1 февраль 2022 яңалыклары
-
Мамадышта бер өйдә янгында өч ир-ат үлгән
Янгын тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар.
-
Россиядә хезмәткәрләрнең күбесен дистанцион эшләүгә күчерергә киңәш иттеләр
Хәзерге вакытта якынча өч миллионга якын кеше читтән торып эшли.
-
2 февральгә һава торышы
2 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак. Төнлә кайбер районнада буран. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -1..-6˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Тимершык авылы мәдәният йортында "Дуслык таҗы" дип исемләнгән фольклор концерты үтте
Концерт фольклор чыгышлар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Тимершык мәдәният йортының "Мизгел" фольклор коллективы, "Яшьлек" театр коллективы, Шекше авылы мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы, Кызыл-Мишә, Иске Мичән, Көек, Сабай авылы үзешчәннәре чыгыш ясады.
-
Алинә Заһитова журналист булып эшли башлый
Алинә Пекинга 31 гыйнварда килгән.
-
Татарстанда җиде мәктәп тулысынча карантинга ябылган
Бүген 799 укучы, ә 1 сентябрьдән башлап 39 235 укучы иртәнге фильтр аша уза алмаган.
-
Иммунолог: Россиядә ковид белән авыручылар тагын 2,5 атна артачак
Белгеч сүзләренчә, бу сроктан соң вазгыять тотрыклана һәм акрынлап авыручылар саны кими.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә бүләк өчен тартмалар ясау буенча мастер-класс узды
28 гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем бүлеге укучылары белән бүләк өчен тартмалар ясау буенча мастер-класс узды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги зимней спартакиады работников
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги зимней спартакиады среди работников структурных подразделений, в мероприятии участвовали 60 человек.
-
Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды
29-30 гыйнварда Казан шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды. Ярышларда республиканың 22 районыннан 274 спортчы катнашты. Саба районы спортчылары ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
28 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең отчет җыелышы узды
Җыелышта Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Һәм баш белгечләр 2021 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
-
Чәбия Чүрчи авыл клубында "Җырлыйк әле" шоу-проекты үтте
30 гыйнвар көнне Чәбия Чүрчи авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәре "Җырлыйк әле" дип исемләнгән шоу-проект үткәрделәр.
-
Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча ярышлар үткәрелде
Бозда Шыңар 1 - Яшьләр, Шыңар 2 – Ветераннар һәм Тимершык авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 2:4; Шыңар 1- Шыңар 2 5:5.