын, сугыштан соңгы  авыр елларда халыкны ярдәменнән ташламавы турында  хәер-дога белән искә алалар. Җиде баласы да  тормышта үз урыннарын табып, матур гаиләләр корып, лаеклы хезмәт итәләр.  Без 13 оныгы, 27 оныкчыгы  данлы көрәш юлы үткән каһарман бабабыз  Муллахмәт Гайнуллинның  исемен күңел түребездә йөртәбез.

 Ә әниемнең әтисе, 1915 елгы Нәбиулла бабай Гайнуллинны  мин яхшы хәтерлим. Аның да  хәрби хезмәте Бөек Ватан сугышы белән тоташа.   Шунысын да искәртим, ике бабам да Гайнуллин фамилиясен йөрткәннәр. Әниемә кияүгә чыкканнан соң фамилия алыштыру мәшәкате булмаган.  Нәбиулла бабам  бакыйлыкка күчкәндә миңа 11 яшь иде. Алар Халисә  әбием белән Югары Шытсу авылында матур гомер  кичерделәр.  Бабайның көр тавыш белән: “Широка страна моя родная, много в ней лесов, полей и рек! Я другой такой страны не знаю, где так вольно дышит человек” дип кычкырып җырлаганы бүген дә күз алдымда.  Ул бу җырны үзгә бер   горурлык белән башкара иде. Рус телен бик яхшы белүе хәтердә  калган.  ”Мин япон самурайларын үз күзем белән күргән кеше“, – дип әйтергә ярата иде. Димәк, ул  Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән.  Кызганыч, бабай сөй­ләгәннәрне бөртекләп язып барырга  ул вакытта сабыйлык бе­лән  акыл җитмәгән.  Аның  хәр­би бүләкләрен, документларын да  күрергә насыйп булмады.  1959 елда  Югары Шытсу авылында  көчле янгын булып, 5-6 йорт тулысынча янып беткән.  Бик авыр чорлар булып, алар  берничә елдан соң гына яңа өйгә  күченә алганнар. Бабай  сугыштан кайткач тимерче булып эшли башлый. Кулыннан кургашын коя, дип әйтә торган булганнар аның турында.  Минем сабый күңелемә  сеңеп калган бер вакыйга бүген дә хәтер түрендә саклана.  Мәрхүмә әнием белән бабайның авырып торганын ишетеп,   хәл белергә  Шытсуга кил­дек. Без килеп озак та үтмәде, бер апа  бабайдан елгадан таш төяргә баруын үтенеп өйгә узды. Аның хәлсезләнеп ятканын күреп,  апа кире борылып чыгып барганда, бабай үзе урынына әнигә барырга кушты. Берничә сәгатькә  хәл белергә  башка районнан килгән әнинең дә бару теләге зурдан түгел. Таш төяүнең хатын-кыз эше түгеллеген исбатларга тырыша.  “Без янганнан соң кышкы   зәмһәрир салкында яңа өйнең бүрәнәләренә агач кисешергә барды ул апаң. Ул хатын-кыз эше булганмы?” –диде бабай  күзләренең дымланганлыгын яшерергә тырышып. Әни берсүзсез  таш төяргә китте. Аннан соң да бабай кешелеклелек кыйммәтләре турында,  яхшылык эшләүдән курыкмаска, изгелекнең җирдә ятмаслыгына мисаллар китерә иде.  “Таш белән атканга аш белән атыгыз!” дип кабатларга яратты. Ул вакытта әлеге дә баягы сабыйлык акылым  бу сүзләрне кабул итеп бетерә алмаган,  әмма  тора-бара нинди яхшы тәрбия мәктәбе булганлыгын яхшы аңладым. Нәбиулла бабай лаеклы ялга чыгуга, бик нык авырый башлады. Гел кызган  ут каршында булу нервларын нык  зарарлаган иде, аяк-куллары йөрмәскә әйләнде.  Тормышта да берсен-берсе хуплап, ярты сүздән аңлап  яшәгән   әбием белән бабам 1987 елда бер-бер артлы вафат булдылар.  Алар Халисә әбием белән ике кыз, бер ул  тәрбияләп үстергәннәр.  Өчесе дә әти-әни  сеңдергән кыйм­мәт­ләрне  тормыш өлгесе итеп алып,  кешелекле булулары белән аерылып тордылар. Тик ни кызганыч,  гомерләре генә кыска булды...

Бөек Җиңү көнен якынайтуда үзләренең өлешләрен керткән,  данлы көрәш юлы узган, курку белмәс бабаларым белән горурланам  һәм алар алдында башымны иям.  Каһарманнарның  батырлык үрнәкләрен   күңелләребездә саклап, буыннан-буынга тапшыру – безнең олы бурычыбыз.  Ә иң зур теләгебез – күкләребез  аяз, дөньялар  имин, тормышыбыз тыныч булсын! 

Автор: Фәридә Вилданова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев