6 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Бүген Югары Шытсу авылында шәхси хуҗалыкта көн уртасында янгын чыгып, йорт кара күмергә әйләнде
Йортта ялгызы яшәгән 1960 елгы хатын-кызның үзенә зыян килми. Янгынны сүндерүдә ике берәмлек техника катнашты. Хәзер янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.
-
Бүген Татарстан Конституциясе көнендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Җиңүчеләргә җиңел автомобильләр тапшырылды.
-
Коронавирус нәтиҗәсендә «Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләр саны арткан
Октябрьдә «Халык контроле» системасында татарстанлылар «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча 652 мөрәҗәгать калдырган - бу сентябрь белән чагыштырганда 200 гаризага күбрәк һәм август хәбәрләре саныннан 2,5 тапкырга диярлек артып китә.
-
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көне
Хөрмәтле райондашлар! Без 6 ноябрьдә тагын бер тарихи дата – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көнне билгеләп үтәбез. Хокукларыбыз гаранты булган Төп законыбыз һәм федерация кысаларында республикабыз халык хуҗалыгы, җирле үзидарә органнары тотрыклы эшләвен дәвам итә. Халыкның тормыш шартлары, көнкүреше яхшыра һәм без моны районыбыз мисалында да күрәбез. Республикабыз хакына күңел биреп башкарган һәр эшегез, туплаган тәҗрибәгез шатлыккуанычлар китерсен. Сезгә тынычлык, сәламәтлек телибез.