2 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан юлларында урыны белән бозлавык хасил булачак
Ял көннәрендә буран чыгу ихтималы бар, температура 7 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Мәртен авылында административ бина төзелеше
Килдебәк авыл җирлегендәге Мәртен авылында административ бина төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен “Р.Слободской Универсалстрой” оешмасы башкара. Бүгенгесе көнгә төзүчеләр бинаның тәрәзләрен, тәрәзә яңакларын, ишекләрне урнаштырдылар, идән җәйделәр, түшәмне җылыттылар, бинага ут, су, газ үткәреп җылылык системасын урнаштырдылар. Бинаның эчендәге эшләр ахырына якынлашып килә. Шулай ук бина урнашкан территорияне төзекләндерү һәм тәртипләү дә күздә тотыла. Төзүчеләр барлык эшләрне 1 нче декабрьгә төгәлләргә җыеналар.
-
Зәй янында бозлавык юлда җиңел автомобиль трассадан читкә төшеп киткән
Юл һәлакәте кичә кич Тынычлык бистәсе борылышында булган.
-
Лесхоз торак пункты буаларына толстолобиклар җибәрелде
Төп максаты-буаның биологик төрлелеген арттыру. Су үсемлекләре белән сыйланырга яратучы балык сулыкны чистартырга ярдәм итәчәк.
-
Квест һәм акция уздырылды
Балалар иҗат үзәгендә район балалар Думасы активистлары белән берлектә берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар арасында квест-уен булып узды. Әлеге чарада катнашучылар үзләренең осталыкларын төрле кызыклы чараларда сынадылар. Ахырдан һәрбер берләшмәгә әлеге чараның төрле номинацияләрдә җиңүче дипломнары тапшырылды.
-
Яңа Мичән авылында юл ремонты
Яңа Мичән авылының Строительная урамында юлны ремонтлау эшләре башкарылды. Эшне "Рамазан"ҖЧҖ башкарды.
-
«ЙОЛДЫЗ» ҺӨНӘР ТҮГЕЛ: АРТИСТЛАР КЕМЛЕККӘ УКЫГАН?
Син телеэкраннардан күреп, радиодан ишетеп, социаль челтәрләрдән күзәтеп торган йолдызларның да студент чаклары булган. Ә иң кызыгы: алар арасында артист һөнәрен үзләштермәгәннәре дә җитәрлек.
-
Фирдүс Тямаев «Ялгыз торна»га Себер карларын ерып, үзәк өзгеч клип төшерә
Шау-шудан соң хисләрен тыя алмаган популяр җырчы Фирдүс Тямаев «Ялгыз торна» җырына Себер кырларын ерып, үзәк өзгеч клип төшерә.
-
Синоптиклар Россиядә кыш җылы була дип вәгъдә итә
Һава торышы нормага якын яки нормадан артык булуы көтелә.
-
«Зур этнографик диктант» бөтенроссия акциясе
2019 елның 1 ноябрендә Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә «Зур этнографик диктант " Бөтенроссия акциясе узды. Акция милләтара тынычлыкны ныгытуга, шулай ук этнографик фәнгә игътибар һәм кызыксыну уятуга ярдәм итәчәк.
-
Международный день прекращения безнаказанности за преступления против журналистов
Международный день прекращения безнаказанности за преступления против журналистов (International Day to End Impunity for Crimes against Journalists – IDEI) отмечается в системе международных дней ООН ежегодно 2 ноября. Он учрежден в 2013 году резолюцией Генеральной Ассамблеи (A/RES/68/163), с целью привлечения внимания мировой общественности к тревожной ситуации, ограничивающей возможности журналистов выполнять свою работу и подрывающей право общества на получение достоверной информации.