5 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Өлкәннәр дә куанды, яшьләр дә
Быел районыбызда 30 август – Республика көне уңаеннан төрле эчтәлекле чараларга бай булды. Өлкәннәр хөрмәтләнде, балалар әти-әниләре белән паркларда йөрде, яңа спорт корылмалары ачылды.
-
КФУда түләүсез татар теле курсларына теркәлү башланды
Татар теле курсы өч айга, 14 декабрьгә кадәр каралган.
-
Онытылу. Туфан Миңнуллинга хат
Элек без хатны “Хат башы, яз каршы” дип башлый идек. Туфан абый, сиңа чираттагы хатымны язарга утыргач та сүземне шулай башлый яздым. Безнең язышу берьяклы гына булачагы башка да кермәгән. Ярый, башкалар укыр әле дип күңелне юатырга гына кала. 25 августта синең туган авылга кайттым әле, иртәнге сигез дә тулмаган иде. Өйләрең каршындагы чирәмлектә өч самавыр чыжлап утыра, учак ягып, ике казан асканнар, татарча җырлар яңгырый. Мине күргәч, мәдәният йорты директоры Кадыйров Айрат йөгереп килеп җитте. “Иртәләгәнсең, Риман абый”, – ди.
-
Камал театрында зур югалту
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында хезмәт куючы Татарстанның халык артисты Фәридә Сафинаның әнисе Нуртдинова Зәйтүнә Нуртдин кызының вафат булган. Бу хакта театрның Инстаграм битендәге посттан билгеле булды.
-
Унбер кешене “коткардылар”
Узган атнада район үзәк хастаханәсендә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Бүген төнлә Башкортстанда җир тетрәгән
Республиканың Белорецк, Салават районнарында һәм республика башкаласы Уфа шәһәрендә 5,4 баллдагы магнитудалы җир тетрәү очрагы теркәлгән.
-
Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы түләүсез прививка ясатып булачак
Вакцинация пунктлары “Авиатөзелеш”, “Яшьлек”, “Кәҗә бистәсе”, “Җиңү проспекты” һәм “Имәнлек” метро станцияләре янында һәр көнне эшлиячәк.
-
Данир Сабиров авариягә эләккән [видео]
4 сентябрь юмор остасы һәм шоумен Данир Сабиров авариягә эләккән. Артист машинасы белән Казанның Агропромпарк янында юл читендә ачык калган чокырга төшкән.
-
Бүген Казанда 24 градуска кадәр җылы булачак
Бүген явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы саклана.