Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Буыннан буынга күчкән мөгаллимлек" сәхифәсе

Хезмәт нәтиҗәсен күрү рәхәт

Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Бәдыйголь апа гомерен укытучылыкка багышлаган. Аның юлын кызы Мәфрүзә Хәсәнова һәм оныгы Руфия Вәлиева дәвам итә. Өч буын укытучылар династиясе вәкилләре белән без дә җылы әңгәмә кордык.

Бәдыйголь Мусина 1947 елда Югары Шытсу авылында Абдулла һәм Әминә гаиләсендә унынчы төпчек бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Югары Шытсу башлангыч мәктәбендә ала. Беренче укытучысы һәм остазы - Иван Кузьмич Гордеев. Укуын Түбән Шытсу сигезьеллык мәктәбендә дәвам итә. Иң яраткан укытучыларының берсе –Расиха Шаяхмәт кызы Ризванова.

“Расиха апа белән хәзер дә аралашып торабыз. Елга бер мәртәбә янына барып, хәлен белеп кайтам. “Укытучы нинди булырга тиеш?” дигән сорау бирсәләр, мин Расиха апа һәм Иван Кузьмич кебек булырга тиеш диеп әйтер идем. Алар үз-үзләрен тотышлары, киенүләре, авыл халкына карата мөнәсәбәтләре белән дә, гомумән, бөтен яктан да укытучы һәм остаз диеп саныйм,” – ди Бәдыйголь апа.

9-11 сыйныфларны Икшермә урта мәк­тәбендә укый. Сыйныф җитәкчесе Рәшидә Хатип кызы Хатипова була. 1965 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогия көллиятенә читтән торып укырга керә һәм шул елдан Түбән Шытсу сигезьеллык мәктәбендә интернатта тәрбияче булып эшли башлый. 1969 елда көллиятне тәмамлагач, Чәбки Саба башлангыч мәктәбендә укыта. 1971 елдан Сатыш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

“Ике катлы агач мәктәп утын ягып җылытыла. Сыйныфларда балалар саны күп. Юлбат, Сатыш, Чәбки-Саба, Казанчы-Бигәнәй, Аккүл Бигәнәй авылларыннан килеп укыйлар. Сыйныфларда 24әр бала. Шул чорда яңа мәктәп төзелә башлады. Төзелештә укытучыларның да, укучыларның да, бөтен коллективның хезмәте керде. Эшләү дәверендә иң куанычлысы, иң рәхәте – үзеңнең хезмәт нәтиҗәңне күрү. 50 дән артык укучым татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлады. Укучылар, сезгә киңәшем шул: минем шикелле хезмәтегезне яратып башкарып, уңай нәтиҗәләрен күреп яшәргә язсын,” – дип, изге теләкләрен җиткерә мөгаллимә.

1972-1974 елларда Бәдыйголь апа авыл советы рәисе булып эшли. 1974 елдан 1998 елга хәтле ул Сатыш урта мәктәбендә. 31 еллык укытучылык стажы булган Бәдыйголь апаны укучылары хәзер дә онытмый. Күптән түгел 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 1992 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары аның хәлен белергә килгән.

 Сатыш авылы егетенә кияүгә чыгып, 1973 елда кызы Мәфрүзәне алып кайта. Хәзерге көндә Бәдыйголь апа Югары Шытсу авылында бертуган абыйсы белән гомер кичерә.

«Әни икеле куйды»

Бәдыйголь апа кызы Мәфрүзәгә дә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

“Үз гомеремдә мин бер мәртәбә “икеле” алдым. Анысын да әни дәфтәрне өйдә калдырган өчен куйды. Кайткач, нишләп миңа икеле куйдың дип, үпкәләп сорадым. “Кызым, син дә тыңламагач, син дә дәфтәрне алып килмәгәч, башка балалар минем сүзгә ничек колак салсын соң?! Син миңа мәктәптә кызым түгел, ә башкалар белән бер дәрәҗәдәге укучы”, - диеп җавап бирде. Һәм дөрес тә эшләгән,” – ди Мәфрүзә ханым Хәсәнова.

Мәфрүзә апада кечкенәдән үк оештыру сәләте сизелгән. Ул дус кызлары белән укытучылы уйнарга бик яраткан. Җәйге каникулны Шытсуда үткәргән вакытында үзе укытучы, ә аннан бер яшькә яки берничә айга гына бәләкәй булган дус кызлары – укучылар.

“Алар миңа “апа” диеп эндәшергә тиеш иделәр. Әйтмәсәләр, уенчыкларымны бирми идем. Бигрәк тә велосипедны. Әни дә укытучы булуыма сәбәпче. Ул мәктәптә эшләгән вакытта дәфтәр тикшерүләр, һәр атнаның сишәмбе көнендә кабинет көненә килүләр (кабинет көне – дәресләргә әзерләнү, каурый белән язып стендлар, укучыларга тарату өчен кул белән язып, катыргыларны кисеп карточкалар эшләү авт.)”, – дип искә ала мөгаллимә.

1990 елны Сатыш урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң,  пионервожатый булып эшкә кала. Казан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга керә. Шул елдан бүгенге көнгәчә ул мәктәптә. 1998 елга кадәр пионервожатый, аннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2010 елдан –укыту эшләре буенча директор урынбасары.

Ачкыч табарга тиешбез

“Элегрәк укучыларда ничектер укуга, белем алуга күбрәк теләк бар иде. Ә хәзер интернет заманасы. “Мин моны интернеттан да таба алам бит инде. Миңа нәрсәгә бу фән, тема” дип, караган укучылар да бар. Әмма без – укытучылар интернетны үзебезнең эш өчен файдаланып, укучылар күңеленә ачкыч табарга тиешбез,” – дип укытучылык серләре белән уртаклаша Мәфрүзә ханым.

Хезмәтен яратып башкарган кешенең эш нәтиҗәсен дә күрәләр. Балаларны яратып, мәктәп белән бер дулкында тибрәлүче 33 ел шушы өлкәдә хезмәт куючы Мәфрүзә Рәкыйп кызы Хәсәнова 2021 елда “Иң яхшы укыту эшләре буенча директор урынбасары” район конкурсында җиңүче булган. 2022 елда мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

“Иң сөенечлесе – мин укыткан укучыларның балалары укырга килә. Шау-гөр килеп торган мәктәпкә көн саен шатланып киләм, шатланып кайтам. Һәр көн балалар белән очрашам, аларның ачык йөзләрен, мөлаем карашларын сизәм һәм яшәрәм. Хезмәтемне бик яратам,” – ди үз эшенең остасы Мәфрүзә апа.

Яраткан эшенең патриоты булган кеше, һичшиксез, татар теле һәм миллилек өчен җан ата.

“Татарча әсәрләр укып, шул әсәрләр нигезендә балаларга әхлакый тәрбия биреп, туган телгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияли алсак, бик куанычлы булыр иде,” – дип саный ул.

Мөгаллимлек эзләре буенча

Мәфрүзә ханымның кызы Руфия 2013 елда Сатыш урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына чит телләр факультетына укырга кереп, 2018 елда инглиз һәм француз телләре укытучысы белгечлеген үзләштерә. Кызның инглиз теленә мәхәббәте 2нче сыйныфтан башлана. Шуннан бирле ул әлеге фән укытучысы булырга хыялланган. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендәге 135нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшкә урнаша. Шулай ук бакчада инглиз теле дәресләрен дә укыта. Хәзерге көндә Руфия кызы Сылу белән декрет ялында. Кем белә, бәлки аның балалары да, әниләренең юлларын сайлап, мөгаллимлек эстафетасын дәвам итәрләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев