5 июнь 2014 яңалыклары
-
Гүзәлнең кул эшләре һәркемне сокландыра
Байлар Сабасында яшәүче Гүзәл Вәлиеваның кул эшләре турында тулырак "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз
-
Янгын сүндерүчеләр Саба сәләтле балалар мәктәбе каршында оештырылган җәйге лагерьда ял итүчеләр белән очраштылар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин укучылар өчен янгын дәресләре үткәрде, ут афәтенең куркыныч яклары турында сөйләде. Әңгәмә рәвешендә барган очрашуда балалар янгын темасына ясаган рәсемнәре белән таныштырдылар, эчтәлеген аңлаттылар. Соңыннан лагерьга йөрүчеләр янгын сүндерү машинасы белән таныштылар, су сиптереп карадылар.
-
Иске Икшермә кадет мәктәбе базасында икенче ел рәттән “Кояшкай” лагере балаларны үзенә җыя.
4 июньдә беренче сменанада ял итә башладылар Лагерьны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Габдрахманов катнашып, укучыларга күңелле яллар теләде. 60 укучы кадет мәктәптән, 25 укучы "Яшьлек" командасының көрәшче малайлары. Балалар 4 отрядка бүленеп ял итә, спорт белән шөгыльләнә. Замирә Сәмигуллина фотолары.