Укытучы Әнисә Касыймова: «Балаларны бик яратам, дәресне ничек үзләштерүенә карамастан, миңа укучыларымның барысы да бердәй якын»
Балаларны ярату һәм укытучылык сәләте ата-аналардан балаларына, балалардан оныкларына күчкән педагоглар династияләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Бүгенге язмабыз өч буынны берләштергән мөгаллимәләр – озак еллар Олы Шыңар мәктәбендә укытып, үзеннән соң якты эз калдырган Фирдәвес Галиева-Яруллина, аның кызы Әнисә Касыймова һәм аларның эшен дәвам итүче Зөһрә Касыймова турында.
Укытучылык династиясенә 1930 елда Арча районы Сеҗе авылында туып-үскән Фирдәвес Сәлахетдин кызы Галиева (Яруллина) нигез сала.
да, мактаулы да булачак педагоглык эшчәнлеген Чүриле мәктәбендә башлаган кызны 1949 елда Олы Шыңар мәктәбенә география укытучысы итеп билгелиләр. Язмышы аны гомерлеккә шушы авыл белән бәйли: 1951 елда Олы Шыңар авылы егете Нурулла Яруллин белән гаилә корып, өч балага гомер бирәләр.
Озакламый белемгә омтылышы зур булган яшь мөгаллимә Казан дәүләт педагогия институтында тарих укытучысы белгечлеге ала. Сугыш чорында укытучылар җитмәгәнлектән, гаилә башлыгы Нурулла Ярулла улына да Олы Шыңар һәм Мичән мәктәпләрендә 2-3ел укытучы булып эшләргә туры килә.
«Бабам Ярулла тегүче булган. Әтием сөйләгәнен яхшы хәтерлим: «Дәрестә бер баланың җиңелчә җиңеннән генә тарткан идем, булыр-булмас кием, өзелде дә чыкты. Әтисе кичен өйгә күтәреп килде дә, әтием тегеп бирде», – дип әтисе сөйләгән хатирәләре белән уртаклаша кызы Әнисә Касыймова.
Шулай ук Фирдәвес Сәлахетдин кызының абыйсы Әкъләметдин Галиев та заманының укымышлы кешеләреннән санала. Югары белемле укытучы Арча районы Күпербаш авылында мәктәп директоры булып эшли. Олы Шыңар урта мәктәбендә директор булып эшләгәнлеге дә мәктәпнең язмача истәлекләрендә саклана. Фирдәвес Галиева-Яруллина 37 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый, укучылары аны үз фәнен тирән белгән, югары һөнәри осталыкка ия укытучы буларак искә алалар. 1986 елда Фирдәвес Сәлахетдин кызы лаеклы ялга чыгып, педагоглык эшчәнлеген төгәлли. Нәкъ шул елдан башлап аның эшен кызы Әнисә дәвам итә.
«Дәрестә шау-шу түгел, тыныч мохит хөкем сөрергә тиеш. Бары бер генә тавыш – йә сөйли торган укытучы, йә җавап бирүче укучы тавышы гына ишетелсен».
Хезмәтенең тәүге елларында әнисе – тәҗрибәле мөгаллимә хәер-фатиха итеп тапшырган әлеге сүзләр үзе дә 37 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлаган Әнисә Нурулла кызына бүген дә алтын кагыйдә булып яңгырый.
Әни салган юл- иң якты маяк
Кечкенәдән тегүче әбисеннән калган агач кәтүкләрне укучылар итеп тезеп, укытучылы уйнаган кызны кем булырга дигән сорау бөтенләй борчымый. 3 сыйныфта укыганда ук әнисенең: «Кызым, 8 сыйныфка кадәр гел 5легә укысаң, Арчага педучилищега керерсең» – дигән сүзләре якты бер маяк кебек була. Аттестатында гел 5ле билгесе генә булган кыз Арча училищесына имтиханнарсыз гына кабул ителеп, тиздән иң яхшы укучыларның берсенә әйләнә. Бүген дә әлеге уку йортындагы мөгаллимнәрнең һәрберсен зур хөрмәт белән искә ала ул.
«Минем балачак хатирәсе булып әнинең кич белән көн дә дәрес әзерләве, әтинең китап укуы саклана. Әнием тарих укытучысы буларак, телевизордан яңалыклар башлануга, кулына кәгазь, каләмен алып һәр яңалыкны язып бара иде. Мин гел шуны күреп үстем», – ди ул истәлекләрен яңартып.
Әлбәттә, укытучылар мохитендә тәрбияләнгән кыз башка һөнәрне күз алдына да китерми. Арча педагогия училищесын тәмамлап 1986 елда үзе белем алган Олы Шыңар урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып эшкә кайта. Шул ук елны Казан педагогия институтына да укырга керә. Үзеңә белем биргән укытучыларның ышанычларын, әнисенең кызына баглаган өметләрен аклау өчен яшь мөгаллимә мәгариф дигән тынгысыз да, серле дә дөньяга кереп чума. Башта җиде ел пионервожатый булып эшли. Аның оештыру сәләтен бик тиз күреп алып, хезмәт юлының башында ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Татар теле укытучысы белгечлеге алса да, Әнисә Нурулла кызы гомер буе рус теленнән белем бирә.
«Миңа бу күчеш авыр булмады. Чөнки тәрбия завучы булып эшләгәнлектән, бөтен тәрбияви эш татар телендә бара иде. Бик күп чаралар, фольклор ансамбльләр оештырдык. Минем татар теленә булган мәхәббәтем дәрестән тыш чаралар белән тулыланды. Cценарийлар төзегәндә һәрбер сүзгә аерым игътибар бирәсез, дияләр иде. Бу да шул татар теле укытучысы булу йогынтысы инде. Күңелемдә татар телчесе була алмадым, дигән үкенечем юк», – дип искә ала Әнисә Касыймова.
Ул 2010-2015 елга кадәр укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләү дәверендә дә белем бирү процессын яхшы оештыруы һәм алдынгы эш алымнарын куллануы белән коллективның ихтирамын яулый.
«Балаларны бик яратам, дәресне ничек үзләштерүенә карамастан, миңа укучыларымның барысы да бердәй якын. Һәр балага шәхес итеп карый белергә, каршында нәкъ синең белән бер дәрәҗәдәге кеше дип кабул итәргә кирәк. Баланың кечкенә генә уңышын да күрә, аны үсендерә белү – укытучы хезмәтенең төп асылы. Укытучы белем бирүче генә түгел, ул үз-үзен тотышы, киеме, кешеләргә мөгамәләсе, күз карашы белән баланы тәрбияләүче дә. Укучы һәрбер дәрестән белем белән бергә, тәрбия үрнәге үзләштерергә тиеш. Мәсәлән, укытучыдан уку елы дәвамында программада каралганча сыйфатлы белем бирү таләп ителә. Әмма тәрбия мәсьәләсендә төгәл кануннар булмаса да, бу укытучының күңел халәте белән бәйләнгән», – ди Әнисә Нурулла кызы.
Белем бирү белән тәрбия системасының бербөтенлеге хакында бүген тәҗрибәле мөгаллимә, остаз буларак, шәкертләренә дә төшендерә. Алар ире Илсур белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Илүсә гаиләле булып, әби-бабай ике онык сөю бәхете кичерәләр. Әнисә ханым бүген дә камиллекнең чиге юк, дигән принципны алга сөреп яши, үзе өчен яңа шөгыльләр үзләштерә. Кул эшләре белән мавыга, күңеле кушканда каләмен алып, шигьри тәлгәшләр тезә. Җаны моңга уралганда яраткан җырларын суза.
Династия дәвам итә...
Әби, әнисенең эшен бүген кече кызлары Зөһрә дәвам итә. Зөһрә Илсур кызы Казан шәһәренең 2 гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Педагогия институтында укыганда ук «Яшь укытучы» грантына ия булып, гимназиядә эшчәнлегенең беренче елында ук мөгаллимнәрнең әлеге мәртәбәле бәйгесендә катнашу хокукы ала. Быел җиденче уку елын каршыларга әзерләнә. Яшь мөгаллимә укучылары белән дә уртак телне тиз табып, әти-әниләрнең дә ышанычларын яулап өлгергән. Монысы педагоглык эшчәнлегендә иң асыл кыйммәтләрдән санала.
«Зөһрәгә кечкенәдән балалар тартылды. Һич икеләнмичә укытучылыкны сайлап, укырга керүгә әлеге дөньяга баш-аягы белән чумды. Мин озак еллар эшләгәч кенә яулаган уңышларга кызым инде хезмәтенең башлангыч чорында ук ирешә алуына куанам. Җитәкчелекнең яшьләр хезмәтен күрә, бәяли белүе аларга алдагы көнгә тагын да зур биеклекләр яулауда этәргеч, омтылыш бирә», –ди Әнисә ханым кызының унышларына чиксез куанып.
Яшь мөгаллимәгә зур ышаныч белдереп, башлангыч сыйныфларның методик берләшмәсе җитәкчесе итеп тә билгелиләр. Лагерь начальнигы булып эшләп, бу юнәлештә дә үзенең осталыгын арттырган.
«Мәктәптә укыганда укытучы кызы булу бик җаваплы кебек тоела иде. Үсә төшеп, үзем бу һөнәрне сайлагач, укытучы булу икеләтә җаваплы икәнен аңладым. Әлеге һөнәрне сайлауда миңа әнием этәргеч булды дип саныйм, гәрчә үзе бер вакытта да атап «укытучы бул» димәде. Әниемнең тырышлыгы, эшенә булган җаваплылыгына мин һәрвакыт сокланып карадым. Үзем дә хәзер аңа охшарга тырышам. Эшемне яратып башкарам, дөрес, авырлыклар тумый калмый. Мондый вакытларда мин иң элек әнидән киңәш сорыйм. Чөнки ул әни буларак та, укытучы буларак та мине аңлый белә», – ди Зөһрә Касыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев