10 февраль 2022 яңалыклары
-
Татарстанда ял көннәренә буран туктаячак
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында атмосфера басымы югары булу сәбәпле, Татарстан территориясендә явым-төшемнәр акрынлап туктый.
-
11 февральгә һава торышы
11 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак, буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез -1..-6˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Ничек яшисең, Өчиле?
Сәхифәбезнең чираттагы тукталышы Өчиле авылында булды. Матур, кояшлы, язга охшаш февраль иртәсендә барып чыктык без бу төбәккә. Өчиле авылы районыбызның төньяк-көнбатыш өлешендә, Саба үзәгеннән 27 чакрым ераклыкта урнашкан. Курсабаш авыл җирлегенә керә. Бүгенге көндә 47 хуҗалыкта 41 кеше яши. Иң элек искиткеч матур табигате, киң итеп чистартылган юллары, авыл эчендәге матур, төзек йортлары һәм, әлбәттә, эчкерсез, ачык күңелле кешеләре белән җәлеп итте бу авыл. Кечкенә генә булса да, йоклап ятмый сала, монда чын мәгънәсендә тормыш кайный...
-
Сыйлы көнең – сыерда
Сыер тоту, сөт сату – авыл кешесе өчен өстәмә керем алуның иң ышанычлы чыганагы. Чөнки тиешле акчасы вакытында бирелеп барыла һәм салым да түлисе юк.
-
Марк Адамс Камилә Вәлиеваның допинг-пробасы темасын имеш-мимешләр дип атады
Мин бу темага бәйле имеш-мимешләргә аңлатма бирмим, дигән Халыкара Олимпия комитеты матбугат хезмәте башлыгы.
-
Роспотребнадзор балалар бакчаларындагы бәйрәмнәрнең ничек узачагын аңлатты
23 февраль һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчаларында үтәчәк бәйрәмнәргә әти-әниләрне кертү мәсьәләсе күтәрелде.
-
"Россия чаңгы юлы - 2022" ярышлары нигезләмәсе
Ярышлар 12 февраль көнне 09:00 сәгатьтә Сабада һәм Шәмәрдәндә узачак.
-
"Менталь сәламәтлек" проектын тормышка ашыру кысаларында социологик тикшеренүдә катнашырга мөмкин
Менталь өлкәдә төрле бозулар булган балаларның һәм өлкәннәрнең ихтыяҗларын ачыклау максатында, Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил проекты координаторы Ирина Волынец инициативасы белән, «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында социологик сораштыру оештырылган.
-
Тизлек барын да хәл итә
Республикада цифрлаштыру елы бурычларын гамәлгә ашыруга 3,8 миллиард сум бүленгән.