6 октябрь 2021 яңалыклары
-
Өлкәннәр ункөнлеге бара
Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Бу көннәрдә чал чәчле ветераннарыбыз хөрмәтләнә, өлкәннәребез өчен төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Кайбер оешма-предприятиеләр үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән мөхтәрәм хезмәткәрләренә күчтәнәч пакетлары таратуны да оештырды. Без дә, үз чиратыбызда, редакциябездә һәм типографиядә хезмәт куйган ветераннарыбызның өйләренә барып хәлләрен белдек, күчтәнәчләр тапшырдык. Өлкәнәеп барсалар да, бүгенге тормышларына шөкерана кылып, булганына канәгать булып, тыныч кына яшәп торган көннәре.
-
Стоматолог теш протезларын кемнәрнең бушка куйдыра алу мөмкинлеге булуын аңлатты
Тешләрне түләүсез куйдырту өчен яшәү урыны буенча поликлиникага яки республика стоматология хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Татарстанда коронавируска каршы вакцинациянең ничек узуын аңлаттылар
Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.
-
1 декабрьгә кадәр түләргә
Федераль салым хезмәте идарәсенең районара инспекциясе 1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә кирәклеген искәртә. Татарстан Республикасында физик затларның милек салымнарын түләү, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча хәбәрләр җибәрү башланды. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк.
-
"Saba Balahoner" үз эшчәнлеген дәвам итә
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәр сайлау белән таныштыру максатыннан "Saba Balahoner"программасын тормышка ашыру дәвам итә. Шәмәрдән 3 нче номерлы "Салават күпере "балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр район учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә булалар. Балалар уен формасында төрле һөнәрләрнең нигезләрен үзләштерәләр, файдалы күнекмәләр алалар.
-
Яшь көрәшчеләр бил алышты
1-2 октябрь көннәрендә Байлар Сабасында Федерация Кубогына 2003-2004 елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге булып узды. Анда республикабыздан 200дән артык көрәшче – барлыгы 26 команда катнашты. Командалар “стенкага-стенка” форматында бил алыштылар. Нәтиҗәдә ярышларның җиңүчесе булып Казанның Яңа Савин-Авиатөзелеш районы командасы танылды. Финалда башкала көрәшчеләре келәм хуҗалары – Саба көрәшчеләрен 5:4 исәбе белән җиңүгә иреште. Өченче урында – Әлмәт, дүртенче урында – Актаныш командалары.
-
"Штраф кына түләп булмыймы?"
5 октябрьдә Саба районы җәмәгать судьясы ачык суд утырышында КоАПның 12.8нче статьясы 3нче бүлеге буенча административ хокук бозучы карата әзерләнгән материалны карап, суд карары чыгарды.
-
Шекше мәдәният йортында «Хәтер дулкыннарында» дип исемләнгән кичә-концерт оештырылды
Шекше мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Хәтер дулкыннарында» дип исемләнгән кичә-концерт оештырылды. Бәйрәмгә кунак итеп Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшәүче өлкәннәр чакырылды. Кичәнең программасы кеше тормышы этапларын чагылдырган берничә бүлектән торды: балачак, яшьлек, өлгергәнлек һәм картлык. Беренче өлеш Шекше мәдәният йортында клуб берләшмәләренә йөрүче балалар чыгышы белән башланып китте һәм кичәдә катнашучыларның истәлекләре белән дәвам итте.
-
«Ак Барс» — «Динамо» матчы Минск хоккейчылары файдасына төгәлләнде
Хәлиткеч алка өстәмә вакытның беренче минутында керде.
-
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Мәскәү шәһәрендә кунакта булып кайттылар
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "УенФест" конкурсында җиңү уңаеннан укучы балалар белән Мәскәү шәһәрендә "Хыял утравы" дип аталган аттракционнар паркында булып кайттылар. Әлеге сәяхәттән бар кеше дә бик канәгать калды.