12 май 2014 яңалыклары
-
Хатын-кыз, улын бәладән коткарыр өчен, аферистларның телефонына 40 мең сум акча салган
Шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче 1960нчы елгы хатын-кыз, улын бәладән йолып калыр өчен, аферистларның телефон номерына 40 мең сум күләмендә акча салган иде. Аңа, улыгыз транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе булды, бер кызны бәрдерде, дип шалтыраталар. Ә Баулыда 65 яшьлек пенсионер хатын-кызның кесә телефонына шалтыратып, банк картасы блоклануын хәбәр итәләр һәм, карточканы...
-
«Булгария» капитанының беренче ярдәмчесе: «Бу теплоход белән мин идарә иткән булсам, бу һәлакәт булмас иде»
Казанның Мәскәү районы судында "Булгария" теплоходы һәлакәте турындагы җинаять эше буенча соңгы сүз белән гаепләнүчеләр чыгыш ясый башлады. Беренче булып, баткан теплоход капитанының беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, белдергәнчә, ул бу һәлакәтне шәхси кайгы буларак кабул иткән. "Булгария" һәлакәте нәтиҗәсендә туганнарын югалткан барлык кешләрнең кайгыларын уртаклашам....
-
Кече Шыңарда яшәүче Кәүсәрия Тимуршинаны туган көне белән Владимир Путин тәбрикләде
Кече Шыңар авылында яшәүче Тимуршина Кәүсәрия апага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Саба районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Таһир Шәрәфиев, Саба районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, "Туган як" җәмгыяте генераль директоры Алмаз Гарипов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллиннар килде. Кәүсәрия апа бүген балалары тәрбиясендә яши.
-
Интернетта "Евровидение - 2014" бәйгесендә җиңү яулаган Кончита Вурстның гримсыз фотосын урнаштырганнар [эксклюзив фото]
«Евровидение-2014» җыр бәйгесендә Кончита Вурст исемле башкаручы җиңү яулады. Ул «Rise Like a Phoenix» дигән җыр башкарган иде. Кончита дөньяны үзенең кыяфәте белән шаккаттырды - аны хатын-кыз дип тә, ир-ат дип тә атап булмый. Кем белә бит, бәлки Кончитага җиңүгә ирешергә шул сакалы ярдәм иткәндер дә. Интернетта бу хакта сөйләшүләр...
-
Трактор йөрткән Рәхимә [+фото]
Иске Икшермә авылында яшәүче тыл ветераны Рәхимә Баһаутдинованың капкасы киң итеп ачылган. - Приюттан балалар киләсе иде, күчтәнәчләремне әзерләп көтәм менә, - дип капка төбенә чыгып утырган әбекәй.