6 май 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #22/ "Р" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
«Үлемсез полк» онлайн-акциясенә теркәлү тәмамлана
Чара 9 майда онлайн-форматта узачак.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә Ифтар ашы
Иске Икшермә авыл җирлегендә ГАУ "УГЭЦ РТ" җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы Ифтар ашы уздырды. Изге Рамазан аенда уздырылган бәйрәм ашына кайткан кунаклар һәм Татар Икшермәсе авыл халкы чакырылган иде. Кунаклар аралашып, вәгазь тыңлап, яңалыклар белән уртаклашып, табындагы сыйлар белән сыйланып, оештыручы Мәҗит Хаҗип улына рәхмәт әйтеп киттеләр.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Сатыш музей-мәдрәсәдә экскурсиядә булдылар
5 май көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен Сатыш авылында урнашкан Россиядәге бердәнбер интерактив музей-мәдрәсәгә экскурсия үткәрелде . Музей12 планшет белән җиһазландырылган, анда дүрт телдә (рус, татар, инглиз һәм гарәп) мөфтиләр һәм имамнар өчен борынгы училище турында бөтен мәгълүмат күрсәтелгән.
-
Мичән авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе узды
Фоторепортаж.
-
Артем атакайның визиты
4нче май көнне "Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә Артемий атакай килде, Бөек Пасха хөрмәтенә гыйбадәт кылды. Җырчылар хоры пасха догаларын һәм псаломнарын башкарды, пасха сыйлары өләште. Социаль хезмәтләр файдаланучылар бик канәгать һәм рәхмәтле калды.
-
Зәйдә янган һәйкәл урынына яңасын урнаштырганнар
Һәйкәлнең яңа версиясе бронзадан эшләнгән.
-
Россиядә ипотека кыйммәтләнәчәк
Фаразлар буенча, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә тирбәләчәк, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк.
-
Урман хуҗалыгы министрлыгы «Россия агачы» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра
Татарстан Себер чыршысын (Picea obovata Ledeb) тәкъдим итә. Ул региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Долгая Поляна» дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә үстерелә. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршының яше - 134 яшь, биеклеге - 30 метрдан артык.
-
Урманнар чистара
Саба урман хуҗалыгында “Татарстанның чиста урманнары” акциясе бара.