15 июнь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда сайлаучыларның «Минем тавыш» беренче онлайн-форумы узачак
Тамашачыларның туры эфирда экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булачак.
-
16 июньдә һава +26 градуска кадәр җылыначак
Явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яңа машиналарның өстенлекләре турында сөйләделәр
Бүген янгын сүндерүчеләргә тапшырылган машиналарның - 17се яңа, 12се капиталь төзекләндерү программасы буенча яңартылган.
-
Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә бәйрәм итәргә телиләр
Бәйрәмнең төгәл датасын халык фикерен һәм эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып билгеләячәкләр.
-
Эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен проектлар сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 янгын сүндерү машинасы тапшырылды
Яңа янгын сүндерү техникасы сатып алу өчен республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүленгән.
-
Тимур Кадыйров: Төп законга төзәтмәләр тормышны яхшы якка үзгәртәчәк
Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе татарстанлыларны илнең яңартылган Төп законы өчен тавыш бирергә чакырды.
-
«Мин кояш рәсемен ясыйм» дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем ясау буенча бәйге
Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, балалар белән асфальтта акбур белән рәсем ясау буенча «Мин кояш рәсемен ясыйм» дип исемләнгән бәйге үткәрделәр.
-
Марат Җәббаров: бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю өчен 3400 ашлык җыю комбайны бар
Татарстан Республикасында азык әзерләүнең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бүгенге көнгә 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Дымлылык саклану сәбәпле, темплар түбән.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чара
МБМБУ 3 номерлы Саба “Шоколад” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән янгын куркынычсызлыгын төгәл үтәү буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде.
-
Балалар сәнгать мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү эше
Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының төп бурычларының берсе булып-укучыларга үз-үзләрен билгеләүдә, һөнәр сайлауга әзерләнүдә педагогик ярдәм күрсәтү тора. Педагоглар тарафыннан сәләтле балалар белән һөнәри юнәлеш бирүгә мотивация булдыру өчен эш формалары һәм методлары карала.